Әхмәт Гадел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Гадел latin yazuında])
Әхмәт Гадел
Туган телдә исем Әхмәт Һади улы Гаязов
Туган 2 февраль 1942(1942-02-02)
Акчишмә, Мамадыш районы, ТАССР.
Үлгән 13 ноябрь 2012(2012-11-13) (70 яшь)
Биектау
Милләт татар
Ватандашлыгы Татарстан байрагы
Һөнәре язучы
Балалар Ихтыяр Гаязов (язучы).
Ата-ана

Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) — танылган татар шагыйре, кинодраматург, публицист.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәт Гадел 1942 елның 2 февралендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Акчишмә авылында туган. Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы шунда яши. 1946 елда әтиләре армиядән кайткач, алар бөтен гаиләләре белән Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчәләр. Гомумән, Әхмәтнең әтисе, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга даими күчеп йөри, һәм Әхмәткә кечкенәдән ук Татарстанның төрле районнарында яшәргә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә аның урта белем алу этаплары да, яшәгән урынына карап, төрле мәктәпләрдә — йә татарча, йә урысча аралашып бара. 1959 елда хәзерге Балык Бистәсе районындагы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Лубиян урманчылык техникумында махсус белем ала, аннары, 1962—1965 елларда, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1966—1982 еллар арасында Ә. Гадел Түбән Кама район газетасында — хәбәрче, Шомыртбаш сигезьеллык мәктәбендә — немец теле укытучысы, Үзбәкстанның Ташкәнт өлкәсендә — производство гимнастикасы инструкторы, Тольятти шәһәрендә — слесарь-монтажчы, янә Түбән Кама шәһәрендә — тракторчы, компрессорчы, Казан телевидениесендә — тәрҗемәче, Татарстанның республика халык иҗаты йортында, Культура министрлыгында методист һәм «Социалистик Татарстан» газетасының корреспонденты була. 1983—1984 елларда ул — СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры. Эшчәнлегенең соңгы елларында - «Шәһри Казан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире.

1977 елда Ә. Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.

Әхмәт Гадел урта мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Армиядә хезмәт иткәндә аның солдат тормышыннан алып язган урысча шигырьләре «Поиск» («Эзләү») исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга. Шулай да яшь авторның шагыйрь буларак формалашуы 1970 нче елларга туры килә. Бу чорда ул заманча эчтәлекле, тормышчан детальләргә бай, үзенә генә хас җылы бер аһәң белән өртелгән лирик шигырьләрен яза. 1978—1985 еллар арасында аның (Ташкәнттә «Чам» («Нарат», кырым татар телендә, 1978), Казанда «Яшьлек урамы» (1978), «Көмеш кылган җырлары» (1982) һәм «Яшьлегем былбыллары» (1985) исемле дүрт китабы дөнья күрә. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре, урысчага тәрҗемә ителеп, «Октябрь», «Молодая гвардия» журналларында һәм «Литературная газета»да басылды.

Ә. Гадел тормышның төрле якларын яктырткан публицистик мәкаләләр, очерклар авторы буларак та билгеле.

Ә. Гадел — 1979 елдан СССР Язучылар союзы члены. 2012 елның 13 ноябрендә вафат. Васыяте буенча кабере Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылы зиратында.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар баласына Күгәрченнәр: Шигырьләр. — Ташкәнт: Үзбәк. кит. нәшр., 1971. — 30 б. 3000.
  • Чам: Шигырьләр. — Ташкәнт: Үзбәк. кит. нәшр., 1978. — 64 б. 1000.
  • Яшьлек урамы: Шигырьләр. — Казан: Таткитнәшр., 1978. — 80 б., портр. 3000. Рец.: Миңнуллин Р. * * Яшьлек урамына чакыру.— Татарстан яшьләре, 1978, 5 окт.
  • Көмеш кылган җырлары: Шигырьләр. — Казан: Таткитнәшр., 1982. — 72 б. 5000. Рец.: Сафин Ф. Көмеш кылганнар җырлый. — Татарстан яшьләре,. 1982, 17 авг.;
  • Лаисов Н. Шигъри тамчылар ни сөйли. — Соц. Татарстан, 1983, 23 окт.
  • Юзеев И. Әхмәт Гадел.— Казан утлары, 1980, № 8, 171 б.
  • Цыбин В. Радость бытия. — Комсомолец Татарии, 1977, 16 янв.
  • ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
  • «Милләттәшләр». ӘХМӘТ ГАДЕЛ(үле сылтама)