Гата Камский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гата Камский latin yazuında])
Гата Камский
Туган телдә исем Гатаулла Рөстәм улы Сабиров
Туган 2 июнь 1974(1974-06-02) (49 яшь)
ССРБ, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Новокузнецк
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Бруклин көллияте[d] һәм Туро хокук үзәге[d]
Һөнәре Шахмат гроссмейстеры
Җефет Айгөл Камская
Балалар улы
Ата-ана
  • Рөстәм Сабиров (әти)
  • (үги ана) Белла Камская (әни)
Сайт ФИДЕның үз карточкасы

 Гата Камский Викиҗыентыкта

Гата Камский (чын исеме Гатаулла Рөстәм улы Сабиров; 1974 елның 2 июнендә туган) — АКШда яшәүче татар шахматчысы. ССРБның (СССР) егетләр чемпионатында ике тапкыр җиңүчесе. Тиз шахмат буенча гамәлдәге Дөнья чемпионы.

1987 елда Литваның Капсукас шә­һәрендә үткәреләсе СССРның 37 нче бәйгесенә 14-18 яшьлек 51 үсмер һәм егет җыела. 12 яшьлек Гатага бәйгедә 52 нче булып катнашырга рөхсәт итәләр. Берсенә бер тапкыр оттырмыйча, 11 мөмкинлектән 9 очко җыеп, яшь шахматчылар арасында чемпион исемен яулый.[1]

1989 елдан башлап АКШта яши. Шахмат буенча АКШ чемпионы (1991, 2010).

Халыкара ярышларда катнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лас-Пальмаста абруйлы шахмат ярышында җиңүче (1994 ел). 1996 елда Әлиста шәһәрендә Анатолий Карпов белән ФИДЕ Дөнья чемпионы исеме өчен көрәшә, җиңелгәчтен (+3 –6 =9), шахмат эшчәнлегеннән читләшә һәм белем ала. Гата Камский АКШта юрист дипломына ия була, үзенең юридик фирмасын ачып җибәрә.[2]

Гата Камскийның шахматка кайтуы 2004 елның июненә туры килә. Ул зур ярышларда даими катнаша, гроссмейстерларның Эло рейтингы буенча беренче егермелеккә керә.

  • София — 2нче урын (2006)
  • Дөнья беренчелегенең беренче этабында (2007) Этьена Бакродан өстен чыга (4тән 3½)
  • Дөнья кубогы иясе (2007).
  • Тиз шахматлар буенча Дөнья чемпионатында (Chess Classic Mainz 2010, 7-8 август) 11 баллдан 10 җыеп, җиңүче булган.[3]
  • 2011 елның маенда Казанда шахмат буенча дәгъвачылар турнирында катнаша. Болгария гроссмейстеры Веселин Топаловны җиңеп, ярымфиналга чыга. Өстәмә блиц-партиядә Борис Гельфандка оттыра. Казандагы турнирда оештыручыларның Исраил дәүләте ватандашы Гельфандны хуп күрүе аны гаҗәпкә калдыра.[4]

Дөнья чемпионы исеменә уеннар һәм катнашу өчен ярышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • FIDE WCC Candidates Match 1994, Wijk aan Zee, Kamsky-van der Sterren (4½-2½)
  • FIDE WCC Candidates Match 1994, Sanghi Nagar, Kamsky-Anand (6-4)
  • PCA WCC Candidates Match 1994, New York, Kamsky-Kramnik (4½-1½)
  • PCA WCC Candidates Match 1994, Linares, Kamsky-Short (5½-1½)
  • FIDE WCC Candidates Match 1995, Sanghi Nagar, Kamsky-Salov (5½-1½)
  • PCA WCC Candidates Match 1995, Las Palmas, Kamsky-Anand (4½-6½)
  • FIDE World Chess Championship 1996, Elista, Kamsky-Karpov (7½-10½)
  • FIDE WCC Knockout 1999 Second Round, Las Vegas, Kamsky-Khalifman (1½-2½)
  • WCC Candidates Match 2007 Round 1, Elista, Kamsky-Bacrot (3½-½)
  • WCC Candidates Match 2007 Round 2, Elista, Kamsky-Gelfand (1½-3½)
  • Chess World Cup 2007 Quarterfinals, Khanty-Mansiysk, Kamsky-Ponomariov (1½-0½)
  • Chess World Cup 2007 Semifinals, Khanty-Mansiysk, Kamsky-Carlsen (1½-0½)
  • Chess World Cup 2007 Championship Match, Khanty-Mansiysk, Kamsky-Shirov (2½-1½)
  • WCC Candidates Match 2009, Sofia, Kamsky-Topalov (2½-4½)
  • WCC Candidates Match 2011 Quarterfinals, Kazan, Kamsky-Topalov (2½-1½)
  • WCC Candidates Match 2011 Semifinals, Kazan, Kamsky-Gelfand [2-2 (2-4)]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 12 яшьтә – чемпион(үле сылтама)
  2. Победитель шахматного Кубка мира Гата Камский: "После выигрыша в финале спал только два часа"
  3. Камский выиграл чемпионат мира по быстрым шахматам
  4. "Ватаным Татарстан". Гатаулла Камский: Минекеләр кайда соң?(үле сылтама)