2-нче армия (ЭККА)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Red Army flag.svg 2-нче армия (2А)
Гаскәрләр: Коры җир гаскәрләре
Гаскәрләр ыругы: җәяүле гаскәр
Оештырылган: июнь 1918
Таратылган: 16 июль 1919
Фронтлар составында: Көнчыгыш фронт
Сәргаскәрләр
Яковлев В.В.
Фёдор Махин
Харченко А.И.
Блохин В.Н.
Максимов И.Ф.
Василий Шорин
Сугышчан хәрәкәтләр
Казан операциясе
Сарапул-Воткинск операциясе
Пермь операциясе (1919)
Екатеринбург операциясе

2-нче армияКөнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1918 елның июнендә оештырылган, 1919 елның 16 июлендә таратылган[1][2].

Армия эчендә[үзгәртү]

Армия эченә керделәр:[1]

Командирлар[үзгәртү]

Сәргаскәрләр[үзгәртү]

Сугыш хәрәкәтләре[үзгәртү]

Казан операциясе[үзгәртү]

1918 елның августында Казан тирәсендәге фронтлар

1918 елның Көнчыгыш фронтының 5нче армиясе гомуми һөҗүмне башланды 1918 елның 5-10 Сентябрендә Кызыл армиянең Көнчыгыш фронты 5нче армиясе (командиры Пётр Славен), Арча төркеме гаскәри берәмлекләре (командиры Владимир Азин) һәм Идел хәрби флотилиясе (командиры Фёдор Раскольников) сугыш хәрәкәтләре алып баралар. 5нче армиянең Уңъяк яр буе төркеме Идел хәрби флотилиясе ярдәмендә 7 сентябрьдә Иделгә якынлашуга ирешә, Сулъяк яр буе төркеме (ком. Ян Юдин) Казансу тамагына килеп чыга. Арча төркеме шул ук көнне Киндерле, Кече Клыки[3] авылларын сугышып ала. 9 сентябрьдә Казанның көнбатыш читенә Николай Маркин җитәкчелегендә флотилия матрослары белән укчылар десанты һөҗүм итә һәм плацдармны яулап итә. Сулъяк яр буе төркеме белән Арча төркеме сугышчылары шул ук көнне шәһәрне камап алалар. 10 сентябрьдә кызыллар Казанны кулга төшерәләр.

Сарапул-Воткинск операциясе[үзгәртү]

1919 елның 19 майга Көнчыгыш фронтының Төньяк төркеме гаскәрләре Себер армияне Нократ тамагы — Көлмез елгасыЧулман елгасының үрге агымы сызыгында туктатканнар.

25 майда 2-нче армиянең гаскәрләре Нократ аша чыгалар, Идел хәрби флотилиясе тарафыннан Алабуганы тупка тоту омтылышы уңышсызлыкка очрый. 26 майда 28-нче төмәне, Идел хәрби флотилиясе десанты белән бергәләп, Алабуганы алалар һәм 30 майга 300 километрга алга китәләр. 5-нче армия частьләре Чулманга һәм Агыйдел тамагына чыгалар. 3-нче армиянең һөҗүме уңышслыкка очрый, акгвардиячеләрның кара-каршы һөҗүме нәтиҗәсендә кызыллар 40-60 километрга чигенгәннәр; 2 июньдә алар Глазовны алалар.

28-нче төмәне 1 июньдә Әгерҗене, ә 2 июньдә Сарапулны ала; 21-нче төмәне Вала елгасы тамагына чыга. 3 июньдә акгвардиячеләр Әгерҗене кире алалар, ләкин икенче көнне кызыллар аны яңадан алалар. Аклар Сарапул янындагы кызыл частьләрен тупка тота, җавап атышы белән кызыллар «Страшный» корабы суга батыралар.[4] 7 июньдә 2-нче армиясе частьләре Ижауны алалар.

3-нче армиянең уң флангы гаскәрләре Көлмезне алалар һәм Селты өчен сугышны башлыйлар. Аклар Глазовтан чигенергә мәҗбүр иткәннәр. 11 июньдә 2-нче армиясе частьләре Воткинскины алалар, ә 12 июньдә 5-нче төмәне Чулман елгасының сул ягында плацдармны ала.

Пермь операциясе (1919)[үзгәртү]

Кызыл армиясенең һөҗүме аның өчен уңышлы Сарапул-Воткинск операциясе тәмам булуыннан соң башланган; Василий Шоринның 2нче армиясе Көнгергә (һәм алга таба, Пермьгә) һөҗүмне башлаган, Сергей Межениновның 3нче армиясе исә Пермьгә төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан һөҗумне башлаган.

21 июньдә 2нче армиясенең өлешләре Идел флотилиясе ярдәме белән Уса янында Чулманны кичтеләр һәм Көнгергә таба кузгалганнар. 29 июньдә кызылларның 21нче укчылар төмәне Көнгергә килеп җитә, бу акларда Пермь тирәсеннән тылдан һөҗүм куркынычын тудырган. Икенче көнне кызылларның 29нче укчылар төмәне (3нче армия) Пермь янында Чулманны кичте.

1 июльдә кызылларның 2нче армиясе Көнгерне алалар; шул ук көнне 3нче армия өлешләре Пермьгә бәреп керәләр.

Пермь операциясенең уңылшлы нәтиҗәсе Кызыл армиясенә киләчәктә Уралга һөҗүмне дәвам итәргә мөкинлек биргән.

Екатеринбург операциясе[үзгәртү]

Кызыл Армиянең һөҗүме Пермь операциясенең уңышлы тәмамланудан соң ДедюхинПермьКөнгерКрасноуфимск сызыгыннан 5 июльдә башлана. Кызылларның 3-нче армиясе Чулман һәм Сылва елгалар рубежында урнашканнар, ә 2-нче армиясе Сылва һәм Караидел елгаларның субүләрне сугышып ала. 2-нче армиясенең туры һөҗүме акларның Удар корпусы тарафыннан кире кайтарыла. Шул вакытта кызылларның 28-нче укчылар төмәне (командир Владимир Азин) тау сукмаклары буенча аклар позицияләрне читләтеп үтәләр һәм арттан һөҗүм итәләр. 13 июльдә кызыллар ЧиләбеЕкатеринбург тимер юлын кисәләр, ә 15 июльдә 3-нче армиянең частьләре Екатеринбургка керәләр.

20 июльгә 2-нче армия частьләре Югары Өфәле — Михайловский сызыгына чыгалар, ә 3-нче армия частьләре Түбән Тагилны, Түбән Тураны һәм Верхотурьены алалар. Себер армиясенең калган өлешләре ЯлуторТубыл сызыгы кадәр чигенгәннәр.

Әдәбият[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Гражданская война и военная интервенция в СССР. Энциклопедия.
  2. Центральный государственный архив Советской армии. В двух томах. Том 1. Путеводитель. 1991
  3. хәзер Казанның Совет районында урнашалар.
  4. http://militera.lib.ru/h/shirokorad_ab3/12.html