Удмуртия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Удмуртия latin yazuında])
(Udmurtiä битеннән юнәлтелде)
Удмуртия
Илтамга
Башкала Ижау
Халык саны 1 493 356 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 11 ноябрь 1991 Edit this on Wikidata
Рәсми тел рус теле, ар теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 42,100 км²
Координатлар 57.28°N 52.75°E Edit this on Wikidata
RU-UD Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

Удмурт Республикасы (удм. Удмурт Элькун, рус. Республика Удмуртия)— Россия байрагы Россия Федерациясе составындагы республика. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Башкаласы — Ижау шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як РФ субъекты яки дәүләт
Төньяк
Көнбатыш
Киров өлкәсе
Көнчыгыш Пермь крае
Көньяк Татарстан
Көньяк-көнчыгыш Башкортстан

Республика Урта Уралның көнбатышында урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 180 км, төньяктан көньякка — 270 км. Иң югары ноктасы — 332 м — республиканың төньяк-көнбатышында урнаша.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмурития континенталь климат зонасында урнаша. Урта ел температурасы — +1,0...+2,5 °C. Елнның иң җылы ай — июль (+17,5...+19 °C), иң салкын — гыйнвар (−14...−15 °C). Максималь температуралар +38...+39 °Cка кадәр җитә, минималь температура 1978 елның 31 декабрендә күзәтелгән һәм ул –50 °Cны тәшкил иткән[1].

Уртача еллык явым-төшемнәр саны — 500–600 мм, вегетация чоры якынча 150 көнне тәшкил итә.

Кар капламы ноябрь башында-уртасында барлыкка килә. Кар капламы 160-175 көн ята, аның уртача биеклеге 50-60 см га җитә.

Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмуртия байлыкларының нигезе булып нефть тора. Ачыклаган сәнәгый запаслары 300 млн тоннаны тәшкил итәләр, дәүләт балансында 114 нефть чыганагы тора, шуларның 72се эшкәртелә, ә 32се — сәнәгый үзләштерүгә әзер.[2]

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме Озынлыгы (км) Бассейн мәйданы (км²)
Чулман 2032 522000
Нократ 1370 129000
Чүпче 501 20400
Көлмез 270 17240
Иж 270 8510
Сива 206 4870
Вала 196 7360

Республика территориясендә 600 тан артык буалар, аларның иң зрусы — Ижау буасы. Көньякта Удмуртия Түбән Кама сусаклагычы белән, ә көнчыгышта —- Воткинск сусаклагычы белән юыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Удмуртия территориясендә беренче торак урыннар б. э. кадәр 8-6 мең ел элек барлыкка килә башлый. Коми һәм удмуртлар бабалары белән бәйле берничә мәдәният (Ананьино, Пәнҗәр, Полом, Чүпче) булуы мәгълүм. Удмурт халкының формалашуы безнең эраның 1-2 меңьеллыкларның чигенә туры килә.

1135—1136 елларда гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати Болгар дәүләтенә сәяхәт кылган; аны тасвирлап, ул яза «Болгарларның Вису һәм Ару дигән өлкәләре бар, алар хәрәҗ (ягъни җир өчен салымны) түлиләр».

Рус елъеязмаларында беренче удмуртлар беренче тапкыр 1181 елда отяки исеме астында телгә алынганнар.

Урта гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XV гасырда көньякта торган удмуртлар Казан ханлыгы составында, ә төньякта торган удмуртлар исә Мәскәү дәүләте составында булганнар. Казан ханлыгы җимерелүдән соң, удмуртлар бер дәүләттә яши башлаганнар.

Россия составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Вятка губернасы

XVII–XVIII гасырларда җирләрне үзләштерү башланган, беренче ширкәтләр төзелгән, аерым үсешне металлургия һәм коралны җитештерү алган. 1750- һәм 1760-елларда иң эре сәнәгый ширкәтләре Ижау һәм Воткинск заводлары төзелгәннәр.

1889 елда хәзерге Удмуртиянең төньягында беренче тимер юллар төзелгән булган.

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918-1919 елларда Удмуртия территориясендә акгвардиячеләр һәм Кызыл Гаскәр арасында бәрелешләр булганнар.

Вот автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә оештырылган. Автономия составына элекке Вятка губернасының Глазов, Алабуга, Малмыж һәм Сарапул өязләре кергәннәр. Башта өлкә үзәге булып Глазов шәһәре билгәләнгән, ләкин 1921 елда үзәк Ижауга күчерелгән.

1929 елда Түбән Новгород өлкәсе составына кергән.

1932 елның 1 гыйнварында исеме Удмурт автономияле өлкәсе итеп үзгәртелгән.

1934 елның 28 декабрендә Удмурт АССРга үзгәртеп корылган; 19351937 елларда Киров крае составына кергән булган. 1937 елда Киров өлкәсе составыннан Удмурт АССР составына Воткинск, Сарапул, Каракүл һәм Кыяс районнары күчереләләр.

Бөек Ватан сугышы вакытында Удмуртиягә ~40 ширкәт эвакуацияләндгән.

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елның 11 октябрендә Удмурт АССР Югары Советы республиканың суверенитетын игълан итте. 1994 елда Удмуртия Республикасының Конституциясе кабул ителде.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Удмуртия халкы

Милли состав:

Милләт 1939[3], % 1959[4], % 1970[5], % 1979[6], % 1989[7], % 2002[8], % 2010[9], %
Руслар 55,7 56,8 57,1 58,3 58,9 60,1 62,2
Удмуртлар 39,4 35,9 34,2 32,1 30,9 29,3 28,0
Татарлар 3,3 5,3 6,1 6,6 6,9 6,9 6,7

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ижау
Ижау
Воткинск
Воткинск
Сарапул
Сарапул
Глазов
Глазов

Урын Шәһәр Удмуртча исеме Халык саны

Можга
Можга
Игра
Игра
Балезино
Балезино
Камбарка
Камбарка

1 Ижау Иж 627 734
2 Сарапул Сарапул 101 381
3 Воткинск Вотка 99 022
4 Глазов Глаз 95 854
5 Можга Можга 47 961
6 Игра Эгра 20 737
7 Ува Ува 19 984
8 Балезино Балезино 16 121
9 Кез Кез 11 080
10 Камбарка Камбарка 11 021
11 Кизнәр Кизнер 9 536
12 Завьялово Дэри 8 986
13 Кече Пурга Пичи Пурга 7 711
14 Якшур-Бодья Якшур-Бӧдья 7 252
15 Шаркан Шаркан 6 614
16 Яр Яр 6 596
17 Алнаши Алнаши 6 303
18 Вавож Вавож 5 816
19 Новый Новый 5 742
20 Дебёсы Дэбэс 5 720
[10]


Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Удмуртиянең административ-территориаль бүленеше

Административ районнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районның исеме[11] Удмуртча исеме Административ
үзәге
1 Алнаши районы Алнаш ёрос Алнаши
2 Балезино районы Балезино ёрос Балезино
3 Вавож районы Вавож ёрос Вавож
4 Воткинск районы Вотка ёрос Воткинск
5 Глазов районы Глаз ёрос Глазов
6 Грахово районы Грах ёрос Грахово
7 Дебёсы районы Дэбес ёрос Дебёсы
8 Завьялово районы Завьял/Дэри ёрос Завьялово
9 Игра районы Эгра ёрос Игра
10 Камбарка районы Камбарка ёрос Камбарка
11 Каракүл районы Каракулино ёрос Каракүл
12 Кез районы Кез ёрос Кез
13 Кизнәр районы Кизнер ёрос Кизнәр
14 Кыяс районы Кияса ёрос Кыяс
15 Красногорское районы Красногорск ёрос Красногорское
16 Кече Пурга районы Пичи Пурга ёрос Кече Пурга
17 Можга районы Можга ёрос Можга
18 Сарапул районы Сарапул ёрос Шыгай
19 Селты районы Сьӧлта ёрос Селты
20 Сөмсә районы Сюмси ёрос Сөмсә
21 Ува районы Ува ёрос Ува
22 Шаркан районы Шаркан ёрос Шаркан
23 Юкаменское районы Юкаменск ёрос Юкаменское
24 Якшур-Бодья районы Якшур-Бӧдья ёрос Якшур-Бодья
25 Яр районы Яр ёрос Яр

Республика буйсынудагы шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмурт Республикасының дәүләт-хокукый корылышы Россия Федерациясе Конституциясе һәм Удмурт Республикасы Конституциясе белән билгеләнә. Югары канун чыгару һәм контроль органы — биш елга сайлана торган Удмурт Республикасының дәүләт шурасы. Хәзерге составы 2013 елда сайланган, рәисе — Владимир Невоструев Башҡарма хакимият — Президент һәм Республика хөкүмәте. 

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмуртия — зур үскән промышленность һәм күп тармаклы авыл хуҗалыгы белән республика. Шулай ук республикада иң зур оборона предприятиеләрлнең туплпанышы. Республика нефть белән бай, 2006 елда 10,2 млн. т нефть чыгарылган.[12]

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгатьнең төп тармаклар — машиналар төзү, металл эшкәртү, кара металлургия һәм агач эшкәртү сәнәгате. Энергетика: Ижау, Сарапул, Глазов һәм Воткинскта җылылык электростанция бар. Металлургия җитештерү Ижауда туплпана, металл кою производствосы — Ижауда һәм Воткинскта. Шулай ук җиңел автомобиль һәм автофургоннар, мотоцикллар, ау мылтыкларның ңитештерү бар. Агач хәзерләү төньяк һәм көнбатыш районнарда үткәрәләр. Предприятиләрнең зур өлеше хәрби сәнәгать комплексы белән бәйләнгән.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы файдаланыла торган җирләре республиканың 50 % урынын ала. Терлекчелектә мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар өстенлек итәләр. Арыш, бодай, карабодай, солы, борчак, кукуруз, көнбагыш, җитен, рапс, бәрәңге, яшелчәләр үстерәләр.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автомобиль транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республиканың территория аша өч федераль әһәмиятле юл уза: Р320 (АлабугаИжау), Р321 (ИжауИграГлазов), Р322 (ИжауСарапул).

Һава транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республиканың бердәнбер аэропорты Ижауда урнаша.

Тимер юл транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп линияләр: КазанӘгерҗеЕкатеринбург, КировБалезиноПермь, ИжауВоткинск, ЛюкшудьяКөлмез[13]

Тимер юл вокзаллары
Глазовта тимер юл вокзалы. Можгада тимер юл вокзалы. Балезинода тимер юл вокзалы. Сарапулда тимер юл вокзалы.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Профессиональ клублар: "Зенит-Ижевск" футбол клубы (Россиянең икенче футбол дивизионында уйный), Югары хоккей лигада "Ижсталь" хоккей клубы уйный.

Удмуртиядә туган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]