Nessun dorma

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Nessun dorma latin yazuında])
Татар ханы улы Каләф һәм Кытай патша кызы Турандот

Nessun dorma (итальянчадан тәрҗемә - Беркем йокламассын) - Джакомо Пуччини операсы "Турандот" соңгы пәрдәсеннән татар ханы улы Каләф ариясе. Тенор репертуарының иң мәшһүр арияләренең берсе.

Ария тасвиры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче пәрдәдә Каләф Турандот табышмакларына җавап бирде, ләкин Турандот Каләфкә кияүгә чыгарга теләми. Шуны күреп, Каләф үз табышмагын әйтә: "Белмәгән хан улы исемен әйтегез. Кояш чыкканчы җавап бирегез. Турандот дөрес җавап бирсә, Каләф үзе үлемгә барачак, бирмәсә - Турандот Каләфкә кияүгә чыгачак."

Мәрхәмәтсез патша кызы хан улы исемен ачканчы төнлә һичкем йокламыячагын куша. Исеме белеп алынмаса, барысы үтереләчәк. Турандот боерыгын тыңлап, Каләф җырлый:

Текст[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Итальянча Татарча тәрҗемә

Каләф
Nessun dorma! Nessun dorma!
Tu pure, o Principessa,
nella tua fredda stanza
guardi le stelle
che tremano d’amore e di speranza…
Ma il mio mistero è chiuso in me,
il nome mio nessun saprà!
No, no, sulla tua bocca lo dirò,
quando la luce splenderà!
Ed il mio bacio scioglierà il silenzio
che ti fa mia.
Хор
Il nome suo nessun saprà…
E noi dovrem, ahimè, morir, morir!
Каләф
Dilegua, o notte! Tramontate, stelle!
Tramontate, stelle! All’alba vincerò!
Vincerò! Vincerò!

Каләф
Беркем йокламассын! Беркем йокламассын!
Хәттә син, Патша кызы, үз салкын бүлмәңдә йолдызларга кара,
Алар өметтән һәм мәхәбәттән тетрәп торалар...
Тик серем миндә саклана,
Һичкем исемемне белмәссен!
Юк, юк! Шәфәкъ чагында, исемемне иреннәрең янында әйтәм.
Үбешем тынлыкны бетерә һәм син минеке буласын.

Хор
Һичкем аның исемен белмәячәк,
Аһ, барыбыз үләргә тиешбез!

Каләф
Төн кит инде! Йолдызлар тоныкланыгыз!
Йолдызлар тоныкланыгыз!
Таң чагында мин җиңәчәкмен!
Мин җиңәчәкмен! Мин җиңәчәкмен!

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөнья иң мәшһүр тенорлары татар ханы улы Каләф "Беркем йокламассын" (Nessun dorma) ариясен башкара [1].

Лучано Паваротти башкарган татар ханы улы Каләф "Беркем йокламас" (Nessun dorma) ариясе бик күп фильмнарда кулланыла: The Killing Fields, New York Stories, Mar adentro, The Sum of All Fears, The Mirror Has Two Faces, Bend It Like Beckham, Chasing Liberty, шулай ук «Сестра его дворецкого» , «Нью-йоркские истории» (Марио дель Монако башкара, новелла «Школа жизни» М. Скорцезе), «Вкус жизни», «Гнев», «Играй, как Бекхэм», «Иствикские ведьмы», «Море внутри», «Остров», «Первая дочь», «Поля смерти», «У зеркала два лица», «Цена страха», «Клиент всегда мёртв», «В тюрьму», «Римские приключения».

2002 елда АКШ рок төркеме Manowar Nessun dorma метал юрамасын башкара.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.youtube.com/watch?v=MBP-gWlEaIs