Эрмитаж-Казан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрмитаж-Казан latin yazuında])
Эрмитаж - Казан (музей)
Юнкерлар училищесы бинасы. ХХ гасыр башы
Юнкерлар училищесы бинасы. ХХ гасыр башы
Нигезләү датасы 2005
Урын Казан
Директор Ольга Пиульская
Сайт http://www.museum.ru/m3128
 Эрмитаж - Казан (музей) Викиҗыентыкта

Эрмитаж-Казан ― Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан федераль дәүләт мәдәният оешмасы «Дәүләт Эрмитажы» сәнгать һәм мәдәният-тарих музееның Казан шәһәрендә ачылган бүлекчәсе. Эрмитажның Россия территориясендә ачылган беренче филиалы. «Казан Кремле» музей-тыюлыгының структура берәмлеге. Элекке Юнкерлар училищесы бинасында урнашкан.

Эрмитажның башка шәһәрләрдә вәкиллекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амстелхоф реконструкциядән соң

Эрмитаж Амстердам, Амстелхоф (нид. Hermitage Amsterdam) яки Амстельдә Эрмитаж (нид. Hermitage aan de Amstel) — Амстердам шәһәрендә Амстел елга ярында Эрмитаж күргәзмә үзәге.

Казан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрмитаж - Казан (музей) – Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан федераль дәүләт мәдәният оешмасы «Дәүләт Эрмитажы» сәнгать һәм мәдәният - тарих музееның Казан шәһәрендә ачылган бүлекчәсе – Эрмитажның Россия территориясендә ачылган беренче филиалы. Казан Кремле музей - тыюлыгының структура берәмлеге булып тора.

Музей Казан Кремле территориясендәге элекке Юнкерлар училищесы бинасында урнашкан. Күргәзмә залының мәйданы 868 кв.м.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрмитажның төп бинасы Санкт-Петербург

«Дәүләт Эрмитажы» музееның Казандагы бүлекчәсен ачу Казан шәһәренең Меңъеллыгын билгеләп үтү вакыйгасы белән бәйле. 2005 елның 23 августында «Дәүләт Эрмитажы» җитәкчелеге белән Казан Кремле музей - тыюлыгы җитәкчелеге арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. Музей бүлекчәсенең рәсми ачылу көне – 2005 елның 28 августы. «Дәүләт Эрмитажы» музееның директоры Михаил Пиотровский Казан бүлекчәсен ачу тантанасында катнаша һәм ачык лекция укый, «Алтын Урда. Тарихы һәм мәдәнияте» исемендә беренче күргәзмәне тәкъдим итә.

Татарстанның һәм «Дәүләт Эрмитажы»ның хезмәттәшлеге 1997 елда «Кубрат хан хәзинәсе» күргәзмәсеннән башлана. Эрмитаж (Санкт-Петербург) 1997 - 2004 елларда Казан шәһәрендә 5 мәртәбә зур күргәзмә уздыра. 2004 елда, бер яктан, «Дәүләт Эрмитажы», икенче яктан, Татарстан мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Татарстан фәннәр академиясе арасында Казан шәһәренең Меңъеллыгына Казан шәһәрендә «Эрмитаж үзәге» исемле мәдәни - агарту һәм белем бирү программасы ачу максаты турында беркетмәгә кул кую була.

Эрмитаж - Казан музей үзәге Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев хәерхаһлыгы белән ачыла.

Музей бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрмитаж-Казан музей-үзәге Казан Кремле территориясендәге элекке Юнкерлар училищесындә урнаша. Бина архитектор Петр Пятницкий тарафыннан 1840 елларда соңгы «рус (николай) классикасы» ысулында хәрби кантончылар мәктәбе итеп төзелгән. 1861 елда хәрби ведомствога тапшырыла. 1866 елда юнкерлар училищесы ачыла. Бина тышкы яктан кырыс монументаль кыяфәте, озын коридор белән тоташкан, биек түшәмле якты заллары белән җәлеп итә.

Күргәзмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күргәзмә залларында Санкт-Петербургдан, төп бинадан китерелгән күргәзмәләр даими, ярты ел дәвамында эшли. Эрмитаж - Казан экспозицисендә бүгенге көндә берничә йөз саклау берәмлеге булган саклау фонды да булдырылган. Үзәктә экспозиция заллары, компьютер сыйныфлары, ликсә залы, конференц-зал, мәгълүмат залы урын алган. Ул залларда сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, тарихи- мәдәни коллекцияләр күргәзмәгә куела.

Аллаһының 99 исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

IX-XIX гасырлар классик ислам сәнгате күргәзмәсе. Иранда XI гасырда ясалган бакыр тәмәке тарту җиһазы, Аксак Тимер оныгы күчереп язган Коръәннең бер бите, Кытайда XIV гасырда алтын кертеп тегелгән күлмәк, Гыйракта X гасырда ясалган керамик касәләр, Иранда XVI гасырда Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме кертеп ясалган намазлык, хәзерге Россия җирендә табылган алтын чигә алкалары куелган. Кытайда кошлар төшерелгән кәгазьдә басылган Коръән игътибарга лаек. Ул – тереклек иясе төшерелгән Коръәннең билгеле бердәнбер үрнәге.[1]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрмитаж –Казан – дөньякүләм данлыклы «Дәүләт Эрмитажы» музееның башка шәһәрләрдә ачылган 4 нче (Россиядә – 1 нче) бүлекчәсе:

Музей турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры - Зилә Вәлиева

Мөдире – Ольга Пиульская

Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Кремль, 4- подъезд

Ачылу вакыты: 28.08.2005

Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү

Оешманың классификациясе: музей-тыюлык, сәнгати

Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 888 кв.м,; парк 13,45 га

Оешмага керә: кинолекторий, кибет, интернет сыйныфы

Югарыдагы оешма: Казан Кремле дәүләт тарихи - архитектори һәм сәнгати музей – тыюлыгы – М2558 [4]

Партнер-оешмалар: Дәүләт Эрмитажы (Санкт-Петербург) – М106; Татарстан Республикасының милли музее – М1299

Рәсми бит: http://www.museum.ru/m3128

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Путеводитель Казань и Казанский Кремль. - Казан, 2009.
  • «Казанский Кремль - культурный туризм» гәҗите, 2007 елдан квартал саен чыга.
  • Ситдиков А.Г. Казанский кремль: историко-археологическое исследование. - Казан, 2006.
  • Экскурсия по Казанскому Кремлю (мультимедия басмасы) - Казан, 2005.
  • Каталог выставки "Дети Богов. Античные герои в Древнем и Новом искусстве". - СПб., 2009.
  • Каталог выставки "От Китая до Европы: Искусство исламского мира". - СПб., 2008.
  • Каталог выставки "Русское искусство в Эрмитаже. Знаменитые и забытые мастера XIX - первой четверти XX века". - СПб., 2007.
  • Каталог выставки "Вышивка Западной Европы XVI - начала XX века в Эрмитаже". - СПб., 2006.
  • Каталог выставки "Полцарства за коня…". Лошадь в мировой культуре". - СПб., 2006.
  • Каталог выставки "Золотая Орда. История и культура". - СПб., 2005.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей турында тамашачылар фикере

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Көнчыгыш тылсымы- Эрмитаж-Казан үзәгендә, archived from the original on 2014-09-15, retrieved 2014-09-19 
  2. 2007 елда ябыла
  3. 2008 елда ябыла
  4. http://www.museum.ru/M2558
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани