Әхмәт Галиәкбәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әхмәт Галиәкбәров
Һөнәре театр артисты
Туу датасы 10 июнь 1915(1915-06-10)
Туу җире Томск шәһәре
Милләте татар
Үлем датасы 1991 ел(1991)
Бүләк һәм премияләре “Алтын йолдыз” ордены

Әхмәт Галиәкбәров — күренекле татар артисты.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Әхмәт Галиәкбәров 1915 елда туа. Сәхнә эшчәнлеген ул 1930 елда туган шәһәре Томскта үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөреп башлап җибәрә. 1939 елда, армия хезмәтеннән соң, Ташкент татар дәүләт драма театрында актер булып эшли башлый. Театр ябылгач, 1940 елда Мамадыш драма театрына килә. Аннан фронтка китә һәм 1945 елның декабрендә генә әйләнеп кайта. “Алтын йолдыз” ордены, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Әхмәт Галиәкбәров Буа колхоз-совхоз театрында эшли, төп рольләрне башкара. 1949 елда ул Әлмәт театрына күчә һәм 1971 елга хәтле шунда эшли. Төп рольләрне башкару өстенә бик матур итеп җырлау сәләте аңа музыкаль әсәрләрдә дә уйнарга мөмкинлек бирә. Әхмәт Галиәкбәров иҗат иткән образларның саны 52 гә җитә. “Ул кайтты”да Тимербулат, “Бөдрә тал”да Барый, “Рамай”да Рамай, “Тальян гармун”да Илдар, “Аршин мал алан”да Әскәр, “Урланган бәхет”тә Алексей Бабич, “Яшь йөрәкләр”дә Хәйретдин, “Зәңгәр шәл”дә Ишан – ул башкарган рольләрнең кайберләре генә. Әхмәт Галиәкбәров Әлмәт театрының авыр, күчмә эш шартларында төптән җигелеп тартучы иҗат көчләренең берсе була.

Артист 1991 елда вафат булды.