Витус Беринг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Витус Беринг latin yazuında])
Витус Беринг
Туган телдә исем Ви́тус Ионассен Бе́ринг
Туган 12 август 1681(1681-08-12)
Һорсенс, Дания
Үлгән 19 декабрь 1741(1741-12-19) (60 яшь)
Беринг утравы,
Россия империясе
Үлем сәбәбе Зәңгелә[1]
Ватандашлыгы Дания кыйраллыгы[d]
Россия империясе
Һөнәре шагыйрь
Җефет Anna Bering[d]
Хәрби дәрәҗә капитан-камандур[d]

 Витус Беринг Викиҗыентыкта

Ви́тус Ионассен Бе́ринг (дан. Vitus Jonassen Bering; шулай ук Иван Иванович Беринг; 12 август 1681(16810812), Һорсенс, Дания — 8 (19) декабрь 1741[2], Беринг утравы, Россия) — диңгез сәяхәтчесе, капитан-командор.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышы белән Даниядән, 1703 елда рус хезмәтенә күчкән. 1724 елга кадәр Балтыйк һәм Азак диңгезләре флотларында хезмәт иткән. Баренцка 1725 елда Азия белән Америка коры җир аша тоташканлыгы яки бугаз белән аерылганлыгын аныклау вазифасы тапшырылган. Беренче Камчатка экспедициясенең (1728—30) башлыгы итеп билгеләнгән. Экспедиция Чукотка ярымутравы белән Әләскә арасындагы бугаз аша 67° 18’ га кадәр йөзеп үтеп, кире кайткан.

17331741 елларда Икенче Камчатка экспедициясе башлыгы. 1741 елның 17 июльдә Бернинг диңгез аша Төньяк Америка ярларына барып җиткән. Алеут утрауларыннан кайберләрен кәшеф итте. Кире кайтуда Камчатка янындагы утрауларның берсендә (хәзер Беринг утравы) кышлаган һәм бу җирдә вафат булган.

Хатирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бернинг исемен Тын океанның төньягынлдагы диңгез, бугаз, утрау, һәм кайбер башка объектлар йөртә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]