Кытай Җөмһүрияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кытай Җөмһүрияте latin yazuında])
(Qıtay Cömhüriäte битеннән юнәлтелде)
Кытай Җөмһүрияте
Байрак
Илтамга
Башкала Тәйбей
Халык саны 23 593 794 (август 2019, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 гыйнвар 1912 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+08:00
Рәсми тел Тәйвән мандарины, кытай теленең тайвань диалекты, Сидик теле
География
Мәйдан 36,193 км²
Координатлар 24°N 121°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Чаң Кайши, Чаң Кайши, Чаң Кайши, Sün Yat-sen
Карта
Crefydd/Enwad Буддачылык, Даочылык, Кытай халык дине Edit this on Wikidata
Икътисад
Акча берәмлеге яңа Тәйвән дуллыры
Туу күрсәткече 1.07 (2021)[1]
КПҮИ 0.911 (2018)[2]
Джини коэффициенты 0.338 (2018)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 110 вольт[4]
Телефон коды +886
ISO 3166-1 коды TW
ХОК коды ROC, TWN
Интернет домены .tw


Кытай Республикасы (кыт. трад. 中華民國, гади. 中华民国, пиньинь Zhōnghuá Mínguó, палл. {{{4}}}; еш кына дәүләтнең төп территориясен тәшкил итүче Тайвань утравының исеме буенча Кытай Республикасын Тайва́нь дип атыйлар) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан өлешчә танылган дәүләт. Элек бер партияле системалы һәм хакимияте барлык Кытайга җәелгән дәүләт була, бүгенге көндә исә Тайвань утравын һәм аның тирәсендәге вак утрауларны үз кулында тотучы демократик дәүләт. БМОга нигез салучыларның берсе була.

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тайвань өлкәсе» дип үз эченә Тайвань, Пенху, Җиньмень, Мадзу һәм башка вак утрауларны үз эченә алучы һәм якынча 36 191 км² мәйдан биләүче территория атала.

Тайвань утравының озынлыгы 394 км һәм иң киң урынында 144 км тәшкил итә. Яр сызыгы озынлыгы 1566 км (Пенху архипелагы утрауларын да исәпкә кертеп). Материктан киңлеге 130дан 220 кмга кадәр булган Тайвань бугазы белән аерылган.

Дәүләт гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

三民主義

三民主義,吾黨所宗,

以建民國,以進大同。

咨爾多士,為民前鋒;

夙夜匪懈,主義是從。

矢勤矢勇,必信必忠;

一心一德,貫徹始終。

Тайвань диалектындагы транскрипциясе:

Sān’mín’ chǔyì

Sān’mín’ chǔyì, wú dǎng sǒ chūng,

Yǐ jiàn Mín’guó, yǐ jìn Dàtóng.

Zī ě duō shì, wèi mín qiánfēng;

Sù yè fěi xiè, Zhǔyì shì cóng.

Shǐ qín shǐ yǒng, bì xìn bì chōng;

Yì xīn yì dé, guànchè shǐ chōng.

Путунһуа транскрипциясе:

Sānmín zhǔyì, wú dǎng suǒ zōng,

Yǐ jiàn mínguó, yǐ jìn dàtóng.

Zī ěr duō shì, wèimín qiánfēng;

Sùyè fěi xiè, zhǔyì shì cóng.

Shǐ qín shǐ yǒng, bì xìn bì zhōng;

Yīxīn yī dé, guànchè shǐzhōng.

Тәрҗемәсе:

San’min’ çui – bezneñ teräk:

İrekle ildä – xörriät.

Härbarçabız – yaqın tuğan,

Qaharmannar iñen quyğan.

Qıyu bulıyq, zatlı bulıyq,

İlebezne saqlap qalıyq.

Ber fikerdä, ber teläktä,

Urtaq maqsat – här yöräktä.

Бу гимн Кытай Җөмһүрияте байрагы күтәрелгәндә яки төшерелгәндә дәүләт гимныннан соң башкарыла. Әйтик, иртә белән мәктәпләрдә дәресләр башланыр алдыннан. Элегрәк ул “Тайпей Кытае” дип аталган такым Олимпия уеннарында беренче алтын медален яулап алгач та кулланылган иде.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муниципалитетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай Республикасы тарафыннан кәнтрүл астында тотылган территорияләрнең административ бүленеше

市 [shì] шәһәр, муниципалитет

Шәһәр Кытай иероглифлары Пиньинь Традицион инглиз язылышы Язылу варианты
Тайпей 臺北市, 台北市 Táiběi Taipei Taibei
Гаосюн 高雄市 Gāoxióng Kaohsiung Gaoxiong

Өязләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

縣 (гади. 县) [xiàn] өяз, өлкә. (台灣省, 臺灣省)

Тайвань провинциясендә:

Өяз Оригиналь аталышы Пиньинь Традицион (альтернатив) инглиз язылышы Башкала
Чжанхуа өязе 彰化縣 Zhānghuà Changhua (Zhanghua) Җаңхуа (彰化)
Җайи өязе 嘉義縣 Jiāyì Chiayi (Jiayi) Тайбао (太保)
Һсинҗу өязе 新竹縣 Xīnzhú Hsinchu (Xinzhu) Җубей (竹北)
Хуалән өязе 花蓮縣 Huālián Hualien (Hualian) Хуалән (花蓮)
Гаосөң өязе 高雄縣 Gāoxióng Kaohsiung (Gaoxiong) Феншан (鳳山)
Мәоли өязе 苗栗縣 Miáolì Miaoli Мәоли (苗栗)
Нантоу өязе 南投縣 Nántóu Nantou Нантоу (南投)
Пеңху өязе 澎湖縣 Pénghú Penghu (Pescadores) Магуң (馬公)
Пиңдоң өязе 屏東縣 Píngdōng Pingtung (Pingdong) Пиңдоң (屏東)
Тайҗоң өязе 台中縣 Táizhōng Taichung (Taizhong) Фенүан (豐原)
Танан өязе 台南縣 Táinán Tainan Синиң (新營)
Тайпей өязе 台北縣 Táiběi Taipei (Taibei) Банчао (板橋)
Тайдоң өязе 台東縣 Táidōng Taitung (Taidong) Тайдоң (台東)
Таоюан өязе 桃園縣 Táoyuán Taoyuan Таоюан (桃園)
Илань өязе 宜蘭縣 Yílán Ilan (Yilan) Йилан (宜蘭)
Юнлин өязе 雲林縣 Yúnlín Yunlin Доулю (斗六)

Фуҗан провинциясендә: (福建省)

Өяз Кытай иероглифлары Пиньинь Традицион (альтернатив) инглиз язылышы Башкала
Ләнҗаң өязе (Мадзу утраулары) 連江縣 Liánjiāng Lienchiang (Lianjiang) яки Matsu Islands (Mazu Islands) Нанган (南竿)
Җинмен өязе 金門縣 Jīnmén Kinmen яки Chinmen (Jinmen) Җинчең (金城)

Провинциаль муниципалитетлар (市)

Шәһәр Кытай иероглифлары Пиньинь Традицион (альтернатив) инглиз язылышы
Җайи 嘉義市 Jiāyì Chiayi (Jiayi)
Хсинҗу 新竹市 Xīnzhú Hsinchu (Xinzhu)
Җилоң 基隆市 Jīlóng Keelung яки Chilung (Jilung)
Тайҗоң 台中市 Táizhōng Taichung (Taizhong)
Тайнан 台南市 Táinán Tainan

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 ел исәбе буенча Кытай Республикасы халык саны 23 119 772 кеше. Халык тыгызлыгы буенча ул дөньяда 15 урынны алып тора. Көнбатыш ярында халык тыгызлыгы көнчыгыш ярына караганда югарырак.

Халыкның күпчелеге шәһәр агломерацияләрендә яши. Алар арасында иң эреләре: Тайпей (6 607 115 кеше), Гаосюн (2 752 008), Тайчжун — Чжанхуа (2 161 327), Таоюань (1 814 437), Тайнань (1 237 886), Синьчжу (671 464), Цзяи (373 417). Барысы да көнбатыш ярда урнашканнар. Иң эре шәһәрләр: Тайпей (2 620 273), Гаосюн (1 526 128), Тайчжун (1 067 366), Тайнань (768 891), Синьчжу (396 983), Цзилун (390 299), Цзяи (272 718).

Милләтләр һәи телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тайвань халкының 98 % — этник кытайлар (хань), 2 % — «гаошань»-аборигеннар (Тайвань утравының борынгы халкы). Рәсми тел — кытайча (гоюй), ләкин күпчелек кытай теленең тайвань һәм хакка диалектларында сөйләшә.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тайваньда дин тоту иреге Конституция нигезендә гарантияләнгән, һәм илдә төрле диннәр бар — барлыгы 26 дин рәсми рәвештә танылган, кешеләр теләсәләр, башка диннәргә ирекле рәвештә табына ала. Хөкүмәт статистикасы күрсәткәнчә, халыкның 94 % буддизм, даосизм һәм конфуций дине иярүчеләре булып киләләр, буддачылык тайваньлыларның якынча 35,1 % ы куллана торган иң популяр дин санала, ә аннан соң даосизм (33,0 %) килә. Христианлык (3,9 %) һәм Игуандао (3,5 %) өченче һәм дүртенче урында, азчылык ислам тарафдарлары бар. Якынча 18,7 % тайваньлы бер дингә дә ышанмый.

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.