Ринат Дасаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Дасаев latin yazuında])
(Dasaev Rinat битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Ринат Дасаев
Туган телдә исем Ринат Фәйзрахман улы Дасаев
Rinat Fəyzeraxman uğlı Dasayev
Туган 13 июнь 1957(1957-06-13) (66 яшь)
Әстерхан,
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы, Испания байрагы
Һөнәре футбол капкачысы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Балалар Эльмира Дасаева[d], Кристина Дасаева[d] һәм Салим Дасаев-Морено[d]
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спорт остасы
Спорт такымы әгъзасы Волгарь[d], Спартак, Севилья, ССҖБ милли аяк тубы җыелмасы һәм Спартак-2[d]
Сайт http://www.dasaev.ru/

 Ринат Дасаев Викиҗыентыкта

Ринат Фәйзерахман улы Дасаев – мәшһүр совет футболчысы. Совет футболы тарихында иң яхшы капкачыларның берсе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елның 13 июнендә Әстерхан шәһәрендә туа. «Волгарь» (Әстерхан), «Спартак» (Мәскәү), «Севилья» (Испания) командаларында уйный. Ике тапкыр СССР чемпионы (1979, 1987), Олимпия уеннарының бронза (1980), Европа чемпионатының көмеш медальләрен яулый (1988). СССРның иң яхшы капкачысы (1980, 1982, 1983, 1985, 1987, 1988). СССРның иң яхшы футболчысы (1982). Дөньяның иң яхшы капкачысы (1988). 1982, 1986, 1990 елларда үткәрелгән дөнья чемпионатларында катнаша. Лев Яшин исемендәге символик клуб әгъзасы (235 матчта үз капкасына бер туп та керттерми).

СССР икенче лигасында уйнаучы «Волгарь» (Әстерхан) командасыннан туп-туры Мәскәүнен атаклы «Спартак» клубына чакырыла.

Җыелма командасына эләгеп, Олимпия уеннарында, Европа һәм дөнья беренчелекләрендә матур уен күрсәтүе 1980 елларда Дасаевны популярлык ягыннан Пеле, Платини, Зико, Беккенбауэр, Марадона, Блохин кебек футбол йолдызлары белән бер рәткә куя.

Ринатның биографиясен якынча дүрт өлешкә бүлеп карап була: Әстерхан чоры, Мәскәү чоры, Испания чоры һәм янадан Мәскәү чоры. Татар егетенә ин зур танылуны «Спартак»та үткәргән унике елы алып килә. Бу чорда ул ике тапкыр СССР чемпионы була, ил кубогын ота, Европа беренчелегеппәп көмеш медаль алып кайта һәм дөньяның иң көчле капкачысы булып таныла.

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Команда Матчлар саны Туплар саны
1976 Волгарь (футбол клубы, Әстерхан) 26
1977 Волгарь (футбол клубы, Әстерхан) 0
1977 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 0
1978 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 23
1979 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1980 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1981 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1982 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 28
1983 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1984 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1985 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1986 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 24
1987 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 29
1988 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 27
1988/1989 Севилья 24
1989/1990 Севилья 35
1990/1991 Севилья

www.national-football-teams.com буенча.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]