Месопотамия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Месопотамия latin yazuında])
(Mesopotamiä битеннән юнәлтелде)
Месопотамия картасы

Месопота́мия (бор. грек. Μεσοποταμία; гарәп. بین النهرین‎ [bayn-un-nahrayn], арам. ܒܝܬ ܢܗܪܝܢ, әрм. Միջագետք [Mijagetq], көрд. مەزۆپۆتامیا, лат. Mesopotamia, төр. Mezopotamya; бор. грек. μέσος – «урта» сүзенә + ποταμός – «елга» сүзе ялганып ясалган сүз; Икесу), – Тигр (Диҗлә) һәм Евфрат (Форат) елгалары урта һәм түбән өлеш үзәнлегендә урнашкан, көньякта Фарсы култыгы, төньякта әрмәннәр таулыклары белән чикләнгән өлкә. Дөнья цивилизациясе «бишек»ләренең берсе дип санала.

Тигр һәм Евфрат елгалары үзәнлегендә халык, Мисырдагы шикелле үк, бик күптәннән тора башлаган. Бу үзәнлек Икесу дип, яки Месопотамия (ягъни ике елга арасындагы үзәнлек) дип атала. Иң борынгы дәүләтләр Фарсы култыгы янәшәсендәге Икесу өлкәсенең көньяк өлешендә төзелгәннәр.

Табигать шартлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көньяк Месопотамиянең туфрагы, Мисыр туфрагы кебек үк сугармый уңыш бирми. Анда ярты елдан артык вакыт дым бик күп була, ә калган вакытларны каты корылык хөкем сөрә. Көньяк Икесуда ноябрь һәм декабрь айларында яңгыр һәрвакыт явып тора, урыны-урыны белән туфрак сазлыкка әйләнә. Яңгырдан соң җир әле кибәргә дә өлгереп җитми, март аенда инде Тигр һәм Евфрат елгалары ташый башлый. Елгалар бик киң булып җәеләләр. Су бик әкрен кими: августта, сентябрьдә генә елгаларның суы үз ярларына төшә.

Ташу вакытында, һәм аннан соң ноябрьга кадәр коры вакыт башлана. Туфрак тигез кипми. Биек урыннарда ул тиз кибә, таш шикелле катып кала һәм яргалана, Ә уйсу җирләрдә – су җыелып ята, андый урыннар сазлыкка әйләнәләр һәм саз бизгәге тараталар. Шуңа күрә көньяк Икесуда яхшы уңыш: алыр өчен күп һәм тырышып эшләргә кирәк булган. Көньяк Икесуның иң борынгы халкы – шумерлар сазлыклы урыннарны киптерү өчен һәм елның коры вакытына суны саклап калыр өчен; катлаулы корылмалар системасы төзегәннәр.

Шумерларның җәмгыятьләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шумерлар ыруг җәмәгатьләре булып яшәгән чакларында ук әле дәүләт төзелгәнгә кадәр, беренче су корылмалары төзи башлаганнар. Алар кырларын, бакчаларын суны үткәрми торган буалар – белән чолгап алганнар. Аннан башка алар күп кенә каналлар казыганнар. Су ташыганда йортларны су басмасын өчен, үзләренең авылларын, сарайларын һәм храмнарын ясалма биеклекләрдә төрегәннәр.

Коллар үз хуҗасының тулы хакимияте астында яшәгән һәм аңа эшләргә мәҗбүр булган. Әгәр кол үзенең хуҗасына буйсынмаса, аның колагын кискәннәр. Патшага, түрәләргә һәм каhиннәргә (жрецларга) коллардан тыш шулай ук игенчеләр һәм батраклар да эшләгәннәр. Җир хуҗалары, үз җирләренең бер өлешен вак-вак участокларга бүлеп, бик авыр шартлар белән игенчеләргә арендага бирә торган булганнар. Эшкәртү өнен җир алган арендатор җир хуҗасына уңышның өчтән бер өлешеннән алың яртысына кадәр, ә җиләк-җимеш бакчасы алган кеше уңышның өчтән ике өлешен бирергә мәҗбүр булган. Жирсез игенчеләр аз гына бәягә көнлекче булып яллан¬ганнар. Яларга яшәү бик авыр булган. Игенчеләр, коллар белән бергә, авыр „патша эшләрен" эшләргә тиеш булганнар: күп санлы каналларны һәм буаларны тәртиптә тотканнар һәм авыр йөкләр ташыганнар.

Шәһәр вак һөнәрчеләре ирекле булганнар, ләкин заказ – бирүчедән законда күрсәтелгән бәядән югары бәя алырга хаклары булмаган. Законда күрсәтелгән бәяләр исә, бик түбән булганнар. Каһиннәр һәм сәүдәгәрләр бернинди канун белән дә чикләнмәгәннәр. Алар ирекле рәвештә сәүдә иткәннәр һәм зур байлыклар җыйганнар. Алар вак хуҗаларга икмәк һәм акчалата ссуда биреп тору белән баеганнар. Канун буенча, бурычлы кешеләр яңадан ирекле кеше була алганнар, ләкин аларны хәерчелектән коткара торган һәм байларның авыр изүләреннән азат итә торган бер закон да булмаган.

Вавилония патшалыгында даими гаскәр булган. Вавилония – Сугышчыларга хәрби хезмәтләре өчен патша кечкенә генә җир участоклары биргән. Әгәр. сугышчы сугышта үлсә яки үзлегеннән хезмәтне ташлап китсә, аның участогы башка сугышчыга алып бирелгән. Әгәр сугышчының улы әтисе үлгәннән соң үзе сугышчылар сафына керсә, ул әтисенең җирен үзенә алган.

Яулар вакытында, даими гаскәргә ярдәмче итеп, игенчеләрдән ополчение җыелган.

Салымнар һәм патша эшләре халык өстендә авыр йөк булып яткан. Ярлыланган игенчеләрдән һәм бурычлы колларның саны һаман үсә барган. Бөлгән игенчеләр армия сафын төгәлләп тутыра алмаганнар. Хаммурапидан сон булган патшалар үзләренә һөҗүм иткән дошманнарга каршы кайвакытларда җитәрлек күп санлы гаскәр куя алмаганнар. Шуңа күрә яңа эрага кадәр 1800 нче елларда, Вавилонияне көнчыгыш далаларыннан килгән күчмә кабиләләр – касситлар сугышып алганнар. Кассит патшалары бу ил белән 600 елга якын идарә иткәннәр. Соңга таба Вавилония Ассир хакимияте астына эләккән.

Әссүриянең сугышып алулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ассирлеләр Икесуның төньягында, Тигр елгасының урта агымында, яшәгәннәр. Ассирнең борынгы башкаласы Ассур шәһәре Тигр елгасында булган. Ассирлеләр Вавилония теленә ошаганрак телдә сөйләшкәннәр. Яларның дәүләте безнең эрага кадәр III гасырның башында төзелгән.

Ассирлеләр Тигр елгасы үзәнлегендә иген иккәннәр, ә тау битләрендә күбрәк терлекчелек һәм аучылык белән шөгыльләнгәннәр.

Әссүрия көчле сугыш державасы булган. Әссүриянең иң эре сугышып алучы патшасы Тиглат-Паласар булган. Яның ун меңнәрчә кешедән торган даими гаскәре булган. Ул „патша төене дип аталган. Гаскәр сафына барлык әссүриялеләр – иң байларыннан алып бер кисәк тә җирләре булмаган ярлыларга чаклы керә алганнар. Сугышчыларга хәрби ганимәттән бүләк бирелгән һәм сугышып алынган шәһәрләрне таларга рөхсәт ителгән. Патша зур яулар вакытында даими гаскәргә ярдәмгә аерым ополчение чакырган. Бай әссүриялеләр җиңел сугыш арбаларында яки атка атланып барганнар. Игенчеләр исә, сөңгеләр, кылычлар, җәяләр һәм уклар белән коралланып, жәяүле гаскәр сафына агылганнар. Ин ярлылар коралларны патша складларыннан алганнар. Сугышчыларны бронза калкан дошманның утыннан һәм ташыннан саклаган. Ассирлеләрнең калканнары бик зур булганнар, шуңа күрә калкан йөртүче аерым отрядлар булган, алар алдагы сафта барганнар.

Ассир сугышчылары патшалар кушуы буенча эшләнгән яхшы юллардан бик тиз хәрәкәт иткәннәр. Елгалар аркылы чыгу сугышчылар өчен читен булмаган. Ялар тире капчык- ларңыЛшва белән тутырганнар һәм шулар ярдәме белән елга аркылы йөзеп чыкканнар. Шул ук капчыклардан күперләр салганнар. Берсен икенчеләренә бәйләгән капчыкларны елга аркылы салып, өсләренә чыбык-чабак түшәгәннәр; Шундый күперләр аркылы хәтта арбалы гаскәрнең авыр отрядлары да чыга алган.

Әссүриялеләрнең туры аткан укларыннан һәм арбалы гаскәрләрнең куркынычлы һөжүмнәреннән ачык сугышта котылып калып булмаган. Шәһәрнең биек стеналары да Әссүрия сугышчыларыннан саклап кала алмаганнар. Алар, камап алынган шәһәрне чолгап алып, ташаткычлардан шәһәр эченә авыр ташлар яки яна торган сумалалы савытлар атканнар. Алар крепостьларның калын стеналарын тараннар белән ватканнар. Таран ул чылбырга асылган һәм бакыр белән өртелгән бик зур бүрәнә булган. Яны атындырып стенага бәргәннәр. Аннары, стеналарга озын-озын баскычлар куеп, шулар ярдәмендә шәһәргә кергәннәр. Әссүрия патшалары һәрбер җиңүдән соң җиңелгән халыкларны җәзага тартканнар. Меңнәрчә хәрби әсирләрне казыкка утыртканнар, яки башларын чабып өзгәннәр. Ун меңнәрчә әсирне Әссүриягә алып китеп, анда коллыкка сатканнар. Таланган урыннардан йөз меңнәрчә баш терлек, йөге-йөге белән алтын, көмеш, бакыр, фил сөякләре һәм башка кыйммәтле әйберләр алып киткәннәр.

Тиглат-Паласар үзенең яхшы өйрәтелгән дисциплиналы гаскәре белән зур-зур яулап алу эшләре алып барган. Ул Вавилонияне үзенә буйсындырган, Сурияне сугышып алган һәм Палестинадагы яһүд патшалыкларына ясак салган. Тиглат-Паласар Мисырга кадәр барып житкән һәм чик янында Мисыр фиргавененең гаскәрен тар-мар иткән. Төньякта ул Әссүрия сугышчылары үтерелгән әссүриялеләрнең даими дошманы булган Урарту патшалыгына кадәр барып чыккан.

Урарту патшалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урартлар сугышчан кабилә булганнар һәм Ван күле тирәсендә яшәгәннәр. Аларның төп кәсепләре терлекчелек булган. Аларның иле металлга бай булып, урартлар үзләренең брон¬задан ясалган кораллары, савыт-сабалары, бизәнү әйберләре белән дан казанганнар. Әссүриялеләр урартларңын бай җирләренә һәрвакыт һөҗүм итеп торганнар, аннан зур табышлар алып киткәннәр. Ләкин яңа эрага кадәр IX гасырда, урарту кабиләләре бер дәүләт булып берләшкәннәр һәм, Әссүриягә һөҗүм башлап, аның төньяк өлкәләрен сугышып алганнар. Урарту көчле дәүләт булып әверелгән. Бу вакытта булган патшалардан берсе үзенең биләмәләрен киңәйтә башлаган, төньякта Кавказ артының кайбер кабиләләрен үзенә буйсындырган. Аргишти исемле Урарту патшасы (б.э.к. VII гасыр) Әссүриягә каршы 14 уңышлы яу оештырган.

Гаять зур сугыш табышы Урартуны көчле дәүләткә әйләндергән. Урартунын иң зур һәм ин матур шәһәре патшалыкның башкаласы Тушпа булган. Ул Ван күле янына салынган. Шәһәр таш стеналар белән чолгап алынган булган һәм аңа 80 км ераклыктан эчемлек су бирә торган канал уздырылан, чөнки Ван күленен суы эчәргә яраксыз. Менуа тарафыннан өзелгән бу канал әле бу көнгә кадәр сакланган.

Әссүрия патшасы Тиглат-Паласар урартларны бик каты җиңгәннән сон, урартлар Әссүрия җиренә басып керүдән туктаганнар һәм Кавказ артына һөҗүмнәрен көчәйткәннәр. „Урарту" исеме Арарат тавы исемендә сакланып салган. Әссүрия, урартларнын көньяктагы өлкәләрен басып алгач, үзенен биләмәләрен башка урыннарда да арттырган, гаять көчле Ассурбанипал (VII гасыр) патша вакытында Әссүрия бик зур державага әйләнгән. Шулай булса да, :оңга табарак, төрле кабиләләрнең (халдейларның) басымы астында Әссүрия дә җимерелгән.

Әссүрия хәрби дәүләте һәм аның җимерелүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әссүриядә түрәләр һәм каһиннәр үзләренең байлыклары аркасында шундый көчле булганнар ки, үзләрен һәртөрле салымнардан һам патша йөкләмәләреннән азат итәргә патшаны мәҗбүр иткәннәр. Шундый ук ташламалар бай сәүдәгәрләр күп булган кайбер эре шәһәрләргә дә бирелгән.

Салымнарның ин күп өлеше игенчеләр һәм вак һөнәрчеләр өстенә гөшкән. Игенчеләр иген унышларынын бер өлешен һәм терлекләренең беркадәресен биргәннәр, ә вак һөнәрчеләр җыемнарны һәм пошлиналарны көмеш белән түләгәннәр. Аннан башка, игенчеләр һәм вак һөнәрчеләр еш кына патша эшләрен эшләргә: юллар, сарайлар һәм крепостьлар салу эшенә тартылганнар.

Салым түләмәүчеләрнең барлык милекләрен тартып алганнар. Андый кешеләр байлар кул астына эләккәннәр һәм аларнын бурычлы колларына әверелгәннәр. Шума күрә Әссүриядә әсир төшкән коллар баш күтәрүләреннән башка Әссүрия игенчеләренең һәм вак һөнәрчеләренең дә баш күтәрүләре булган.

Яулар гел булып торганга күрә, Әссүриядә коллар бик күп булган. Аларның кайберләренә патша, хәрби югары катлау кешеләре, храмнар һәм бай сәүдәгәрләр кечерәк кенә җир кишәрлекләре биргәннәр. Коллар бу җир кишәрлекләрен эшкәртеп, уңышның күп өлешен җир хуҗасына биргәннәр. Мондый колларны җире-ние белән бергә гаиләләп сатканнар. Күп кенә коллар йорт хезмәтендә эшләгәннәр. Яулап алынган илләрдә үз гаскәрләре белән Әссүрия җирле башлыклары утырганнар. Алар бу илләр белән идарә иткәннәр һәм ясак жыйганнар. Ясак бик эур булган; аны әссүриялеләр үзләре „авыр салым“ дип атаганнар.

Буйсындырылган илләр белән Әссүрияне яхшы юллар тоташтырганнар. Бу юллар башлыча сугыш максатлары өчен салынганнар. Ләкин алардан үзләренең сәүдә кәрваннары өчен сәүдәгәрләр да файдаланганнар.

Коллыкка төшерелгән халыклар Әссүрия хакимлегенә каршы даими рәвештә баш күтәрүләр ясап торганнар. Тиглат-Паласардан башлап, һәрбер патша үзенең язмаларында халык юлбашчыларын рәхимсез рәвештә бастырылуы турында сөйли.

Вавилонда хокук системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шамаш исемле ходай Шумер һәм Вавилонның мифологик риватьләре һәм гимннарында мактала. Аның юлы – гаделлек, хакыйкать һәм хаклык юлы. Шамаш күрсәткән юлдан чыккан һәр кеше җинаятьче, закон бозучы дип исәпләнгән. Хаммурапи патша (б. э. к. XVIII гасыр) вакытында борынгы Вавилон дәүләте зур куәткә ирешә. Ул менә мондый сүзләрне ташка яздыртып калдыра: «Күкләрнең һәм Җирнең бөек хакиме Шамаш кушуы буенча, минем гаделлегем нурдай яктырып торсын, һичкемнең дә аларны юкка чыгарырлык көче булмасын». Бу патша, ул заманнардагы традиция буенча, законнар Алла тарафыннан мәңгегә бирелгән дип игълан итә.

Борынгы Вавилон патшасы Хаммурапи гына түгел, ул заманның башка хакимнәре дә үзләре чыгарган законнарны Алла исеме белән бәйләргә, аның ихтыяры белән аңлатырга тырышканнар. Хәлбуки, кешелек җәнгыятенең чын тарихи үсеше күрсәткәнчә, юридик законнарның барлыкка килүендә табигый көчләрнең бернинди катнашы да юк.

Француз галиме В. Шейл Хаммурапи законнарын беренче булып укый, тәрҗемә итә. Аларның кайберләре хөкем эшен алып баруга, кайберләре милек мөнәсәбәтләрен көйләүгә яисә гаилә һәм мирас хокукына, шәхесне яклауга һ.б. карый.

Вавилонда коллар, хайван һәм торак, хезмәт кораллары кебек үк, кемнеңдер милке булган. Аларны сатканнар һәм сатып алганнар, бүләк итеп биргәннәр, мирас итеп калдырганнар. Закон аларга карата мәрхәмәтсез булган.

Борынгы Вавилонда коллык тәртипләре сагында торучы законнарның никадәр рәхимсез булуы хакында төрле җинаятьләр өчен каралган җәза төрләре – кул, колак, бармак, телне кисү һ.б.; күпләгән үлем җәзалары—казыкка утырту, суга батыру, утта яндыру, тере килеш күмү һ.б. сөйли. Талион дип аталган принцип киң кулланылган: әйтик, кем дә кем берәүнең күзен чыгарса, аның үзен дә бер күзеннән мәхрүм итәргә, тешен сугып сындырса, үзенә дә шундый ук җәза бирелергә тиешле булган. Әгәр дә инде берәү җәмгыятьтә үзеннән түбән торган кешегә карата җинаять эшләсә, талион принцибы кулланылмыйча, китергән зыян өчен акчалата түләү белән алыштырылган.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта мәктәпнең 5-6 нчы класслары өчен дәреслек. проф. А.В.Мишулин редакциясендә. Казан, Татгосиздат, 1941.