Беләзек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беләзек latin yazuında])
ID спорт беләзеге (2010).

Беләзек (төр. Bileklik, үзб. Bilaguzuk) — кулга (кул чугы белән беләк арасына) киеп йөртелә торган әйбер, бизәнгеч, ювелир эшләнмә.

Күп кенә дөнья халыклары арасында палеолит чорыннан ювелир әйбер, эшләнмә буларак билгеле. Французлар сүзе белән браслет (фр. bracelet) дип атала.

Атаманың килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сүзнең нигезе билер («беләзек, билләнеп торган урын») сүзеннән: беләзекбиләрзәкбиләр-чәк.

Тыва телендә, хакас телендә билзек, саха телендә билсәх, монгол телендә билечег, билэчэг, борынгы рус телендә белчугъ, борынгы төркичә (Мәхмүт Кашгарый) билезүк, калмык телендә билерүг, кыргыз телендә билерезик[1].

Гарәп телендә билезүк («беләзек») төрки телләрдән алынма.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К.:ТКН, 2001. ISBN 5-298-01004-0