Әбү Хәнифә: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбү Хәнифә latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Luckas-bot (бәхәс | кертем)
к робот кушты: zh:艾布·哈尼法
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
[[Файл:Abu Hanifa Mosque, 2008.jpg|thumb|right|[[Әбу Хәнифә мәчете]]]]
[[Файл:Abu Hanifa Mosque, 2008.jpg|thumb|right|[[Әбу Хәнифә мәчете]]]]
'''Әбу Хәнифә Ногъман ибн Сабит ибн Зута әл-Фәриси '''(699—767, һиҗрәт буенча 80—150) — бөек ислам галиме, фәкыйһ, мөхәддис, 4 сөнни [[мәзхәб]]нең берсенә нигез салучы. Әбу Хәнифә табигъун буыны вәкиле. [[Гыйрак]]ның Куфә шәһәрендә туа һәм белем ала. Аның укытучылары арасында [[Мөхәммәд]]нең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) сәхабәләре дә (рахый Аллаһу ганһум) була.
'''Әбу Хәнифә Ногъман ибне Сабит ибн Зута әл-Фәриси '''(699—767, һиҗрәт буенча 80—150) — бөек ислам галиме, фәкыйһ, мөхәддис, 4 сөнни [[мәзхәб]]нең берсенә нигез салучы. Әбу Хәнифә [[табигыйн]] буыны вәкиле. [[Гыйрак]]ның [[Куфә]] шәһәрендә туа һәм белем ала. Аның укытучылары арасында [[Мөхәммәд]]нең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) [[сәхабә|сәхабәләре]] дә (радый Аллаһу ганһум) була.


Әбу Хәнифә [[Әфганстан]]ның төньягындагы затлы фарсы гаиләсеннән була, аның бабасы исламны [[Гомәр ибнел-Хәттаб]] хәлиф вакытында кабул итә. Аның әтисе Куфә шәһәрендә ефәк һәм киемнәр белән сәүдә иткән, һәм үлеменнән соң, әтисенең эше Әбу Хәнифәгә күчә.
Әбу Хәнифә [[Әфганстан]]ның төньягындагы затлы фарсы гаиләсендә, [[Габдел-Мәлик ибне Мәрван]] хәлифәлек иткәндә, туа. Аның бабасы исламны [[Гомәр ибнел-Хәттаб]] хәлиф булган вакытта кабул итә. Әбу Хәнфәнең әтисе Куфә шәһәрендә ефәк һәм киемнәр белән сәүдә иткән, һәм үлеменнән соң, әтисенең эше аңа күчә.


16 яшендә Әбу Хәнифә әтисе белән [[хаҗ]] һәм [[Мәдинә|Мәдинәдә]] Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) каберен зиярәт кыла. Ул анда [[Габдуллаһ ибнел-Хәрис]]ны (разыйаллаһу ганһу) күрә һәм аңардан хәдисләр ишетә.
16 яшендә Әбу Хәнифә әтисе белән [[хаҗ]] һәм [[Мәдинә|Мәдинәдә]] Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) каберен зиярәт кыла. Ул анда [[Габдуллаһ ибнел-Хәрис]]ны (разыйаллаһу ганһу) күрә һәм аңардан хәдисләр ишетә. Шулай ук ул [[Әнәс ибне Мәлик]] белән дә очраша.


Әбу Хәнифәнең гыйлемне туган шәһәрендә - Куфәдә ала. Аның остазлары - күренекле галимнәр - Гата ибне Рабах, Хишам ибне Гъурвә, Нәфигъ була. 22 яшеннән мәшһүр гыйрак галиме - Хәммәд ибн Әби Сөләйман әл-Әшгъаринең укучысы була. Ул аңардан 18 ел дәвамында, остазы үлгәнче, белем ала. Ә аннары үзе шунда белем бирә башлый, Куфә һәм Бәсраның авторитетлы фәкыйһе булып саналган. Аңардан Әбу Юсуф әл-Кади, Мөхәммәд ибнел-Хәсән, Зөфәр ибнел-Хузәйл, Нух әл-Җәмига кебек кебек күренекле галимнәр белем алганнар.
Әбу Хәнифәнең остазы заманының күренекле галиме Хәммәд ибн Әби Сөләйман була.


Әбу Хәнифәне тәкъвалы (алладан куркучан), юмарт, аз сөйләүчән, уйга бирелүчән, буш, файдасыз сөйләшүләрдән читләнүчән булган дип сөйлиләр. Ул [[намаз|намазның]] бер [[рәкәгать|рәкәгатендә]] [[Коръән|Коръәнне]] укып чыга торган булган.
Гомере буена Әбу Хәнифә җитмеш мәртәбә хаҗ кыла һәм күп [[сәхабә]] һәм [[тәбигъыйннәр]] белән очраша.

Гомере буена Әбу Хәнифә җитмеш мәртәбә [[хаҗ]] кыла һәм күп [[сәхабә]] һәм [[тәбигыйннәр]] белән очраша.

[[Мансур]] хәлифнең [[Бәгъдад]] [[казый|казые]] булырга тәкъдимен кире каккач, аны [[төрмә|төрмәгә]] утырталар һәм ул шунда вафат була.


== Имам Әбу Хәнифә мәктәбе ==
== Имам Әбу Хәнифә мәктәбе ==
Юл номеры - 52: Юл номеры - 56:
== Сылтамалар ==
== Сылтамалар ==
* [http://askimam.ru/ Фетвы ханафитского мазхаба]
* [http://askimam.ru/ Фетвы ханафитского мазхаба]
*[http://umma.ru/index.php/vera-i-musulmanskoe-bogoslovie/2534-imam-abu-xanifa Әбу Хәнифә (умма.ру)]


== Шулай ук кара ==
== Шулай ук кара ==

31 окт 2010, 10:08 юрамасы

Әбу Хәнифә мәчете

Әбу Хәнифә Ногъман ибне Сабит ибн Зута әл-Фәриси (699—767, һиҗрәт буенча 80—150) — бөек ислам галиме, фәкыйһ, мөхәддис, 4 сөнни мәзхәбнең берсенә нигез салучы. Әбу Хәнифә табигыйн буыны вәкиле. Гыйракның Куфә шәһәрендә туа һәм белем ала. Аның укытучылары арасында Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) сәхабәләре дә (радый Аллаһу ганһум) була.

Әбу Хәнифә Әфганстанның төньягындагы затлы фарсы гаиләсендә, Габдел-Мәлик ибне Мәрван хәлифәлек иткәндә, туа. Аның бабасы исламны Гомәр ибнел-Хәттаб хәлиф булган вакытта кабул итә. Әбу Хәнфәнең әтисе Куфә шәһәрендә ефәк һәм киемнәр белән сәүдә иткән, һәм үлеменнән соң, әтисенең эше аңа күчә.

16 яшендә Әбу Хәнифә әтисе белән хаҗ һәм Мәдинәдә Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) каберен зиярәт кыла. Ул анда Габдуллаһ ибнел-Хәрисны (разыйаллаһу ганһу) күрә һәм аңардан хәдисләр ишетә. Шулай ук ул Әнәс ибне Мәлик белән дә очраша.

Әбу Хәнифәнең гыйлемне туган шәһәрендә - Куфәдә ала. Аның остазлары - күренекле галимнәр - Гата ибне Рабах, Хишам ибне Гъурвә, Нәфигъ була. 22 яшеннән мәшһүр гыйрак галиме - Хәммәд ибн Әби Сөләйман әл-Әшгъаринең укучысы була. Ул аңардан 18 ел дәвамында, остазы үлгәнче, белем ала. Ә аннары үзе шунда белем бирә башлый, Куфә һәм Бәсраның авторитетлы фәкыйһе булып саналган. Аңардан Әбу Юсуф әл-Кади, Мөхәммәд ибнел-Хәсән, Зөфәр ибнел-Хузәйл, Нух әл-Җәмига кебек кебек күренекле галимнәр белем алганнар.

Әбу Хәнифәне тәкъвалы (алладан куркучан), юмарт, аз сөйләүчән, уйга бирелүчән, буш, файдасыз сөйләшүләрдән читләнүчән булган дип сөйлиләр. Ул намазның бер рәкәгатендә Коръәнне укып чыга торган булган.

Гомере буена Әбу Хәнифә җитмеш мәртәбә хаҗ кыла һәм күп сәхабә һәм тәбигыйннәр белән очраша.

Мансур хәлифнең Бәгъдад казые булырга тәкъдимен кире каккач, аны төрмәгә утырталар һәм ул шунда вафат була.

Имам Әбу Хәнифә мәктәбе

Әбу Хәнифә мәктәбе Мөхәммәдтән (саләллаһу галәйһи үәссәләм) алынган белемгә нигезләнгән.

Мөхәммәд пәйгамбәр

Габдуллаһ ибне Мәсгъуд
Габдуллаһ ибне Кайс
Ибраһим ән-Нәхаи
Хәммәд ибне Әбу Сөләйман
Әбу Хәнифә Ногъман ибне Сәбит

Әбу Хәнифә укучылары

Әбу Хәнифәнең төп укучылары:

Хәнәфи мәзхәбе

Әбу Хәнифә сөнни исламның хәнәфи мәзхәбенә нигез салучы. Аның хокук чыгару ысулы түбәндәге чыганакаларга нигезләнә:

  1. Коръән;
  2. Сөннәт — хәдисләрне җентекләп сайлау нәтиҗәсендә;
  3. Иҗмагъ — нинди дә булса сорау буенча ислам галимнәренең Коръән һәм Сөннәткә нигезләнгән бердәм фикере;
  4. кыяс — Коръәндә булган хәл белән чагыштыру нәтиҗәсендә фикерләү; мәсьәләләрне инде чишеләгәннәре белән чашгыштыру;
  5. истихсан — кыяска каршы килгән, ләкин әлеге мәсьәләдә иң дөрес дип табылган фикерне кабул итү;
  6. гореф — традицион таралган фикерләр.

Әбу Хәнифәнең бөтен мирасы диярлек укучыларына телдән тапшырылган. Укучылары аның мәзхәбенең нигезләмәләрен төркиләр һәм системага салалар. Хәнәфи мәзхәбенең системалаштырылуында һәм таралуында сәхибәйн («ике укчы») - Әбу Йосыф һәм Мөхаммәд әш-Шәйбани - зур урын алып тора.

Әбу Хәнифәнең укучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә аның мәзхәбе фикеһнең теләсә-нинди диярлек мәсьәләсен чишә алырлык мөселман хокукының күпъяклы мәктәбенә әверелә. Хәнәфи мәзхәб Габбасилар тарафыннан хупланган.

Әбу Йосыф Һарун әр-Рәшид хәлиф тарафыннан Багъдадның югары казые итеп билгеләнә, һәм ул җирле казыйларны үзе билгеләгән, шуның белән бу мәзхәбнең таралуына булыша. Госман һәм Могол империялрендә хәнәфи мәзхәбе дәүләт статусына ирешә. Хәзерге заман мөселманнарының күпчелеге - бу мәзхәб тарафдарлары.

Әбу Хәнифә хезмәтләре

  • әл-Фикеһ әл-Әкбәр
  • Муснәд Әби Хәнифа
  • Китаб әл-Галим үә әл-Мутагъаллим
  • әл-Әсл

Сылтамалар

Шулай ук кара