Луи Рено (юрист)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Луи Рено (юрист) latin yazuında])
Луи Рено
фр. Louis Renault
Туган телдә исем Луи Рено
фр. Louis Renault
Туган 21 май 1843(1843-05-21)
Отен, Франция
Үлгән 8 февраль 1918(1918-02-08) (74 яшь)
Париж
Күмү урыны Монпарнас зираты[d]
Милләт француз
Ватандашлыгы Франция байрагы
Әлма-матер Бургундия үнивирситите[d]
Һөнәре юрист
Эш бирүче Париж үнивирситите[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе Тынычлык өчен Нобель премиясе

 [[commons:Category:Louis Renault (jurist)|Луи Рено
фр. Louis Renault]]
Викиҗыентыкта

Луи Рено (фр. Louis Renault ; 21 май 1843 ел8 февраль 1918 ел – француз юристы, 1907 елда Эрнесто Теодоро Монета белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Луи Рено 1843 елның 21 маенда Отенда, Францияда туган. 1861 елда Дижон университетында әдәбият бакалавры дәрәҗәсен ала, 1868 елдан 1873 елгача анда Рим һәм сәүдә хокукы укытучысы булып эшли. 1873 елдан соң Париж университетының юридик факультетына күчә һәм 1881 елда анда халыкара хокук профессоры була. 1890 елда исә Тышкы эшләр министрлыгының юрисконсульты итеп билгеләнә. Бу вазифада ул Францияне халыкара очрашуларда, шул исәптән, Һаага конференцияләрендә һәм Лондон диңгез конференциясендә (1908-1909) белдерә.

Халыкара третей мәхкәмәсенең абруйлы әгъзасы буларак, Рено еш кына бәхәсләрне чишүдә катнаша, мәсәлән, япон салымнары турында эш (1905), Касаблан эше (1909), Саваркар эше (1911) һәм башкалар.

1907 елда Рено Эрнесто Теодоро Монета белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Бүләкләүнең темасында болай диелә:

«Франциядә халыкара хокукның чын даһие буларак»

Шулай ук Рено Франциянең югары бүләге – Мактаулы легион Ордены белән бүләкләнә.

Рено 1918 елда Париж кырындагы йортында вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]



[[Төркем:юрист тәмамланмаган мәкаләләр]]