1991 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
1991 ел — миллади тәкъвимендә сишәмбе көненнән башланган кәбисә булмаган ел.
| Еллар |
|---|
| 1987 · 1988 · 1989 · 1990 — 1991 — 1992 · 1993 · 1994 · 1995 |
| Унъеллык |
| 1970‑еллар · 1980‑еллар — 1990‑еллар — 2000‑еллар · 2010‑еллар |
| Гасырлар |
| XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
- Һиҗри тәкъвимендә 1412—1413 еллар.
- Салкын сугыш тәмамлану, ССРБ таркалу елы.
Эчтәлек |
Вакыйгалар [үзгәртү]
- 20 гыйнвар — Кырым халкы референдумда утрауларына автономия статусын кайтаруны яклап чыга.
- 20 гыйнвар — Латвия башкаласы Рига каласында баррикадалар ясала.
- 3 март — Референдумда Латвиянең 74 %ты һәм Эстониянең 83 %-ты СССРдан бәйсезлек өчен тавыш бирәләр.
- 17 март — ССРБны саклау турында референдум уза. 6 республика аны үткәрүдән баш тарта.
- 9 апрель — Грузия Югары Шурасы илнең дәүләт суверенлыгын һәм ССРБдан бәйсезлекне игълан итә.
- 19 апрель — Татарстанның Апас районынан Кайбыч районы бүленепп чыга.
- 12 июнь — Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана.
- 25 июнь — Словения һәм Хорватия Югославиядән бәйсезлекне игълан итә.
- 27 июнь — Югославия халык армиясе Словениягә бәреп керә.
- 30 июнь — Кырым татарлары милли мәҗлесе суверенитны игълан итә, милли гимны һәм байракны раслый.
- 29 июль — РСФСР Литва бәйсезлеген таный.
- 16 август — Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында Шартнамә төзелә.
- 19 август — ССРБда ГКЧП оештырыла.
- 20 август — Эстония бәйсезлеге игълан ителә.
- 21 август — Латвия үз бәйсезлеген торгызуы турында игълан итә.
- 21 август — ГКЧП таркала.
- 4 сентябрь — Кырым дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә.
- 6 сентябрь — СССР Эстония, Латвия, Литва дәүләтләренең бәйсезлеген таный.
- 6 сентябрь — Ленинградка тарихи Санкт-Петербург атамасы кайтарыла.
- 8 сентябрь — Македония бәйсезлекне яулый.
- 17 сентябрь — Латвия, Литва, Эстония, Төньяк һәм Көньяк Корея илләре БМОга керделәр.
- 21 сентябрь — Референдумда Әрмәнстанның бәйсезлеген 99 % хуплаган.
- 22 сентябрь — Таҗикстанда Компартия тыелды.
- 23 сентябрь — Әрмәнстан үз бәйсезлеген игълан итә.
- 15 октябрь — милли хәрәкәт вәкилләре, Татарстан суверенитетын закон белән ныгытуны таләп итәр өчен, Югары Совет утырышы барган бинага бәреп керү омтылышын ясыйлар.
- 24 октябрь — «Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге акты турында» карар кабул ителә.
- 26 октябрь — Төрекмәнстанда узган референдумда халыкның күпчелеге ил бәйсезлеге өчен тавыш биргән.
- 16 декабрь — БМО үзенең 1975 елда кабул ителгән сионизм расизмга тиңләгән карарны кире кага.
- 21 декабрь — СССР таркалуы, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге оешмасы төзелә.
- 25 декабрь — Михаил Горбачев СССР президенты постыннан китә. РСФСР исеме Русия Федерациясенә үзгәртелә.
Туулар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1991 елда туганнар
- 25 март — Динә Гарипова, Татарстан җырчысы, Беренче канал оештырган җыр бәйгесе җиңүчесе (2012).
- 23 май — Лена Майер-Ландрут, алман җырчысы, Ослода узган халыкара Евровидение 2010 җыр бәйгесе җиңүчесе.
Вафатлар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1991 елда вафатлар
- 28 март — Әмир Нәҗип, шәркыятьче галим, тюрколог.
- 3 апрель — Грэм Грин (Graham Greene), инглиз язучысы.
- 12 апрель — Нури Арсланов, татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.
- 24 июнь — Әхмәт Исхак, татар шагыйре, тәрҗемәче.
- 30 август — Газиз Кашапов, татар язучысы, журналист.
- 18 декабрь — Альберт Сафин, татар язучысы.
- Җәмил Гыйльманов, татар галиме, тарихчы.
- Әхмәт Галиәкбәров, татар артисты.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Гөлшат Зәйнашева, татар шагыйрәсе («Илле җыр» китабы өчен)[1].
- Әбрар Кәримуллин, татар галиме («У истоков татарской книги», «Татарская книга пореформенной России», «Татарская книга XX века» трилогиясе өчен)[2].
Нобель премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Пьер Жиль де Жен.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Рихард Эрнст.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Эрвин Неер, Берт Сакман.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Надин Гордимер.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Рональд Коуз.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Аун Сан Су Чжи.
Шулай ук кара [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? 1991 |
Искәрмәләр [үзгәртү]