Әхмәтгәрәй Хәсәни

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтгәрәй Хәсәни latin yazuında])
Әхмәтгәрәй Хәсәни
Туган телдә исем Әхмәтгәрәй Сибагатулла улы Хәсәни
Туган 15 декабрь 1883(1883-12-15)
Казан
Үлгән 1934(1934)
Казан, РСФСР, СССР

Әхмәтгәрәй Сибагатулла улы Хәсәни — татар нәшире, тәрҗемәче, меценат.

Ул 1883 елның 15 декабрендә хәзерге Арча районының Иске Ашыт авылыннан чыккан Казан сәүдәгәре гаиләсендә туган, Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган.

Аның тарафыннан 1907-1921 елларда эшләнгән "Гасыр" китап нәшрияты оештырылган һәм анда татарның эчтәлек ягыннан иң яхшы китаплары дөнья күргән.

Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәни 1912-1918 елларда XX гасыр татар матбугатының иң яхшы, матур иллюстрацияле «Аң» журналын чыгарганнар. Биредә Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш, Сәгыйть Сүнчәләй һәм башкалар үз әсәрләрен бастырганнар. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең шулай ук пьесалар язуы, урысчадан Антон Чехов әсәрләрен тәрҗемә итүе мәгълүм. Хәсәниләр гаиләсе Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан белән шәхси дуслар булганнар.

Олы күңелле татар зыялысы Әхмәтгәрәй Хәсәни дә, гаиләсе белән берлектә, тоталитар режим эзәрлекләвенә дучар булган. Ул 1934 елда вафат була.