Euronews
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Канал логотибы |
|
| Дәүләт | |
|---|---|
| Таралу | бөтен дөнья |
| Эшли башлау вакыты | 1993 елның 1 гыйнвары |
| Хуҗасы | Euronews SA акционерлык җәмгыяте (2008 елдан) |
| Телләр | инглиз, француз, испан, алман, итальян, португаль, рус, гарәп, төрек, фарсы |
| Рәсми сайт (ингл.) | |
EuroNews (инглизчәдән — Аурупа хәбәрләре, рәсми француз атамасы — la Chaîne Européenne Multilingue d’Information euronews) — тәүлек буена 24 сәгать эшләүче Аурупа мәгълүмати телеканалы. Дөнья вакыйгалар видеотасмасын 10 тел комментарийлары белән бирә. Барлыгы 150 илдә карала (кабель, иярчен һәм эфир тапшыру).
1992 елда, Гыйрактагы сугышны нейтраль булмаган караш белән тапшыру вакытында, Аурупаның үзенең мәгълүмати каналын булдыру кара ителгән. Телевизион тапшыру 1993 елның 1 гыйнварында башлана.
[үзгәртү] Тапшыру телләре
2010 ел халәте буенча Евроньюс 10 телдә даими тапшырулар алып бара:
- 1993 елның 1 гыйнварыннан: инглиз, француз, испан, алман, итальян.
- 1999 елда алтынчы тел өстәлгән: португаль.
- 2001 ел сентябреннән: рус.
- 2008 елдан: гарәп.
- 2010 елдан: төрек һәм фарсы.
Шулай ук украин һәм румын телләрендә кыска хәбәрләр чыгарылышлары бар.
[үзгәртү] No Comment Tv
No Comment рубрикасы — каналның бренды. Аның кысаларында «үз үзе өчен сөйләгән» кыска роликлар чыга.
[үзгәртү] Сылтамалар
- Рәсми сайт (ингл.)
- Рәсми сайт (рус.)
- Youtube.com сайтында EuroNews агымы