Фирдәүси

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирдәүси latin yazuında])
Фирдәүси
фар. فردوسی
Туган телдә исем Хәким Әбелкасыйм Мансур Хәсән Фирдәүси Туси
Әйтелеш
Туган як. 940 ел
Тус
Үлгән як. 1020 ел
Тус
Күмү урыны Тус[d]
Ватандашлыгы Саманидское государство[d]
Газнәвиләр дәүләте[d]
Һөнәре фарсы телле шагыйрь

 [[commons:Category:Ferdowsi|Фирдәүси
фар. فردوسی]]
Викиҗыентыкта

Хәким Әбелкасыйм Мансур Хәсән Фирдәүси Туси (фар. حکیم ابوالقاسم منصور حسن فردوسی توسی; якынча 940 ел, Иран, Тус шәһәре — 1020 ел, Тус) — күренекле фарсы һәм таҗик шагыйре, «Шаһнамә» эпик поэмасының авторы; «Йосыф вә Зөләйха» поэмасы да аның әсәре дип исәпләнә. Иранда, Таҗикстанда һәм Әфганстанда бик киң таныла һәм милли шагыйрь дип исәпләнә. Хәким ("акыл иясе", "галим") кушаматын ул үзенең киң һәм тирән белеме өчен яулаган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Шаһнамә»дән күренеш

932 һәм 941 еллыр арасында Ирандагы Тус шәһәренең янындагы Хорасан авылында җир биләүче крестьян гаиләсендә туа. Гаиләсенең җире аз булып, тапкан ризыгы тамак асрарга көчкә җитеп торган, дип фаразлау дөрес булыр. Сугышлар чорына туры килгән бу вакытта крестьяннәрнең хәле бик мөшкел була.[1].

Фирдәүсинең бала һәм үсмер еллары турында мәгълүмат бик аз. Ул яхшы белем ала, Иранның ул замандагы ике әдәби телен дә — гарәп һәм фарсы телен — яхшы белә; бәлки, Иранда ислам чорына кадәр кулланылган әдәби пәхләви телен дә белгәндер.

Фирдәүсинең яшь чагы Иран феодалларының гарәп хакимлегеннән котылып илне үз кулларына алулары чорына туры килә.

Озак еллар буенча Фирдәүси Әфганстандагы Газни шәһәрендә яши һәм сәлҗук төрекләренең солтаны Мәхмүт Газнәвигә хезмәт итә. Аңа ул үзенең «Шаһнамә» поэмасын да багышлый. Шагыйрь хәерчелектә үлә.[2]

Тус шәһәрендә шагыйрьнең каберендә корылган төрбә

1934 елда шагыйрьнең тууына мең ел тулгач, аның каберенә төрбә корыла.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фирдәүси Сарай шагыйре булмаса да, үзенең иң зур, дөньякүләм танылган «Шаһнамә» поэмасын социаль заказ буенча яза. Ул 40 меңнән 120 меңгә кадәр бәетне үз эченә ала, 15 том тәшкил итә. Хәзерге көндә әсәрнең фарсыча 9 том, русча – 6 том басылып чыккан варианты бар. Татар телендә М.Гайнетдин тәрҗемәсендә танышырга мөмкин.

“Шаһнамә” — дөньякүләм яңгырашка ия шигъри эпопея. Төп проблемасы: туган илгә, җиргә, аның халкына мәхәббәт, үз телеңне, тарихыңны, гореф-гадәтләреңне ярату. Эпопея гади җир кешеләрен олылый, гадел патшаларга мәдхия укый, явыз патшаларны тамырларын корыту белән куркыта. Фирдәүси кан коюлы сугышларга каршы чыга. Эпопея нигезендә яхшылык белән явызлык көрәше ята.Әлеге әсәрдә гади кеше олылана һәм җирдәге тыныч тормыш яклана.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Куракова Ч.М. Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. Казан, 2014.

Искәртмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]