Әхмәт Фәйзи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әхмәт Фәйзи
Faizi.jpg
Туу датасы: 11 март 1903(1903-03-11)
Туу урыны: Русия империясе, Уфа шәһәре
Үлем датасы: 11 август 1958(1958-08-11) (55 яшь)
Үлем урыны: Советлар Берлеге, Мәскәү шәһәре
Ватандашлык: Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе, Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Эшчәнлек төре: язучылык (проза, шигърият), драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть
Иҗат итү еллары: 19161958
Юнәлеш: социалистик реализм
Жанр: шигырь, тарихи роман, пьеса, юмор-сатира әсәрләре
Иҗат итү теле: татарча
Премияләр: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Әхмәт Фәйзи (тулы исем Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин, 1903 елның 11 марты1958 елның 11 августы) — танылган татар язучысы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист. «Тукай» романы өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Биография[үзгәртү]

Әхмәт Фәйзи 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә вак һөнәрче (итек тегүче) гаиләсендә туа. Әтисе үз заманы өчен шактый алдынгы карашлы кеше була: өенә гәҗит-журналлар алдыра, китаплар укырга ярата. Улын укымышлы кеше итәргә тырыша.

Әхмәт башта мәдрәсәдә (19111915) укый, аннары Уфаның рус-татар мәктәбендә (19151917) һәм инкыйлабтан соң, 19171921 елларда, татар гимназиясендә белем ала. Урта мәктәпне тәмамлагач, аны Оренбург Шәрык педагогия институтына укырга җибәрәләр. Ләкин 19211922 еллардагы ачлык афәте Әхмәткә институтны тәмамларга мөмкинлек бирми: 1922 елның декабрендә ул, укуын ташларга мәҗбүр булып, Урта Азиягә китә һәм 1924 елга кадәр Төрекмәнстан кышлыкларында һәм шәһәрләрендә укытучы, һәвәскәр театр артисты булып эшли. 1924 елда яңадан Уфага кайта, уку-һөнәр мәктәбендә елга якын тәрбияче һәм укыту бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

1924 елның ахырыннан башлап, Фәйзи берничә ел Донбасста татар шахтерлары арасында укыту эшләре алып бара. 19281930 еллар арасында Мәскәү, Казан шәһәрләрендә, Татарстанның Арча районында матбугат һәм мәгариф системасында эшли, ә 1931 елда Мәскәүгә күчеп, шуннан соңгы гомеренең күп өлешен һөнәри язучы сыйфатында башкалада яшәп уздыра. Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә һәм Волхов, Карелия, Дүртенче Украина фронтларында чыккан газеталарда хәрби корреспондент булып хезмәт итә.

Әхмәт Фәйзи 1958 елның 11 августында вафат була.

Иҗат[үзгәртү]

Әхмәт Фәйзи әдәби иҗатын 1916 елда башлый. Беренче тәҗрибәләре шигърият белән бәйле. Шигырьләрендә ул шул заманда барган зур вакыйгаларда кеше шәхесенең үсешен сурәтли. Аның 1930-елларда язылган «Флейталар» поэмасы, гомумән, совет чоры татар шигъриятенең үзенчәлекле казанышларыннан берсе булып исәпләнә[1].

Фәйзи иҗатында юмор-сатира да зур урын били. Мондый төр поэтик әсәрләрендә ул карикатура, пародия, шарж, эпиграмма кебек сатирик типиклаштыру алымнарыннан оста файдалана. Әдип шулай ук күп кенә сатирик хикәяләр («Каен себеркесе», 1958), сатирик пьесалар («Төтен», «Түрәкәй») авторы буларак та заманында киң популярлык казана[1]

Драматург буларак Ә.Фәйзи иҗатының башлангыч чорында, нигездә, кече күләмле, тормышның агымдагы актуаль мәсьәләләренә багышланган, көн кадагына суккан, агитацион характердагы пьесалар язу белән мавыга. Әдипнең иҗат мирасында ике дистәдән артык шундый пьеса билгеле. Аның «Матурлык дөньясында» исемле беренче комедиясе Уфа сәхнәсендә 1920 елны уйнала.

Утызынчы еллардан башлап Ә.Фәйзинең драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге тематик һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнә. Ул күп кенә комедияләр («Каеннар яфрак ярганда», «Беренче елмаю», «Шәмгун Тавысов» һ.6.), сатирик пьесалар, тарихи-биографик драмалар («Тукай», «Пугачев Казанда») иҗат итә, театр сәнгатенең синтетик жанрларын (музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолар) үзләштерү юлында уңышлы адымнар ясый. 1939 елда Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең беренче сезонын Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган «Качкын» операсы белән ачып җибәрә. Җиһановның «Җәлил», Мансур Мозаффаровның «Зөлхәбирә» опералары, Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты шулай ук Ә.Фәйзи либреттоларына таянып иҗат ителгәннәр. Ватан сугышы чорында әдип белән композитор Җәүдәт Фәйзи үзара иҗади берлектә «Акчарлаклар» исемле музыкаль комедиянең беренче вариантын тәмамлыйлар, 1947 елда исә аны сәхнәгә кую өчен яңабаштан үзгәртеп эшлиләр.

Фәйзинең иҗатында «Тукай» романы аеруча зур игътибарга лаек. Ике китап итеп уйланылган бу эпопеяны әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Шул ук елны роман «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, ә 1952 елны Татарстан китап нәшриятында аерым басма булып чыга. 1956 елда әсәрнең автор тарафыннан тулыландырылган икенче басмасы дөнья күрә. Тиз арада ул русчага тәрҗемә ителеп, берничә тапкыр рус телендә, аннары казакъ, үзбәк һәм болгар телләрендә дә нәшер ителә[1]

Ул — әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәләрендә бай мирас калдырган язучыларның берсе. Язучы шулай ук киносценарийлар, балалар өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр әдәби тәрҗемәләр авторы буларак та билгеле. Аерым алганда, ул Александр Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясен, «Братья разбойники» («Юлбасар туганнар») поэмасын, Николай Гогольнең «Тарас Бульба» повестен, Тарас Шевченко, Владимир Маяковский, Агния Барто һәм башка шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә[1]

Бүләкләр[үзгәртү]

Искәрмәләр һәм чыганаклар[үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том / төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735 б

Сылтамалар[үзгәртү]