Әхәт Фазылҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхәт Фазылҗанов latin yazuında])
Әхәт Фазылҗанов
Туган телдә исем Әхәт Хәбри улы Фазылҗанов
Туган 29 ноябрь 1927(1927-11-29) (96 яшь)
Татарстанның Әтнә районы Комыргуҗа авылы
Милләт татар
Һөнәре язучы, журналист
Бүләк һәм премияләре «Алманияне җиңгән өчен» медале

Әхәт Хәбри улы Фазылҗановтатар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1977), РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), «Алманияне җиңгән өчен» медале иясе.

Ул 1927 елның 29 ноябрендә Татарстанның Әтнә районы Комыргуҗа авылында дөньяга килә. Шушында җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары ике ел колхозда эшли.

1944 елның декабрь аенда Әхәт хәрби хезмәткә чакырыла һәм шул китүдән 1951 елның маенда гына туган ягына әйләнеп кайта.

19511957 елларда ул Әтнә районы саклык кассасында инспектор, аннары баш бухгалтер булып эшли. Шушы ук елларда кичке мәктәптә укып урта белем ала. 19571962 елларда Әтнә район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара. 19621967 елларда Арча район газетасында мөхәррир урынбасары булып эшли. Шушы чорда Әхәт Фазылҗанов читтән торып укып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.

19671972 елларда Әхәт Фазылҗанов «Социалистик Татарстан» газетасының зона корреспонденты булып эшли.

1972 елда Әхәт Фазылҗанов Балтач районында чыга торган «Хезмәт» газетасы редакторы итеп билгеләнә. Аның шуннан соңгы гомере тулысы белән Балтач төбәгенә бәйле. Тирән фикерле, киң энциклопедик мәгълүматлы, югары зәвыклы шәхес булуы, гади авыл кешеләрен ихлас күңеле белән яратуы аңа Балтач халкының тирән ихтирамын китерде. Әнә шул күркәм сыйфатлары белән редактор буларак район газетасын чын халык трибунасы югарылыгына күтәрүгә иреште. Ул әле бүген дә газетадан аерылмый — газета битләрендә аның актуаль язмалары басылып чыга. Әхәт Фазылҗанов республика газета-журналларының да даими авторы.

Әхәт Фазылҗанов — гаять үзенчәлекле язучы. Аның хикәләренең геройлары да беркатлы, ихлас күңелле, гыйбрәтле язмышлы авыл кешеләре. Ул берничә хикәяләр җыентыгы авторы. «Күкчәчәк бөресе», «Яшисе килә», «Үрдәкләр нәрсәдән көләләр?», «Көтелмәгән очрашу» исемле җыентыклары укучылар тарафыннан гаять җылы кабул ителде. Күп тапкырлар төрле иҗади конкурсларда җиңеп, дипломнар һәм премияләр яулады.

Әхәт Фазылҗанов хәзер дә актив җәмәгать эшендә, иҗат эшчәнлеген дәвам итә.