Ән-Нәвәви

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ән-Нәвәви latin yazuında])
ән-Нәвәви
Туган телдә исем Мухйи-д-дин Әбу Зәкәрийә Йәхъйә бин Шәрәф бин Мурри бин Хәсән бин Хусәйн бин Мухәммәд бин Җумга бин Хизам ән-Нәвәви
Туган һ. 631, мөхәррәм
Сүрия
Үлгән һ. 676
Нава[d], Сүрия, Мәмлүк солтанаты[d]
Һөнәре имам
Эш бирүче Даруль-хадис аль-Ашрафийя[d]

 ән-Нәвәви Викиҗыентыкта

Имам Мухйи-д-дин Әбу Зәкәрийә бин Шәрәф бин Мурри бин Хәсән бин Хусәйн бин Мухәммәд бин Җумга бин Хизам ән-Нәвәви (гарәп. ‏محيي الدين أبو زكريا يحيى بن شرف بن مري بن حسن بن حسين بن محمد بن جمعة بن حزام الحزامي الدمشقي النووي الشافعي ‎) — Ислам галиме.

Ул Һиҗри ел исәбе белән 631 елның мөхәррәм аеның беренче яисә икенче декадасында Сүриядә дөньяга килә. Аның әтисе, улында кече яшьтән үк улында гыйлемгә карата мәхәббәт белән тәрбияли, ә һ. 649 елда Димәшкъ шәһәренә илтә. Анда ул башта дини белем ала, соңрак, һ. 655 елда Әшрәфия мәдрәсәсендә укыта. Имам ән-Нәвәви ике тапкыр Хаҗ кыла, гомеренең ахырында туган иленә кайта, анда ул Кодс һәм әл-Хәлил (Хеврон) шәһәрләрендә була. Һ. 676 елда үзенең туган авылында авырудан соң вафат була. Ул шунда ук күмелгән.

Имам ән-Нәвәви алтмыштан артык тәмамланган һәм тәмамланмаган әсәрләр авторы. Шулар арасында әл-Бухари һәм Мөслимнең «Сәхих»ләренә комментарийлар, Әбу Давыдның «Суннан»ына комментарийлар, «Кырык хәдис», «Изгеләр бакчасы» (Рияду-с-салихин). Имам ән-Нәвәви шәфигый мәзһәбендә була.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сады праведных/Пер. с араб. А. Нирша. - М.:Издатель Эжаев, 2008. - 768с.