Өч аяклы ат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Өч аяклы ат
3ayakliat.jpg
фильмнан кадр
Режиссер Нурания Җамали
Продюсер Илһам Сафиуллин
Сценарист Нурания Җамали
Уйнаучы йолдызлар
Оператор Эдуард Ситдиков
Монтажер Влад Петров
Композитор Радик Сәлимов
Дистрибьютор Легенда кинокомпаниясе
Дөнья күрү 2008 ел
Озынлык 60 мин.
Ил Татарстан
Тел татарча
Бүләкләр Алтын мөнбәр

«Өч аяклы ат»Айдар Хәлим әсәре буенча төшерелгән фильм. Фильм Алтын Мөнбәр 2008 Халыкара бәйгесендә катнашты. Режиссеры Нурания Җамали.

Эчтәлек[үзгәртү]

Фильм 1948 ел вакыйгаларын тасвирлый. Авыл малае Кәбир “Бамбук” атлы аксак аты белән авыр һәм куркыныч сәяхәткә чыга: Кәбирнең әнисе, фронтовикның тол калган хатыны Санияне төрмәдән коткарыр өчен алар тиз арада туган авылларына барып җитәргә тиеш. Санияне совет милкенә зарар китерүдә гаеплиләр.

Әлеге драма үз таянычын югалткан, кыргый җанварлардан зарар күргән, аксак атка охшый башлаган халык турында...


Рольләрдә[үзгәртү]

Илназ Хәлиуллин, Зөлфия Вәлиева, Олег Фазылҗанов, Флера Хәмитова, Әзһәр Шакиров, Наил Шәйхетдинов, Илдус Әхмәтҗанов, Әсхәт Хисмәтов, Лилия Фазылҗанова, Харис Хөснетдинов, Илһам Сафиуллин, Алмаз Фөтхуллин, Миләүшә Шәйхетдинова, Хәлил Мәхмүтов, Ирек Баһманов, Ирек Хафизов, Айрат Мөхетдинов, Венера Шакирова, Руслан Шәрифуллин, Радик Шәрифуллин һ.б.

Сылтамалар[үзгәртү]