Аккошлар (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аккошлар (җыр) latin yazuında])
("Аккошлар" җыры битеннән юнәлтелде)
«Аккошлар»
Җыр
Чыгарылыш датасы 1973
Көй авторы Фасил Әхмәтев
Сүзләр авторы Равил Фәйзуллин
Тел татар теле
Башкаручы Вафирә Гыйззәтуллина, Таһир Якупов, Зилә Сөнгатуллина һәм Зөләйха Хисмәтуллина

Аккошлар — татар композиторы Фасил Әхмәтов тарафыннан Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган җыр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәр беренче тапкыр 1973 елда Татарстан китап нәшриятында бастырыла[1]. 1980 елда Рафаэль Сәхабиев башкаруында Мәскәүдәге "Мелодия" фирмасында пластинкага языла. Соңрак Таһир Якупов, Зилә Сөнгәтуллина, Зәки Мәхмүтов, Зөләйха Хисмәтуллина һ.б. җырчылар тарафыннан башкарыла.[2] Әсәр шулай ук Вафирә Гыйззәтуллина тарафыннан Вячеслав Мещерин җитәкчелендәге Электр музыка уен кораллары ансамбленә кушылып башкарыла.

Җырның музыкасы 1976 елгы Фасил Әхмәтовның беренче Симфониясенең икенче кисәгендә инструменталь рәвештә кулланыла.[3]

Тышкы аудиофайллар
Вафирә Гыйззәтуллина һәм Владимир Мещерин җитәкчелендәге электро музыка уен кораллары ансамбле - Аккошлар
Зилә Сөнгатуллина һәм ТАССР симфоник оркестры

Сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Аккошлар" җыры
Көзләрдән соң язлар килми,

Алда — салкын, ак кышлар.

Китәсез дә мени,

Китәсез дә мени,

Китәсез дә мени, аккошлар?

Әллә ничек үтте яшьлек,

Соң очрашты язмышлар.

Хушлашырга безгә

Иртәрәк бит әле,

Иртәрәк бит әле, аккошлар!

Бездә әле бу дөньяга

Күңел тулы алкышлар.

Китәсез дә мени,

Китәсез дә мени,

Китәсез дә мени, аккошлар?

Ноталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әхмәтов, Фасил. Аккошлар // . — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. — 40 б.
  2. Фәйзуллин Равил, Әхмәтов Фасил. Аккошлар. 2020-07-08 тикшерелгән.
  3. Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — 334 б. — ISBN 5-85401-082-8.