21 март
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
| ← март → | ||||||
| Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
| 1 | 2 | 3 | 4 | |||
| 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
| 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
| 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | |
| 2012 ел | ||||||
21 март — Милади тәкъвимендә өченче айның егерме беренче көне. Ел ахырына кадәр 285 көн кала.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар
[үзгәртү] Халыкара
Нәүрүз бәйрәме - Халыкара Нәүрүз көне (БМОның A/RES/64/253 резолюциясе нигезендә).
Халыкара Даун синдромы белән яшәгән кешеләр көне (БМОның A/RES/66/149 резолюциясе нигезендә).
Халыкара расачыл дискриминацияга каршы көрәш көне (БМОның A/RES/2142 (XXI) резолюциясе нигезендә).
Халыкара шигърият көне (ЮНЕСКОның 1999 елгы 30нчы сессиясендә игълан ителгән).
[үзгәртү] Милли
Бельгия,
Италия,
Лесото,
Португалия, — Агачлар утырту көне
Грузия - Чик сакчысы көне.
Гыйрак - Яз көне.
Көньяк Африка Җөмһүрияте – Кеше хокуклары көне.
Малайзия - Теренггану солтаны көне.
Намибия – Бәйсезлек көне (1990).
Сүрия
Ливан – Ана көне.
Тунис – Яшьләр көне.
[үзгәртү] Һөнәри, өлкә һәм борынгы халыклар бәйрәмнәре
[үзгәртү] Киң вакытлы чаралар
21-27 март Расачылыкка һәм расачыл дискриминациясенә каршы көрәшүчеләр белән теләктәшлек атналыгы (БМОның A/RES/34/24 резолюциясе нигезендә).
[үзгәртү] Вакыйгалар
- 1801 — Испания белән килешү нәтиҗәсендә Луизиана Франциягә күчә.
- 1871 — Алманиянең беренче канцлеры булып Отто фон Бисмарк билгеләнә.
- 1919 — Венгрия Совет Җөмһүриятенең оешуы игълан ителә.
- 1922 — Лондонда Ватерлоо вокзалы ачыла.
- 1937 — СССРда фәнни дәрәҗәләр һәм исемнәр кертелә.
- 1990 — Намибия бәйсезлеге игълан ителә.
- 1992 — Татарстанда узган референдум барышында халыкның 61,4 проценты суверенитетны хуплады.
[үзгәртү] Туулар
Шулай ук карагыз: Төркем:21 март көнне туганнар
- 1685 — Иоганн Себастьян Бах, алман композиторы.
- 1768 — Жан Батист Жозеф Фурье, француз математигы һәм физигы.
- 1839 — Модест Мусоргский, рус композиты.
- 1851 — Исмәгыйль Гаспринский, мәгърифәтче, сәясәтче, әдип.
- 1926 — Рифат Мәүлетов, Уфа авиация институты ректоры (1961-1991)
- 1958 — Гэри Олдмен, инглиз киноактеры.
- 1980 — Роналдиньо, футболист.
[үзгәртү] Вафатлар
Шулай ук карагыз: Төркем:21 март көнне вафатлар
- 1556 — Томас Кранмер (Thomas Cranmer), Бөекбритания сәясәтчесе.