Станислав Дзядулевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Станислав Дзядулевич latin yazuında])
(Станислав Дҗадулевич битеннән юнәлтелде)
Станислав Дзядулевич
Туган 4 апрель 1872(1872-04-04) яки 1872[1]
Варшау, Польша патшалыгы[d]
Үлгән 4 февраль 1943(1943-02-04) яки 1943[1]
Юзефув[d], Отвоцкий повят[d], Мазовия воеводалыгы[d], Польша
Күмү урыны Повонзки зираты[d]
Һөнәре тарихчы, һеральдист

 Станислав Дзядулевич Викиҗыентыкта

Станислав Дзядулевич (пол. Stanisław Dziadulewicz, 4 апрель 1872(1872-04-04) яки 1872[1], Варшау, Польша патшалыгы[d]4 февраль 1943(1943-02-04) яки 1943[1], Юзефув[d], Отвоцкий повят[d], Мазовия воеводалыгы[d], Польша) — тарихчы, педагог. Ләхстан-Литва татарларыннан. Варшау университетында эшли. Ләхстандагы татар шляхталары (аксөякләре) һеральдикасына багышланган хезмәт (Herbarz rodzin tatarskich w Polsce) авторы[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар чыгышлы Ләхстан шляхта нәселеннән. Бонифаций Дзядулевичның улы. Гимназияне һәм Варшау университетының юридик факультетын тәмамлаган. Әмма белгечлеге буенча эшләмәгән, Варшауның төрле уку йортларында тарих укыткан[3].

1897 елдан Зур иллюстрацияле универсаль энциклопедия мөхәрриятендә һеральдик бүлекне җитәкләгән.

Ләхстан һеральдик җәмгыяте эшчәнлегендә катнашкан, әгъза-корреспондент, аннары чын әгъза, 1929—1931 елларда Варшау бүлекчәсе вице-президенты булган, ә 1932 елда аның мактаулы әгъзасы булган. 1908 елдан башлап 50гә якын тарихи һәм һеральдик тикшеренүләр язган һәм бастырган[3].

1928 елда отставкага чыккан һәм Юзефувта үз утарында яши башлаган. Тарихи һәм һеральдик тикшеренүләр белән шөгыльләнүен дәвам иткән.

1929 елда Вильнода аның «Herbarz rodzin tatarskich w Polsce» басылып чыккан.

Дзядулевичның киң фәнни архивлары аның улының Варшауда булган һәм 1944 елда Варшау күтәрелеше вакытында янган.

Станислав Дзядулевич 1943 елның 4 февралендә вафат булган[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Stanisław Dziadulewicz. Herbarz rodzin tatarskich w Polsce. — Wilno, 1929. — 495 с. 19 гыйнвар 2020 елда.архивланган(пол.)
  3. 3,0 3,1 3,2 Polski Słownik Biograficzny. — Kraków: Nakładem Polskiej Akademii Umiejętności, 1948. — Т. VI. — С. 69—70. — 812 с.(пол.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Polski Słownik Biograficzny. — Kraków: Nakładem Polskiej Akademii Umiejętności, 1948. — Т. VI. — С. 69—70. — 812 с.(пол.)
  • Stanisław Dziadulewicz. Herbarz rodzin tatarskich w Polsce. — Wilno, 1929. — 495 с.(пол.)