7 гыйнвар
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
7 гыйнвар — Милади тәкъвимендә беренче айның 7нче көне. Ел ахырына кадәр 358 көн кала.
| ← гыйнвар → | ||||||
| Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | |
| 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 |
| 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |
| 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 |
| 28 | 29 | 30 | 31 | |||
| 2013 ел | ||||||
Эчтәлек |
Бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар[үзгәртү]
Халыкара[үзгәртү]
Милли[үзгәртү]
Италия – Өч төсле Байрак, ягъни Триколор бәйрәме
Кампучия – Кызыл Кхмерларны җиңү көне (1979 ел)
Япония – Нанакуса (Җиде үсемлек бәйрәме).
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәре[үзгәртү]
- Борынгы Аурупа гадәте,
Англия, Прованс (көнъяк Франция җирләре) һәм башка илләрдә «изге» Дистафф көне – (Каба/орчык бәйрәме): Илаһи көчләрнең пәйда булу (Богоявление) көненнән соң хатын кызларның гадәти эшләргә тотыну вакыты, кышның озын төненнән соң кояшнын кайтуына багышлана.
Бразилия: Уку (китап укучы) көне
Испания –
Галисия провинцияның
Феррол җирлегендә «изге» Юлиан бәйрәме.
Төркиянең Османия өлкәсенең хөр ителү көне, 1922 ел
Вакыйгалар[үзгәртү]
- 1610 — Галилей Юпитерның дүрт иярченен ача.
- 1785 — Жан-Пьер Бланшар тарихта беренче булып Ла-Манш аша очыш ясый.
- 1897 — Манауста беренче опера тамашасы уза.
- 1913 — АКШта беренче тулыметражлы фильм чыга («Абсент»).
- 1992 — Украина бәйсезлеге Португалия тарафыннан таныла.
Туулар[үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:7 гыйнвар көнне туганнар
- 1901 — Гомәр Бәширов, СССР дәүләт ремиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы.
- 1903 — Кәшифә Тумашева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, артист, тежиссер, педагог (1903-1978).
Вафатлар[үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:7 гыйнвар көнне вафатлар
- 2001 — Заһидулла Сюняев, нефтехимик галим.
- 2010 — Рөстәм Кутуй, язучы, тәрҗемәче, Гадел Кутуй улы.
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар[үзгәртү]
- Дин иреклеге көне
Ислам[үзгәртү]
Христианлык[үзгәртү]
- Виржини († ?) яки Верже яки Виржиния, яшь көтүче, билгеле исеме латынчада "яңа гына кияүгә чыккан" кызларны белдерә.
- Люсьен (°240 ел – †312 ел), Антиохтан Люсьен, Антиохта епископ һәм Инҗил өйрәнү мәктәбен оештыручысы, җәфа чигеп хәлакъ төшүче.
- Видукинд, Саксония кнәзе, (807 ел)
- Алдрик († 856 ел), Манс якларыннан Алдрик яки Одри, яшь үсмерлектә 'Э-ля-Шапель сараенда укыган бавар, орденга керә һәм соңрак Мансның епископы буларак сайлана.
- Кнуд († 1137 ел), Кнуд Лавард яки Канут, Шлезвиг кенәзе, Дания принцы, Вагрия патшасы, җәфа чигүче.
- Раймонд († 1275 ел), Пеньяфорттан Раймонд, каталан, доминиканлар җәмгыятенең башлыгы.
- Луи (°1506 ел – †1566 ел), Луи дэ Блуас яки Блосиус, бенедиктин монах, фламанд мистик язучысы.
- Линдалва (°1953 ел – †1993 ел), Линдалва Юсто дэ Оливейра, шатлыклы, Бразилияның Сальвадор шәһәрендә хәлакъ төшүче, гыйффәтле кыз хатын.
- Шарль, Сетце шәһәреннән, дөньяви тормышын алып барган францискан, († 1670)
- Альберто, Сиенне ягыннан, суфый
- Аброзио Фернандес, иезуит рухание, җәфа чигүче
- Анастасий XVIII, Сенс архиепископы
- Ансельмо, суфый
- Браннок, Браунтон ягыннан, монах
- Цедда, Лондон епископы
- Сир, Константинополь епископы
- Клеро, Антиохиядан, җәфа чигүче
- Криспино I, Павиа шәһәре епископы
- Криспино III, Павиа шәһәре епископы
- Кронан Бег, Аэндрум епископы
- Эдуардо Ватерсон, хәлакъ төшүче
- Эмилиано, монах
- Феличе һәм Януариус, Эраклеядан, җәфа чигүчеләре
- Джулиано, Кальяридан, рухани
- Джузеппе Туан, гайлә башлыгы, җәфа чигүче
- Кентигерн, Шотландиялы, монах
- Мария Тереза Хазэ, «изге» йөрәк (Sacro Cuore) җәмгыятен оештыручысы, († 1876)
- Маттео Гвимера, Агриженто яклы, епископ, († 1450)
- Ницета, Рамезиана яклы, епископ
- Пеладэ, Эмбрун яклы, епископ
- Полиэуто, җәфа чигүче
- Ринальдо, Кельн яклы, монах († 960)
- Сантин, Сенлис яклы, епископ
- Сенаторе, Верона яклы, епископ
- Теодор, мисырлы, монах
- Валентин, Пассау яклы, епископ
- Ивуан, суфый
- Валентин, Рэтия яклы, († ~470)
- Гайсә Христос Раштуасы (юлиан тәкъвиме буенча
- Көнчыгыш ортодокс литургиялары:
- Иоанн/Яхъя, (~30 ел), пәйгамбәр, «изге» көчнең килүен алдан хәбәр итүче, Иордан елгасы сулары белән чукындыручы
Копт ортодокс чиркәвендә – Иоанн/Яхъя чукындыручыга багышланган җыелышлар
Бердәм Католик һәм Православ изгеләре:
- Тео († 702 ел), яки Тийон, саксон кол, «изге» Элуа дэ Нойон ягыннан сатып алына һәм ирекле ителә, Солиньяк монастыреның игумены (аббат), соңрак Лимузин җирләрендә дәрвишлек тормышын алып баручы.
- Рейнолд († 960 ел), яки Рейнхольд яки Ренод, Кёльн шәһәрендәге «изге» Пантеон монастыреның монахы, көнләшүче ташчы кулыннан хәлакъ була.
- Афанасий Атталиялы, († 1700 ел), мөсельман төрекләрдән Смирнада җәфа чигүче
Исем бәйрәмнәре[үзгәртү]
Алдрик һәм ясалмалары: Альдерик, Алдред, Одрик, һ.б. Валентин Виржини һәм ясалмалары: Верж, Виржиния, Виржиньен, Виржиникс, һ.б. Зингрид Исидор Кнут Крыспин Лусьен Матеуш Михаил Ницетас Раймонд һәм ясалмалары: Аймон, Аймона, Раймон, Рамон, Рамун, Рамунчо, Рамунтчо, Рэй, Раймонда, һ.б. Рейнхолд Сэдрик Теодор Тийон һәм ясалмалары: Тео, һ.б. Хочислав Юлиан
Сынамышлар[үзгәртү]
- Бу көнне кар яуса, иген уңышы мул була.
- Җил карны себертсә, байлык һәм муллык килә.
- Өй кыегында кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә.
- Көн җылы булса, ашлык куерып үсә.
- Буран булса, умарта оясы яхшы аера.
- Тәрәзәдәге арышка охшаган бизәкләр аска таба салынып торса, яхшы уңыш булачак.
- Раштуа яңа айга туры килсә, ашлык уңышы начар була.
- Раштуада агачлар бәсләнсә — бөртекле ашлык, төн аяз булса — борчак, чана юлы шома булса — карабодай уңа.
Искәрмәләр[үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү]
- Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге/Төзүчесе Н.В. Максимов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 223б. ISBN 5-7761-1255-9