7 номерлы лицей-интернат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/7 номерлы лицей-интернат latin yazuında])

7 нче номерлы лицей-интернат (элекеге исеме 7 нче татар-төрек лицее) — Казанның иң абруйлы һәм алдынгы мәктәпләрнең берсе. Лицей 1994 елда Татарстан һәм Төркия хөкүмәтләре тарафыннан ачылган.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лицейда 7 сыйныфтан башлап укыйлар. Лицей үзенчәлеге – интернат, ягъни укучыларның күпчелеге атна буена махсус бинада яшиләр. Биредә гендерлы укыту кулланыла, укучылар ир-ат җенесеннән.

Укыту 4 телдә алып барыла: татарча, төрекчә, инглизчә, урысча. Лицейны тәмамлаучыларның 100% диярлек Татарстан, Россия һәм чит ил университетларына укырга керәләр. Лицей укучылары Татарстан, төбәк һәм Россия бәйге/олимпиадларында зур уңышларга ирешәләр. Балалар лицейга 6 нчы сыйныфтан соң, март-июнь айларында уздырылган махсус имтиханнар нәтиҗәседә кабул ителәләр.

Уңышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Олимпиада нәтиҗәләре буенча лицей Казанның 10 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керә.
  • 2012 елда БДИ нәтиҗәләре буенча Казан мәктәпләре рейтингында 8 урынга лаек булды.
  • 2013 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы 100 гомуми белем бирү мәктәпләре” исемлегендә 8 нче урын алды.
  • 2014 елда шул ук рейтингта 3 нче урынга күтәрелде. Федераль тикшерү нәтиҗәсендә, социаль-экономик белем бирү профиле буенча, лицей Россиянең 100 иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]