Каргалы мәдрәсәләре
Төр | мәдрәсә |
---|---|
Эшләү еллары | 1746 ел–1920 ел |
Адрес | Русия империясе, Ырынбур губернасы, Татар Каргалысы |
Каргалы мәдрәсәләре — 1746-1920 елларда Ырынбур губернасы Сәет бистәсендә (хәзерге Ырынбур өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылы) эшләгән мөселман мәктәпләре комплексы.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бистәдәге башлангыч мәдрәсә Беренче җәмигъ мәчете каршында 1746 елда салына. Бистәдә яңа мәчетләр салыну белән бергә алар каршында мәдрәсәләр дә ачыла барган. Бистәдә XX гасыр башына 9 мәдрәсә эшләсә, 1913 елга аларның саны унга җитә.[1] Мәдрәсәләр, нигездә җирле сәүдәгәрләрдән җыелган, хәйрия акчасына тотылган.
1969 елда 496 шәкерт укыса, XX гасыр башында 9 мәдрәсәдә – 700, 1913 елда 10 мәдрәсәдә 498 укучы укыган.[1]
1919-1920 елларда мәдрәсәләр ябыла.
Уку барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Барлык мәдрәсәләр дә Ырынбур мөселман диния назараты карамагында була. Укыту‑тәрбия эше белән мәчетләрнең имам‑хатиплары һәм Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә белем алган мөдәрисләр җитәкчелек иткән. Уку бушлай булып, курсы – 7-10 ел дәвам иткән. Уку алдан кадимчелек нигезендә алып барылган. 1985 елдан Ырынбур сәүдагәрләре Хөсәеновлар инициативасы белән җәдитчелек агымы нигезендә укытыла башлый.[2] Уку программасына Коръәнне, хәдисләрне, мөселман догматикасын һәм этикасын, логика, гарәп теле, фарсы теле, татар телләрен өйрәнү кергән, кайбер мәдрәсәләрдә рус теле дә укытылган. Җәдитче укытучылар әзерләү буенча 1900-1901 елларда Фатих Кәрими җитәкчелек иткән. 1913 елда 4 мәдрәсәдә җәдитчелек ысулы белән укытсалар, калганнарында дини‑схоластик нигездә укыту дәвам ителгән.[1]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Денисов Д. Н. Медресе Каргалы // Ислам на Урале. Энциклопедический словарь / Сост. и отв. редактор Д. З. Хайретдинов — М.: «Медина», 2009. — 404 б. — ISBN 978-5-9756-0054-7.
- Ризаитдин бин Фахретдин. Сэгид. Казан, 1897.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- ↑ Гани бай. Тәржемәи хәле, хатлары, анын хаҡында хәтирәләр / Тозүче Борhан Шәрәф. – Оренбург, 1913.