Бавария
|
||||||||||||||||||||
Бавария (алман. Bayern, рәсми аталышы Freistaat Bayern) - Федераль Алмания Республикасының көньяк һәм көньяк-көнчыгышындагы Федераль җир, ФРГ-да зурлыгы ягыннан иң борынгы федераль җир булып исәпләнә. Административ бүленеше: җиде административ округ - Югары Франкония, Урта Франкония, Түбән Франкония, Югары Пфальц, Түбән Бавария, Югары Бавария, Швабия. Башкаласы - Мюнхен. Төп халык - баварлар, франконнар һәм шваблар.
География [үзгәртү]
Ландшафт [үзгәртү]
Бавариянең төп шәһәрләре - Мюнхен, Нюрнберг, Аугсбург, Вюрцбург һәм Регенсбург. Бавариянең көнчыгышында Франкон Урманы, Фихтель таулары, Оберпфальцер һәм Бёмервальд таулары, көньягында Альп таулары, көнбатышында шваб Штуфенланд җире һәм төньягында Шпессартпен Рен урнашкан.
Бавариядә борынгы герман ландшафтың өч бүлеге урнашкан: төньяк Калькальпен һәм Альп таулары күл-үзәннәре белән, Бавария калкулыклары Дунай елгасына кадәр сузылып ятыр.
Бавариядә күпсанлы елгалар бар, аның күбесе Дунай белән бәйләнешеп тора. Бавариянең төньяк-көнбатышында Майн елгасы агып ятыр, Франкон урманының һәм Фихтельгебирге урманына янәшә Заале елгасы башлана. Рейн һәм Дунай бассейны 1992 елда Рейн-Майн-Дунай каналы белән берләштерелгән.
Дунай - Аурупада күләме буенча Иделдән соң икенче урын тота. Елганы кайбер җирләрдән буалар белән буалган.
Бавария - күлләр иле. Чама белән 1600 күл Альп тауларында. Иң зурлары - Кимзее, Аммерзее, Штарнберг, Тегернзее, Кенингсзее үзәне, иң тирәне - Вальхензее (192 м.).
Франкон Альп һәм Бавар Альпының көньягында күпсанлы шахталар бар. Бавариянең иң борынгы шахтасы - Зальцграбенхёле (Salzgrabenhöhle, 7800 м).
Чиктәшлек [үзгәртү]
| Баден-Вюртемберг | 829 км |
| Гессен | 262 км |
| Тюрингия | 381 км |
| Саксония | 41 км |
| Чехия | 357 км |
| Австрия | 816 км |
| Боден күле | 19 км — Боден күлебуенча Бавария белән Швейцария чиге буйлап урнашкан. |
| Бу мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк. |