Спиртлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спиртлар latin yazuında])
(Spirtlar битеннән юнәлтелде)
Иж гади спирт — метанол моделе

Спиртлар (лат. spiritus — ис) — водороды гидроксил группасына (OH) алмаштырылган органик кушылмалар.

Туендырылган (алкогольләр), туендырылмаган (феноллар), күмер тудыргыч атомнарының ароматик боҗрасындагы (феноллар) молекулаларында 1 яки берничә гидроксил (OH) төркемле углеводород чыгарылмалары була. Күмер тудыргыч һәм водородка бай матдә буларак, спиртлар кабызгач җылылык чыгарып яналар.

Спиртлар өчен ИЮПАК номенклатурасы буенча (метанол, этанол һ.б.), тривиаль (метил спирты — агач, этиллы шәраб һ.б.) һәм рациональ (карбинолның гомологик рәт чыгарылмалары) атамалар кулланыла. Спиртлар дип шулай ук традиция буенча кайсыбер даруларны (бор, салицил, кәмфәрә спиртлары – алары бор, салицил кислоталарының, кәмфәрәнең этиллы спиртлар эретмәләре; нишатыр спиртлар — аммиакның судагы эретмәсе) атыйлар. Үсемлекләрдә табигый спиртлар очрый. ОН төркемнәр саны буенча бер (алкогольләр, беренчел, икенчел, өченчел булуы мөмкин), ике (гликольләр), өч (гөлсирин), күп атомлы; углеводород радикалының төре буенча — алифатик (этил спирты), алициклик (циклогексанол), май ароматик (бензил спирты), гетероциклик спиртлар аералар. Спиртлар — сыекчалар яки каты матдәләр, күп органик эреткечләрдә яхшы эри. Бер атомлы (C1—C3), гликольләр (C7 кадәр), гөлсирин су белән чиксез катнаша; югары спиртлар суда эреми. Су, кайсыбер органик берләшмәләр белән азеотроп кушылмалар, селтеле металлар белән — алкоголятлар, аммиак белән — аминнар, көчле минераль кислоталар белән — ул кислоталарның эфирлары яки гади эфирлар, карбон кислоталары белән катлаулы эфирлар барлыкка китерә. Беренчел спиртлар йомшак шартларда альдегидларга, карбон кислоталарына, икенчелләре — кетоннарга окислана, өченчелләре — окислануга тотрыклы. спиртлар эфирлар яки олефиннар барлыкка китереп дегидратлауга чагыштырмача җиңел дучар ителә, углеводородларга әйләнеп кайтарылалар. Алифатик спиртлар (С1—С3) характерлы алкоголь исле, (С3—С5) — татлы тынчу, арилалифатик спиртлар — җиләк-җимеш исенә ия; югары алифатик иссез спиртлар, түбән алифатик спиртлар — җиңелчә наркотик йогынты ясый. Олефиннарны катализаторлар булганда гидратациялап, карбониллы берләшмәләрне кайтарып, алкилгалогенидларны, катлаулы эфирларны гидролизлап, күмер тудыргыч окисен гидридлап алалар; этил һәм башка кайсыбер спиртлар табигый шикәрләрне фементатив әчетү юлы белән алалар. Эреткечләр, органик кушылмалар синтезлауда ярым продуктлар, мотор ягулыгы итеп, синтетик буяулар, синтетик сүсләр, пластмассалар, лак-буяу материаллары, синтетик юу чаралары, пластификаторлар, мономерлар җитештерүдә, азык-төлек сәнәгатендә кулланалар. Идел-Урал төбәгендә азык-төлек чималыннан этил спиртлар җитештерү XVIII гасыр урталарында шәраб куу заводларында башлана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]