Әҗе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әҗе
Ил Русия
Җөмһүрият Рязань өлкәсе
Район Ермишь районы
Координаталар 54°39′59″ т. к. 42°01'50" кч. о. (G)
Беренче телгә алу 1527
Халык саны 724 кеше (2010)
Милли состав татарлар (52%), руслар (48%)
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 391653
Рәсми сайт http://azeevo1.ucoz.ru/
Әҗе (Россия)
Red pog.png
Әҗе (Рязань өлкәсе)
Red pog.png


Яңа мәчет
Иске мәчет калдыклары

Әҗе (рус. Азеево) — Рязань өлкәсе Ирмеш районындагы татар авылы, Әҗе авыл округын тәшкил итә. Мукшы елгасы уң ярында урнашкан. 2010 ел халык исәбен алу буенча биредә 724 кеше яши. Авылда мәчет, мәктәп, май заводы бар. Бу авылдан Салих Ерзин, Заһидә Бурнашева, Шиһабетдин Баһаветдинов, Хәсән Урманов, Фикърәт Табиев, Ришат Мәмәтов чыкканнар.

Әҗе — әйләнә-тирәдәге чукындырудан котылган бердәнбер татар авылы. Бу вакыт Әҗе авылы бу эштән котылып калса да, аның тирәсендәге башка авыллар котыла алмаганнар. Хәзерге Исләй, Үкрәү, Саура, Кушаби, Әмәч, Мухин-Паләнә, Бидиш, Ирмеш, Пинка, Тимши, Новоселовка, Кансау шикелле рус авыллары элек татар авыллары булганнар. Менә шул вакыйгаларда кайбер гаиләләргә йорт-җирләрен ташлап, гомерлеккә үз авылларыннан качып китәргә һәм Әҗегә килеп урынлашырга туры килде.

1882 елда 669 хуҗалыкта 4420 кеше яшәгән.

Чыганаклар[үзгәртү]