Көчле тәэсир итешү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көчле тәэсир итешү latin yazuında])
(Köçle tä'sir iteşü битеннән юнәлтелде)
Көчле тәэсир итешү
Сурәт
 Көчле тәэсир итешү Викиҗыентыкта
Нейтрон кварктан төзелеше: глюон алмашуы нейтронны саклап кала
Протон-Нейтрон Атом төшендә тәэсир итешүе чыгышының аңлатмасы: протон һәм нейтрон арасында тартыш пи-мезон (uu-, dd-) алмашуы ярдәмендә, u,d - төсле кварклар, кечкенә әйләнәләр - глюоннар
Протон-нейтрон атом төшендә тартышы Фейнман диаграммасы
Протон-нейтрон атом төшендә тәфсилле кварк структуралы Фейнман диаграммасы
Атом төше шартлавы

Көчле тәэсир итешү яки төш тәэсир итешүе (төсле тәэсир итешү) (tat.lat. Köçle tä'sir iteşü) - физиканың дүрт фундаменталь тәэсир итешүнең берсе. Көчле тәэсир итешүдә кварклар, глюоннар һәм алардан төзелгән кисәкчекләр - адроннар (барионнар, мезоннар) катнашалар. Көчле тәэсир итешү атом төшенең төзелеше өчен җаваплы.

Көчле тәэсир итешү атом төше эчендә, аның зурлыгы масштабында тәэсир итә, кварклар арасында (адроннар эчендә) бәйләнеш өчен һәм нуклоннар арасында атом төшләре эчендә (шул исәптә протоннар, нейтроннар арасында) тартыш өчен җаваплы була.

Атом төше эчендә м аралыгында, атом төшен төзүче нуклоннар арасында көчле тәэсир итешү бик зур һәм аларның (мәсәлән протоннар арасында) электромагнит этешен игътибар итмичә була.

Яхшы якынлык белән ике нуклон потенциаль тәэсир итешүе функциясен киләсе тигезләмә тасвирлый:

көчле тәэсир итешү константасы (гадәттә алына)

Шушы функция Юкава потенциалы дип йөртелә

ул аралыкта бик кечкенә инде.

Атом төше радиусы болай билгеләнеп була:

биредә атом төше эчендә нуклоннар саны.

Квант хромодинамикасы - көчле тәэсир итешү теориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көчле тәэсир итешүне квант хромодинамикасы тасвирлый.

Аның төп нигезләре:

  • Һәрбер кварк квант санына - төскә ия була.
  • Төсле кварк фәзасында унитар әйләнү инвариантлыгы бар (SU(3) төркеме)
  • Килеп чыккан калибрлау кыры - кварклар тәэсир итешүен тасвирлый
  • Шушы калибрлау кыры квантлана, аның кванты - глюон
  • Бәйсез глюоннар кырлары саны - 8
  • Глюоннар төс белән тәэсир итә
  • Көчле тәэсир итешү константасы ераклык артканда - арта, ераклык кимегәндә - кими
  • Конфайнмент (кварк җибәрмәве) - бер кварк икенчесеннән 10−15 м зуррак аралыгында ераклаша алмый, ләкин төссез кварклар ераклаша ала (глюон кыры тотмый). Шулай итеп ирекле төсле кварк булмый, аларның төссез комбинациясе гена була.

Конфайнмент радиусын арттырып ераклашкан адроннар глюоннар алмашуы исәбенә түгел, ә бүтән адроннар алмашуы ярдәмендә тәэсир итә ала. Шулай итеп, түбән энергиядә көчле тәэсир итешү пи-мезон алмашуы ярдәмендә була, шушы калдык көчле тәэсир итешү булып тора. Шулай протоннар һәм нейтроннар атом төшендә тартышалар һәм атом төшен төзиләр.

Атом төше таркалганда, көчле тәэсир итешү энергиясе иреккә чыга - чылбырлы реакция башлана. Реакция атом шартлавына китерергә мөмкин, бу принцип атом бомбасында кулланыла. Ияләштерелгән чылбырлы реакция атом электростанциясендә атом-төш энергиясен чыгару өчен кулланыла. Ике очракта да көчле тәэсир итешү энергиясе файдаланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Д.И. Вайсбурд Общая физика.Нетрадиционный курс С. 33-34, 62-63. lib.tpu.ru и Издательство Томского политехнического университета (2010 год). — ISBN 978-5-98298-665-8, УДК 53 (075.8), ББК 22. 3я73. Архивировано из первоисточника 1 декабря 2012. Проверено 30 ноября 2012.
  • Артур Давидович Чернин Физика времени С. 149. Google и Издательство Терра (2008 год). — ISBN 5275016131, 9785275016130, УДК 52, ББК 22,61, 318 страниц всего. Проверено 10 декабря 2012.
  • J.R. Christman MISN-0-280: The Strong Interaction. на сайте Project PHYSNET (2001). Архивировано из первоисточника 22 августа 2011.