Өстәлгән кыйммәткә салым

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өстәлгән кыйммәткә салым latin yazuında])

Өстәлгән кыйммәткә салым — гомумдәүләт салым төре; товар җитештерүнең һәм хезмәт күрсәтүнең барлык баскычларында да кыйммәтлелеге үсү хисабына барлыкка килгән бәянең (өстәлгән кыйммәт) билгеле бер өлешен алу. Өстәлгән кыйммәткә йөкләнгән салым бюджетка кереп бара.

Беренче мәртәбә француз икътисадчысы Морис Лоре тарафыннан 1954 елда тәкъдим ителде, шул ук елдан ул француз колониясе Кот-д’Ивуарда тестланган. Русиядә 1992 елдан башлап кулланыла.

«Килешү буенча» салым күләме — 18%, кайбер очракларда самым күләме 10% яки 0% тәшкил итәргә мөмкин.