Өке

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Байгыш (йорт чырайсыз ябалагы) белән буталмаска
Өке

Өке (мәче башлы ябалак, шулай ук еш байгыш, лат. Bubo bubo) — ябалаклар гаиләлегеннән өкеләр ыругыннан ерткыч кош. Ауразия һәм Төньяк Америкада таралган эре ябалак. Гәүдә озынлыгы 46–72 см. Урманнарда, тауларда яши, аларның аулак почмакларында оялый. Оялары җирдә, кыя араларында, агачларда. Утрак кош. Башындагы тырнаеп тора торган каурыйлары («колаклар») белән башка ябалаклардан аерылып тора.