Әхмәд Йүгнәки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәд Йүгнәки latin yazuında])
Әхмәд Йүгнәки
Туган билгеле түгел
Урта Азиянең Йүгнәк төбәге
Һөнәре шагыйрь

Әхмәд Йүгнәки — гомумтөрки әдәбият вәкиле, Йосыф Баласагунлының шигъри традицияләрен дәвам иттерүчеләрнең берсе.

Шагыйрьнең гомерен якынча XII гасырга нисбәт итәләр. XIX йөз әдибе Шәмседдин Зәки кебек ул да тумыштан сукыр була. Шагыйрьнең туган җире — Урта Азиядәге Йүгнәк төбәге.

Әдипнең хәзерге укучыларга бары бер әсәре генә мәгълүм. Ул «Һибәтел-хәкаик», ягъни «Хакыйкать бүләге» («Хаклыклар бүләге») дип йөртелә. паима жанрындагы бу язма истәлек гарәп һәм уйгур язуларындагы күчермәләрдә килеп җиткән. Автор ниндидер Дад Сипаһсалар (Испаһсалар) дигән бәккә мәдхия укый. «Аның юмартлыгы,— ди ул,— диңгездән дә мең мәртәбә артыграк» («Диңгиздин кәримрәк шаһым мең ката»).

Китапны күчерүчеләрнең берсе әсәрнең 14 бүлектән торганлыгын искәртә. Әмма безгә мәгълүм кулъязмаларда аның 7 бүлеге генә бар.

Әхмәд Йүгнәки өчен бу дөньяда иң кыйммәт, иң газиз нәрсә — кеше, кешелек («Бу көн бу ажунда кешелек газиз»). Шуңа күрә ул үз укучысын кешеләргә игътибарлы, юмарт булырга («Яраглык ашыңны кешегә йийдыр»), бәла-каза («көч-имгәк») китермәскә чакыра, игелекле эшләр генә кылырга өнди.

Йосыф Баласагунлы кебек үк, «Һибәтел-хәкаик» авторы да сөйләшә белүне, «күни» (тугры, дөрес) сүзне «әдәпнең башы», кешелекнең нигезе дип саный. Әхмәд Йүгнәки фикеренчә, кешегә ялган сүз — чир, ә күни (дөрес) сүз — шифа.

Әхмәд Йүгнәки «Һибәтел-хәкаик» әсәрендә бу дөньяда берәүнең дә мәңгелек түгеллеге хакында яза. Кеше гомеренең чикләнгәнлеге, Фанилыгы хакындагы мотив Хисам Кятиб, Өмми Кәмал, Дәрдемәнд һәм кайбер башка татар шагыйрьләре тарафыннан да эшкәртелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.