Linux

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Linux һәм GNU тамгалары
GNU һәм Linux
KDE эш өстәле
KDE эш өстәле
Уйлап табучы

Линус Торвальдс һәм барлык дөнья буенча таралган программистлар

ОС гаиләсе

Unix-охшаш

Нигезләнү

Linux төше и GNU

Каралган платформалар

Alpha, ARC, ARM, AVR32, Blackfin, C6x, ETRAX CRIS, FR-V, H8/300, Hexagon, Itanium, M32R, m68k, META, Microblaze, MIPS, MN103, Nios II, OpenRISC, PA-RISC, PowerPC, s390, S+core, SuperH, SPARC, TILE64, Unicore32, x86, Xtensa

Төшнең төре

Монолит төш

Лицензия

Нигездә GNU GPL

Халәте

Актуаль

LinuxUnix операцион системалар гаиләсенә керә торган һәм нигезендә Linux төше (Linux kernel) булган операцион система (operating system). Хәзерге вакытта Linux ачык кодлы (open source) программаларның ин күренекле мисалларыннан берсе булып санала; барлык язылган код һәрбер кеше тарафыннан үзгәртелергә, кулланылырга һәм таратылырга мөмкин.

Элегрәк бары тик серверларда гына кулланылса, бүгенге көндә аны кесә телефоннарыннан алып супер-санакларга (supercomputers) кадәр урнаштыралар (install).

Линус Торвальдс — «Linux» төшен уйлап табучы.

Linux төше 1991 елда Линус Торвальдс тарафыннан языла. Системанын китапханәләре (libraries) һәм әгъзалары (utilities) гомуми буларак GNU операцион системасыннан алынган.

Дистрибутивлар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Linux ОСына берничә өстәлмә (дистрибутив) язылган. Аларның кайберләре:

  • Ubuntu Debian'га нигезләнгән, киң кулланучылар арасында тиз арада дан казанган, дистрибутив. Canonical Ltd. тарафыннан эшләнелә.
  • Linux Mint
  • openSUSE
  • Fedora
  • Debian GNU/Linux

Linux'та программалау[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

GNU Compiler Collection (GCC) күпчелек Linux системаларда стандарт компиляторлар гаиләсе булып тора. Моннан ары, GCC C, C++, Java телләрен front-end белән тәэмин итә. Күпчелек дистрибутивлар Perl, Python һәм башка сценар телләрнең интерпретаторларын үз эчләренә алалар.

Linux'та KDevelop, Eclipse, NetBeans, Lazarus кебек IDE'лар, Emacs һәм Vim кебек классик текст редакторлары бар.

График кулланучы интерфейсы ясау өчен Qt һәм GTK+ визуаль элементлар китапханәләре киң кулланыла.

Кайбер телләр һәм технологияләр кулланып программалау, кайбер өлкәләрдә эшләү өчен Linux, Unix-охшаш булу сәбәпле, Windows'ка карганда уңайлырак ОС булып санала (Ruby on Rails, Web программау, стандарт булмаган архитектуралар һ. б.)

Куллану[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Linux еш очрый торган берничә өлкәне арырырга була:

  • Озак өзлексез эшләү вакыты таләп ителә торган серверлар.
  • Стандарт булмаган архитектуралы санаклар, мәсәлән, суперсанаклар
  • Хәрби системалар (иминлек максатларыннан)
  • Төрле җайланмаларга урнаштырылган санаклар (банкоматлар, түләү терминаллары, мобиль телефоннар, кер юу машиналары һ. б)
  • Чикләнгн мөмикинлекле, иске санаклар

Сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Калып:Link FA