Яңалиф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Jaŋalif битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Яңа төрки әлифбасы
Яңалиф
Тип:

Консонант-вокалик язуы

Телләр:

ССРБ төрки телләре, кайбер Кавказ телләре, монгол теле

Барлыкка килү урыны:

ССРБ

Территория:

ССРБ:
РСФСР, Үзбәк ССР, Таҗик ССР, Казакъ ССР, Кыргыз ССР, Төркмән ССР
Чит илләре: Монголия, Танну-Тыва

Барлыкка килү датасы:

1928 ел

Период:

1920-елларның ахыры — 1940-елларның башы

Билгеләр саны:

~40

Яңалиф (яңа әлифба/Jan̨a əlifʙa сүзләреннән кыскартма, баш. яңы әлифбa/jaŋь əilfʙa, рәсми совет матбугатында — Яңа төрки әлифбасы) — гомумсоюз латинизация проекты чикләрендә 1920-елларның ахырында тәкъдим ителгән барлык төрки телләрнең латин язуына күчерү буенча проекты. Рәсми рәвештә төрки телле республикаларда һәм автономияле өлкәләрдә 1928 елда гарәп язуы нигезендәге әлифбаларга алмашка кертелә. 19381940 елларда тизәйтелгән темплары белән кирилл язуы нигезендәге әлифбаларына алмаштырыла.

Алтарих[үзгәртү]

Төрки телләрне латин яки кирилл хәрефләренә нигезләнгән язуга күчерү буенча беренче омтылышлар XIX гасырның уртасында күренәләр. Шул ук вакыттан рус миссонеры Николай Ильминский тарафыннан татарлар өчен кирилл язуы нигезендәге әлифба булдырыла. Ул хәзерге татар әлифбасыннан дүрт хәреф белән аерылган (Ә урынында Ӓ, Ө урынында Ӧ, Ү урынында Ӱ, Җ урынында Ж, Ң урынында Ҥ хәрефләре булганнар). Ильминский әлифбасының төп максаты мөселман халыклар арасында христиан динен тарату булган, шуңа күрә бу әлифба мөселман татарлар арасында кулланылышка кермәгән; әлифба керәшеннәр арасында гына таралган.

Текст мисалы:

« Агярдя кряшеннярнен ӱткян тормошон тикшереб карасак, без анда кряшенняр арасында эшляӱчелярнеҥ кряшенняр ӧчӧн жазыу билгеляре сайлаб байтиак кына багыт уздырганнын кюб кеня сюз тюккяннярен кюрябез.
Алыйык 1860-чы жылларны. Бу багытта кряшенняр арасында эш жӧртӧӱче киряк дигян мясялядя, кюб кеня спурлашканны кюрябез.
Ӱзенеҥ миссионер эше белян кряшенняр арасында билгере Ильминский, кряшеннярне татар-мосолманнардан айырыуда урыс билгеляре кюб кеня файда бирячяген кюреб, урыс билгелярен бер-аз ӱзгяртеб, кряшенняр ӧчон алфавит тӧзӧй.
»

Татарлар арасында латинчылык хәрәкәтенең башлангыч яралгылары 1911-12 елларда шагыйрь Сәгыйть Рәмиев мәкаләләрендә күренә. Үзенең дус-ишләренә ул латин хәрефләре белән хатлар яза, ул хәрефләрнең өстенлеген исбатларга тырыша.

1911 елда «Идел» газетасында басылып чыккан мәкаләсендә ул татар теле өчен проектын тәкъдим итә:[1]

a b ĉ d e ea eo eu f g ĝ ǧ h i ı̂ ia ı̂e j ȷ̄ k l m n n̂ oe p r s ŝ t û z

С. Рәмиев шушы проект буенча язып та күрсәтә:

« Tatar seuzlearen deoroest itdereb jazar eoceon leatin heareflearendean un̂ajlei hearf hicdea jukdeir. Seagid Reamief. »

Сәгыйть Рәмиевнең бу фикерне яклаучылары бик сирәк очрый. Гарәп әлифбасын ташлауга дин юлындагы кеше генә түгел, күп кенә укымышлылар да каршы була. Башка әлифбага күчү, алар уенча, үткән мирастан, йөз еллар буе иҗат ителгән әдәбияттан аерылуга китерә.

1920 елда Татарстан АССР хөкүмәте «Яңа имлә» (реформаланган гарәп язуы нигезендәге әлифба) әлифбасын кабул итә.

Тарих[үзгәртү]

1922 елның мартында Азәрбайҗанда «Яңа төрки әлифбасы» җәмгыяте оештырыла, азәрбайҗан теле өчен яңа алфавит төзелә:

Aa Bb Cc Çç Dd Ee Əә Ff Gg Ƣƣ Hh Ii I̡ı̡ Jj Kk Ll Mm Nn N̨n̨ Oo Ɵө Pp Qq Rr Ss Tt Uu Vv Xx Yy Zz Ƶƶ Зз ’

1924 елның 18 июнендә «Эшче» газетасында татар һәм башкорт телләре өчен латин әлифбасы проекты тәкъдим ителә:

Aa Bb Cc Çç Dd Dhdh Ee Ff Gg Ĝĝ Hh Ii Jj Kk Ll Mm Nn Ꞑꞑ Oo Öö Pp Qq Rr Ss Tt Thth Uu Üü Ww Vv Xx Yy Zz Ƶƶ Əə Ээ

1926 елның февралендә Бакыда үткәрелгән беренче тюркология съезды барлык төрки телләрне латин язуына күчерергә тәкъдим иткән. Шул ук елның апрелендә Казанда «Jaꞑa tatar əlifʙasь/Яңа татар әлифбасы» җәмгыяте үз эшен башлый.

1927 елның 3 июлендә Татарстан АССР хөкүмәтенең махсус карары белән Яңалиф Татар теленең рәсми әлифбасы итеп раслана, аны гамәлгә кертү турында бер-бер артлы карарлар кабул ителә.

Яңалиф әлифбасы (19271928):

Aa Bb Cc Çç Dd Ee Ee Éé Əə Ff Gg Hh Ii Jj Kk Ll Mm Nn Ꞑꞑ Oo Óó Pp Qq Rr Ss Tt Uu Vv Xx Yy Zz Ƶƶ Шш Ww

Яңалифның беренче версиясендә [қ] һәм [ғ] авазлары өчен хәреф булмый. Алар, [к] һәм [г] авазлары белән берләштереп, K, G рәвешендә биреләләр; [в] һәм [ў] авазлары өчен W хәрефе кулланылган; [ш] авазы өчен Ш кирилл хәрефе кулланылган; C һәм Ç хәрефләре [җ] һәм [ч] авазларны белдергәннәр.

Текст мисалы:

« Boz həm qar erde,
sular jógórdó.
Jéglap jélgalar,
jəшlər tygelde


Kónnər ozaja,
Tónnər késkara.
Bu kajse wakét? —
Jə, əjtep kara!

»

Төрки әлифбаларны берләштерү яңа төрки әлифбасының Бөтенсоюз Үзәк Комитетының беренче пленумында үткәрелә. Пленумда һәр республика үз проектын тәкъдим итә, ул проектларны бер-берсе белән чагыштыралар, төрле яктан өйрәнәләр һәм нәтиҗәдә һәр төрки халык өчен дә гомуми булган авазларга бер төрле хәрефләр сайлап алалар. Шул рәвешчә, бер үк авазны бер төрки халыкта бер төрле, икенчесендә — икенче төрле йөртү бетерелә. [Қ], [ғ] авазларына да мөстәкыйль хәрефләр бирелә (Q, Ƣ). Тик аерым халыкларның үзләренә генә хас, башкалар белән уртак булмаган авазлары өчен генә махсус хәрефләр арттырыла. Мәсәлән, татар теленең ый сузыгы өчен ьj диграфы алына, башкорт теленең [ҫ] һәм [ҙ] өчен дә аерым Ѣ ѣ һәм Đ đ хәрефләре биреләләр.

“Яңалиф” куллану 1940 елның гыйнварына кадәр дәвам итә.

Яңалиф 33 хәрефтән торган, аларның 24-е — тартыкларны вә 9-ы — сузыкларны билгеләү өчен. Чит сүзләр өчен башка билгеләр да кулланыла алган.

Текст мисалы:

« 1929 ncь jьl 19—22 maj konferensiəse qararlarь nigezendə tɵzelgən həm əlege caqlь qullanьlьp kilgən tatar ədəʙi teleneꞑ orfografiəse, tatar teleneꞑ yseşenə qomacavlьq itkən qajʙer çiteşsezleklərne ecenə alƣanlьqtan, yzgərtelə. Xəzer Tatnarkompros tarafьnnan jaꞑa orfografiə qaƣidələre tɵzelep, raslandь.
Tatarstandaƣь ʙarlьq matʙuƣat, ədəʙiət həm dəresleklər ɵcen, şulaj uq ʙarlьq uqu jortlarь həm ucreƶdenielər ɵcen şuşь jaꞑa qaƣidələr məçʙyri ʙulьp, ʙygennən tormьşqa ytkərelergə ties.
Tatarstandaƣь ʙarlьq uqьtucьlar uqu jьlь ʙaşlanƣancь uq, jaꞑa orfografiəne ɵjrənep, yzləşterergə tieş.
»

Яңалиф төзелеше[үзгәртү]

Татар әлифбалары
Jaŋalif Яңа имлә
Хәзерге
гарәп әлифбасы
Дифтонг
имләсе
Иналиф Яңалиф-2 Хәзерге
латин әлифбасы
Кирилл язуы
нигезендәге татар
әлифбасы
1 A a A a A a A a A a А а
2 B ʙ B b B b B b B b Б б
3 C c Ch ch Ch ch Ç ç Ç ç Ч ч
4 Ç ç C c C c C c C c Җ җ
5 D d D d D d D d D d Д д
6 E e E e E e E e E e Е е (э)
7 Ə ə ﺋﻪ Ae ae A' a' Ә ә Ä ä Ә ә
8 F f F f F f F f F f Ф ф
9 G g G g G g G g G g Г г (гь)
10 Ƣ ƣ Gh gh Gh gh Ğ ğ Ğ ğ Г г (гъ)
11 H h H h H h H h H h Һ һ
12 I i ئی I i I i İ i İ i И и
13 J j Y y Y y Y y Y y Й й
14 K k K k K k K k K k К к (кь)
15 L l L l L l L l L l Л л
16 M m M m M m M m M m М м
17 N n N n N n N n N n Н н
18 Ꞑ ꞑ Nh nh N' n' ŋ Ñ ñ Ң ң
19 O o ﯰ, O o O o O o O o О о
20 Ɵ ɵ Oe oe O' o' Ө ө Ö ö Ө ө
21 P p P p P p P p P p П п
22 Q q Q q Q q Q q Q q К к (къ)
23 R r R r R r R r R r Р р
24 S s S s S s S s S s С с
25 Ş ş Sh sh Sh sh Ş ş Ş ş Ш ш
26 T t T t T t T t T t Т т
27 U u ﯮ, U u U u U u U u У у
28 V v W w W w W w W w В в (в, у)
29 X x X x X x X x X x Х х
30 У y Ue ue U' u' Ü ü Ü ü Ү ү
31 Z z Z z Z z Z z Z z З з
32 Ƶ ƶ J j J j J j J j Ж ж
33 Ƅ ƅ ﺋ, Ee ee I' i' I ı I ı Ы ы
(34.1) ' ء ' ' ' ' ъ, ь, э
(34.2) ƅj ئی, ei i'y ıy ıy ый

Кирилл язуына күчү (1938—1940)[үзгәртү]

1930-елларда ССРБ һәм Төркия мөнәсәбәтләре начарлана. Ататүрк әлифбасының Яңалифтан зур аерымасы булуга карамастан, совет хакимияте өчен латин язуы чит, буржуазия символы дип санала башлаган. 1938 елда ССРБ милли әлифбаларының кириллизациясе башлана.

Кириилизациянең берничә проекты тәкъдим ителә, ләкин «дини үткәне белән авырайткан» Ильминский прокеты искә алынмаган.

Мөхәммәтхан Фазлуллин, Мөхетдин Корбангалиев һәм Шиһаб Рамазанов проектлары[үзгәртү]

1938 елда Мөхәммәтхан Фазлуллин тулысынча рус әлифбасы хәрефләрдән торган проектын тәкъдим итә:

Аа Бб Вв Гг Дд Ее Ёё Жж Зз Ии Йй Кк Лл Мм Нн Оо Пп Рр Сс Тт Уу Фф Хх Цц Чч Шш Щщ Ъъ Ыы Ьь Ээ Юю Яя Аъаъ Жъжъ Нънъ Оъоъ Уъуъ Хъхъ Ыйый

[ә], [ү] авазлары иҗек башында аь, уь, иҗек уртасында я, ю хәрефләре белән йөртелә: аьти, аьдяп, аьйтелеш, мясьаля, уьс, уьсю, уьр, уьрю. [ө] авазы оь формасында языла: оьрлек, оьчпочмак, боьтен. Я, Ю шулай ук йа—йә, йу—йү әйтелешләрен дә белдерә: юлдаш, юкя, яхшы, яшел. Йы—йе әйтелеше е хәрефе белән белдерелә: егет, ел, ефяк. Йо—йө әйтелеше ео—еоь формасын ала: еомры, еомшак, еомгак, еоьряк, еоьзем. [қ], [ғ] авазлары [к], [г] хәрефләре һәм авазлары белән берләштерелә: кылыч, койма, агач. Тик нечкә нечкә һзм кайбер калын иҗекләрдә (ике сүзнең бер төрле язылышыннан котылырга кирәк булган очракларда) генә ул авазлар къ, гъ белән күрсәтелә: къядер, бягъер, карта — къарта, Кама — къама.

Текст мисалы:

« Татар телененъ янъа алфавиты рус алфавиты нигезендя алына хъям андагы барлык хярефлярдян файдаланыла. Шунынъ оьстеня татар телененъ кайбер специфик авазлары оьчен шул ук рус алфавиты хярефляреннян кушып ясалган хярефляр арттырыла.
Татар телененъ орфогорафия кагидяляре оьряню-оьрятю белян бергя, уку, язу процессларын унъайлаштыруны, сюзлярененъ аьтелешеляре доьрес булып, магняляре ачык анълашылуны истя тотып, тюбяндяге нигезлярдя корыла.
»

Ләкин җәмәгатьчелекне шундый берничек тә канәгатьләндерә алмаган. 1939 елда татар кирилл әлифбасы проектының тагын ике төрле варианты игълан ителә.

Беренчесе профессор Мөхетдин Корбангалиев редакциясендә чыга. Анда татар теленең специфик авазлары өчен алты өстәм хәреф алына: ә, ө, ү, җ, ң, һ. Къ, гъ комбинацияләре нәкъ Фазлуллин проектыныда кебек кулланылалар. [ў] авазы сүз башында в хәрефе белән, ә калган очракларда у—ү хәрефләре аша бирелә: Ватан, вакыт, дауыл, дәүер. Йо, йы, йө, йә, йү әйтелешләре шушы күрсәтелгән рәвештә языла: йорт, йөзек, йылга, быйыл, хикәйә, йәш. Йа—йу әйтелешләре я, ю хәрефләре белән күрсәтелә: куян, ял, аю, юмарт. Е хәрефе иҗек башында йе әйтелешен (егет, егерме), иҗек уртасында һәм ахырында [ӗ] авазын белдерә: җимеш, керпе. Иҗек башындагы [ӗ] авазы хәрефе белән бирелә: эшче, энҗе, килүэ, килүэм.

Шул елны чыккан проектының икенче вариантында (төзүчеләре: Ш. Рамазанов, һ.б.) ярым сузык [ў] авазы сүз башында генә түгел, иҗек башына туры килгәндә сүз уртасында да в хәрефе белән языла: тавы, башлавы, эшләве, авыл, давыл, һава, дәва. Э хәрефенең сүз уртасында язылуы бетерелә: килүе, килүем. Калган очракларда бу ике проект бер үк диярлек.

Татарстан АССР Югары Советы тарафыннан 1939 елның 5 маенда проектның шушы соңгы варианты раслана.

Бер аваз барлык төрки әлифбаларда бер хәреф белән күрсәлгән Яңалифтан аермалы буларак, кирилл язуы нигезендәге төрки әлифбаларда бер үк аваз төрле хәрефләре белән күрсәтелә. Мәсәлән, үзбәк һәм казакъ телләрендә [қ] авазы өчен Қ хәрефе, башкорт телендәҠ хәрефе, комык телендә Къ диграфы кулланыла, ә татар, тыва, кыргыз, һәм саха телләрендә [қ] авазы өчен авазлары өчен аерым хәреф булмый.

Яңалифны торгызу омтылышлары[үзгәртү]

Яңалиф-2[үзгәртү]

Яңа татар латин әлифбасы «Яналиф-2» дип атала (1920—30нчы елларда кабул ителгән «Яналиф» дигән әлифбага нигезләнеп).

Ул Татарстан Республикасының №232 нче кануны нигезендә 1999 елның 15 сентябрендә кабул ителә. Ләкин Русия Федерациясенең Конституцион мәхкәмәсе №16-П кануны нигезендә әлифбаны 2004 елның 16 ноябрендә канунсыз дип таный.

Яналиф-2:

«Койрыклы» N n хәрефе
A a Ə ə B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q
L l M m N n Ꞑ ꞑ O o Ɵ ɵ P p R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x
Y y Z z

Элек Уникодта «койрыклы » N  n юк иде, шуңа  санакларда аңа охшаш Ŋ ŋ (latin letter eng) хәрефе кулланылды.  N n «койрыклы » Юникодка 6.0 A790 и A791 позициясендә кертелә (latin capital letter n with descender, latin small letter n with descender).

Заманалиф[үзгәртү]

Татар Википедиясе башта Заманалиф имләсенда языла иде. Заманалиф (Заманлы әлифба) - Европа шрифтларында нигезләнгән әлифбасы.

A a Ä ä B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i Í í J j K k Q q
L l M m N n Ñ ñ O o Ö ö P p R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x
Y y Z z '

í Í - ый авазы, "и" авазына каты ише булып тора, шулай итеп тулы сингармонизм булдырыла: a-ä, o-ö, u-ü, ı-e, í-i. Мәсәлән: barmí, çístart, taríx, Fatíma

Һәм алынмалар өчен аерым хәрефләр:

â Â - гарәп теленнән алынмалар өчен. Мәсәлән: сәлам = sälâm, имлә - imlâ

ú Ú - озын "у" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Тартыктан соң барган очракта, тартыгын йомшарта. Мәсәлән: тюль = túl , люк = lúk

á Á - озын "а" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Тартыктан соң барган очракта, тартыгын йомшарта. Мәсәлән: тягач = tágaç , Шаляпин = Şalápin, популяр = populár

ó Ó - озын "о" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Тартыктан соң барган очракта, тартыгын йомшарта. Мәсәлән: щётка = şótka, Аксёнов = Aksónov

é É - озын "э" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Мәсәлән: энергия = énérgiä , мэр = mér , Бэлза = Bélza, эфир = éfir

Язганда á, é, ó, ú акцент билгесе төшерергә мөмкин, һәм a, e, o, u язарга (рус телендә ё хәреф белән кебек).

Заманалифта күп диакритик хәрефләре бар, ләкин һәр татар авазына бу әлифбада аерым хәрефе туры килә.

Дифтонг имләсе[үзгәртү]

Дифтонг имләсе яки Диалиф - дифтонг принцибында нигезләнгән татар латин имләсе. Дифтонг - ике хәреф бер авазны билгели, татар махсус авазлары: ә, ө, ү, ы, ң, гъ(ğ), ш, ч, ый Диалифта дифтонг белән гади инглиз латиницада билгеләнә. Яңалиф-2 кабул иткәнче Алман телендә Умляут хәрефләре ä=ae,ö=oe,ü=ue язуын татар теле өчен тәкъдим ителә иде:

ә=ae ө=oe ү=ue ы=ee ый=ei

һәм инглиз телендә шикелле һәм аналогиясендә "һ" хәрефе кулланып:

ч=ch ш=sh гъ(ğ)=gh ң=nh

Сузык сингармонизмы (каты-нечкә): a-ae o-oe u-ue ee-e ei-i

Махсус дифтонг кагыйдәсе: уы=uwee , үе=uewe (бер мәгънәлек өчен): баруы-baruwee , килүе-kiluewe , куык-quweeq

күрми-kuermi, бармый-barmei, һөҗүмче-hoecuemche, әнкәй-aenkaey, сабыем-sabeieem, киңәш-kinhaesh, гаскәр-ghaeskaer

Бу Дифтонг имләсе Сәгыйть Рәмиев тәкъдим ителгән әлифбасы белән охшашлыгы бар. Диалиф гади латин клавиатурасында нигезләнә, бернинди өстәмә хәрефләре таләп итмәде, ләкин бердәм Төрек әлифбасыннан ерак булганлыктан, аннан рәсми рәвештә баш тартты, әмма санак технологияләрендә Диалиф кулланыла.

Диалиф компьютер технологиясендә кулланып була, чөнки анда латиницадан тыш махсус өстәмә диакритик хәрефләре юк (Кирил, Яңалиф әлифбаларында шикелле) һәм кайчакта серверларда тыелган апостроф ' билгесе кулланылмый диярлек (Иналифта шикелле).

Иналиф[үзгәртү]

Төп мәкалә: Иналиф

Гади латин клавиатурасы куллану өчен Иналиф (Интернет әлифбасы) 2002 елда килеп чыкты. Бу имлә дифтонг әлифбасы тәҗрибәсе күзгә тотып санак белгечләре тарафыннан эшләнгән. Апостроф ' билгесе кулланып татар хәрефләре билгеләнә:

ә=a' ө=o' ү=u' ы=i' ый=i'y

һәм инглиз телендә шикелле хәрефе кулланып: ч=ch ш=sh гъ(ğ)=gh ң=n'

Язу мисалы:

Яңалиф Яңалиф-2 Diftong imlaese Inalif Хäzerge Latin imläse Кирил имләсе
Barlьq keşelər də azat həm yz abrujlarь həm xoquqlarь jaƣьnnan tin̨ bulьp tualar. Alarƣa aqьl həm vɵçdan birelgən həm ber-bersenə qarata tuƣannarca mɵnasəbəttə bulьrƣa tieşlər. Barlıq keşelәr dә azat hәm üz abruyları hәm xoquqları yağınnan tiŋ bulıp tualar. Alarğa aqıl hәm wөcdan birelgәn hәm ber-bersenә qarata tuğannarça mөnasәbәttә bulırğa tieşlәr. Barleeq keshelaer dae azat haem uez abruylaree haem xoquqlaree yagheennan tinh buleep tualar. Alargha aqeel haem woecdan birelgaen haem ber-bersenae qarata tughannarcha moenasaebaettae buleergha tieshlaer. Barli'q keshela'r da' azat ha'm u'z abruylari' ha'm xoquqlari' yaghi'nnan tin' buli'p tualar. Alargha aqi'l ha'm wo'cdan birelga'n ha'm ber-bersena' qarata tughannarcha mo'nasa'ba'tta' buli'rgha tieshla'r. Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр.

Иналиф нигезендә Татар Онлайн Сүзлеге ясалган. Дифтонг һәм аеруча Иналиф имләсе - техник әлифбалары булып торалар, гади латин клавиатурасында нигезләнгән Дифтонг һәм Иналиф имләсе компьютер технологияләрендә киң кулланып була (Эзләү, операцион системалары, SQL, Perl, PHP, Oracle санак телләрендә, һәр яңа гаҗетләрдә).

Латин әлифбасы 2012[үзгәртү]

2012 елның 24 декабрендә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итте.

Татар телендә кирил хәрефләренең латин һәм гарәп графикасында язылышы (канунга кушымта): (*) Татар телендә "в" хәрефе ике авазны белдерә: тарихи татар сүзләрендә "w", ә алынма сүзләрдә "в" авазы кулланыла. (**) Татар телендә "г" һәм "к" хәрефләре ике төрле авазны белдерү өчен кулланыла: йомшак "г", "к" һәм калын "гъ", "къ". Латин һәм гарәп графикасында һәр аваз өчен дә аерым хәреф кулланыла.

Хәзерге заманда кулланышта булган рәсми әлифбалар[үзгәртү]

2012 елның 24 декабрендә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итте. Бу канун кирил, латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә.

Кирил әлифбасы

А а Ә ә Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ж ж Җ җ З з И и Й й К к Л л М м
Н н Ң ң О о Ө ө П п Р р С с Т т
У у Ү ү Ф ф Х х Һ һ Ц ц Ч ч Ш ш
Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я

Латин әлифбасы:

A a Ä ä B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q
L l M m N n Ñ ñ O o Ö ö P p R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x
Y y Z z '

Гарәп әлифбасы:

ﺋﺎ ﺋﻪ ب ئ ف
ع ئِ ق
ل م ن ڭ ِﺋوُ ﺋوُ
ش ِﺋو ﺋو ۋ و

Мисал[үзгәртү]

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча татар телендә өч әлифба кулланып була. Киләсе текст мисал өчен Гарәп, Латин һәм Кирил әлифбасында язылган:

ﻋﻪﺭﻪﭗ ﺋﻳﻣﻟﻪﺳئ Latin imläse Кирил имләсе
ﺒﺎﺭﻟﺌِق ﻛﺌﺷﺌﻟﻪﺭ ﺩﻪ ﺋﺎﺯﺎﺖ ﻫﻪم ﺋوﺯ ﺋﺎﺒﺭِوﻴﻟﺎﺭئِ ﻫﻪم ﺣِوُﻘِوﻘﻟﺎﺭئِ ﯾﺎﻌﺌِﻧﻧﺎن ﺗﻳڭ ﺒِوﻟﺌِﭗ ﺗِوﺎﻟﺎﺭ. ﺋﺎﻟﺎﺭﻌﺎ ﺋﺎﻘﺌِل ﻫﻪم ووُﺟﺩﺎن ﺒﻳﺭﺌﻟﮔﻪن ﻫﻪم ﺒﺌﺭ-ﺒﺌﺭﺳﺌﻧﻪ ﻗﺎﺭﺎﺗﺎ ﺗِوﻌﺎﻧﻧﺎﺭﭼﺎ ﻣوُﻧﺎﺳﻪﺒﻪﺗﺗﻪ ﺒِوﻟﺌِﺭﻌﺎ ﺗﻳﺌﺷﻟﻪﺭ. Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Х.Курбатов “Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы”.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Х.Курбатов “Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы”. 67-68-нче битләр.

Сылтамалар[үзгәртү]