Гади кыяр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гади кыяр latin yazuında])
(Кыяр битеннән юнәлтелде)
Гади кыяр
Халыкара фәнни исем Cucumis sativus L., 1753[1][2][3]
Әйтелеш
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон кыяр[d][1][2][3]
Шушы чыганакларда тасвирлана Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Zhiwu Mingshi Tukao[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 73(1)[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Collier's New Encyclopedia, 1921[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]
Нәрсәнең чыганагы кыяр[d]

 Гади кыяр Викиҗыентыкта

Гади кыяр лат. Cucumis sativus) — кабаксыманнар (Cucurbitaceae) гаиләсеннән бер еллык үләнсыман үсемлек, кыяр (Cucumis) ыругының төре.

Кыярны иң беренче тапкыр бакчада һиндстанлылар үстереп карый. Библиядә исә ул Мисыр яшелчәсе диелә. Кыяр борынгы грекларга һәм римлыларга да таныш була. Урта гасырларда Европада үстерелә башлый. Ә менә Русиягә ул XV гасырда гына керә. Шул чордан башлап популярлашып та китә. Кая утыртсаң да тишелеп чыга торган әлеге яшелчә кабаклылар семьялыгына карый. Әмма ботаниклар фикеренчә, ул җимеш тә.

Кыяр иң аз калорияле яшелчә санала. 100 грамм кыяр йомшагында барысы 15 ккал. Аңарда май бөтенләй юк. Аның каравы сыеклыкка бай: ул 95-98 процент судан гына тора. Кыяр эчәклек эшчәнлеген көйли, организмнан начар холестеринны чыгара. Юан эчәклектә яман шеш авыруын булдырмый калырга да ярдәм итә. Түтәлдән яңа гына өзеп алынган кыяр калий чыганагы да булып тора. Калий кан басымын төшерә. Калийга һәм суга бай булуы аркасында, кыяр сидек кудыру үзлегенә дә ия. Кыяр белән туклану бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Составындагы витаминнарга килгәндә, аңарда К витамины күп: 100 грамм кыярда – 17 мкг. К витамины сөяк тукымаларын ныгытуда, нерв системасы эшчәнлеген көйләүдә катнаша. Болардан тыш кыярда уникаль антиоксидантлар да бар: бета- һәм альфа-каротин, С витамины, зеаксантин һәм лютеин. Әлеге табигый кушылмалар организмны картаюдан һәм төрле авыруларны якынайта торган ирекле радикаллардан саклый.

Кыяр файдалы яшелчә дип әйтеп үттек, әмма аның тозлысында витаминнар һәм антиоксидантларның югалуын да истән чыгармагыз. Аны шулай ук кабыгыннан да чистартырга кирәкми. Кыяр кабыгында минераллар, клетчатка һәм фитохимик матдәләр бар.

Сулдан уңга: чәчкә, җимшән, өлгереп җитмәгән һәм өлгергән данәсе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]