Vk.com

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
В Контакте

URL vk.com
(2012 елның 26 гыйнварына кадәр— vkontakte.ru)
Cкриншоты Vkontakte.ru2011-02.png
Табышлы Green Arrow Up Darker.svg 93,8 млн $ (2010)[1]
Төр социаль челтәр
Теркәлү мәҗбүри, бушлай һәм чакырулар буенча
Телләр рус теле, украин теле, инглиз теле, испан теле, португал теле, дат теле, алман теле, француз теле, итальян теле, нидерланд теле, татар теле, кытай теле, монгол теле, поляк теле, венгр теле, швед теле, словак теле, словен теле, хорват теле, серб теле, босниялеләр теле, болгар теле, фин теле, эстон теле, латыш теле, литва теле, грек теле, албан теле, румын теле, чех теле, япон теле, корея теле, һинди, вьетнам теле, беларус теле, әрмән теле, төрекмән теле, тадҗик теле, грузин теле, иранау теле (барлыгы 69 тел)
Урнашу "В Контакте" ҖЧҖ, Санкт-Петербург, Твер урамы., 8 йорт, лит. Б
Хуҗасы "В Контакте" ҖЧҖ[2]
Эшли башлау вакыты 2006 елның сентябре
Халәте актив

«ВКонта́кте» (Элемтәдә) — Русиянең иң популяр социаль челтәре, Facebook сайтының рус телендәге аналогы. Сайт интерфейсы күп телләрдә эшли, шул исәптән татар телендә дә. Беларусиядә икенче, Украинада һәм Казакъстанда өченче, дөнья буенча 39-нчы [3] урын алып тора. Әлеге сайт башта Русия югары уку йортларының интернет берләшмәсе буларак кына кулланды [4], ләкин соңрак заманчарак, кызурак һәм аралашу өчен уңалырак булгач ул тулы куәтенә ачып җибәрелә [5]. 2009 елның гыйнвар аенда «В Контакте» сәхифәсен караучылар саны, аның Русиядәге төп конкуренты булган — «Одноклассники» сайтынан артып китә [6].2011 елның февралендә сәхифәнең көнлек аудиториясе 35 миллион кешедән артып китә [7].

Галерея[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Выручка соцсети «В Контакте» выросла в 2010 году на 94% — до 93,8 млн $.
  2. Юридик адрес. 24 октябрь 2010 көнне тикшерелгән.
  3. Alexa Internet. Alexa Top 500 Global Sites. Vkontakte site info(ингл.) (17 февраль 2011). — Alexa.com — интернет-статистика сервисы. 17 февраль 2011 көнне тикшерелгән.
  4. Павел Дуров. «В Контакте сәхифәсендә миллион кулланучы» (17 июль 2007). 1 август 2009 көнне тикшерелгән.
  5. «В Контакте»: сайт тасвирламасы. 17 февраль 2011 көнне тикшерелгән.
  6. Русиялеләр СЧ иң күп утыручылар арасында (2 июль 2009). 1 август 2009 көнне тикшерелгән.
  7. LiveInternet.ru. Рейтинг (16 февраль 2011). 17 февраль 2011 көнне тикшерелгән.