Арча хәбәрләре (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арча хәбәрләре (газета) latin yazuında])
("Арча хәбәрләре" гәҗите битеннән юнәлтелде)
Арча хәбәрләре
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Баш мөхәрир

Исрафил Насыйбуллин

Нигезләнгән

1930 ел 15 июль

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Татарстан, Арча районы


Веб-сайт: http://arskmedia.ru/page/kollektiv

«Арча хәбәрләре» гәҗитеТатарстан Республикасы Арча муниципаль районы гәҗите, татар һәм рус телләрендә атнага ике мәртәбә чыга.

Гәҗитнең тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елньщ 15 июлендэ ВКП(б) Yзәк комитеты эре үзәкләрдә һәм районнарда гәҗитләр оештыру турында директива кабул итә. Матбугат эшләре буенча Союз комитеты Татарстан Республикасында 5 район гәҗите чыгаруны билгели. Шулар арасында Арча районы да була, анда русча-татарча гәҗитләр чыгару билгеләнә.
Соцрак ВКП(б)ныц Татарстан өлкә комитеты Культпромы 1930 елның 1 октябреннән 15 авыл районнары гәҗитләре проектлану турында хәбәр итә. Кайбер районнарда алар элеккеге кантон hэм колхоз гәҗитләре базасында оештырыла, ә Арча районында өр-яңадан чыгару күздә тотыла. Шунда ук, Арча районында, бик үк жиһазландырылмаган типография булуы әйтелә.
Арча район гәҗитенең беренче редакторы итеп Фатыйх Исхаков билгеләнә. Район гәҗитен чыгаруга әзерлек барган көннәрдә "Кызыл Татарстан" гәҗитенең күчмә редакциясе районга килеп ике ай дәвамында "Колхозга" дигән листовка чыгара. Беренче район гәҗите да шул исем белән чыга башлый.

Гәҗитнең исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда район гәҗите "Удар колхоз" исеме белән чыга. 1940 елдан "Яңа тормыш" hэм "Новая жизнь" дип үзгәртелә. 1962 елдан "Коммунизмга", 1991 елдан бүгенгә кадәр "Арча хәбәрләре" исемнәре белән чыга.
Гәҗитнең исеме илдәге үзгәрешләр белэн бэйле. ВКП(б) Yзәк Комитеты коллективлаштыруның соңгы срогы итеп 1932 елны билгели. Әмма колхозлаштыру хәрәкәте авырлыклар белән бара. 1930 елда чыга башлаган район гәҗитенең "Колхозга" дип аталуы очраклы хәл түгел. 1940 елда район гәҗите "Яңа тормыш" дигән исем белән чыга башлый. Ул халыкка хезмәт hэм партия сәясәтен җиткерүче, халыкны яңа тормыш төзүгә оештыручы, туплаучы ролен үтәгән.

Бөек Ватан сугышы елларында гәҗит язмышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш алдыннан район гәҗите редакциясе 7 хезмәткәрдән торган.
Беек Ватан сугышы район халкы hэм шул исәптән редакция коллективы өчен дә зур сынау була. 1940 елда гәҗит редакторы Габделхак Мөхәммәтҗановны Ленинградка партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул шуннан сугышка алына, Бөек Ватан сугышында, Япон сугышында катнашып, 1947 елда кайта, II дәрәҗә Беек Ватан сугышы ордены белэн бүләкләнә. Пенсиягә чыкканчы район газетасы редакторы урынбасары булып эшли.
Сугыш елларында район гәҗите үз-үзен аямыйча хезмәт куйган, фронтны икмәк, кием-салым hәм башка кирәк-ярак белән тәэмин иткән кешеләр батырлыгын яктырта. Барысы да фронт өчен, барысы да жиңү өчен дигән лозунг белән эшли. Ул елларда чыккан гәҗит битләрен дулкынланмый уку мөмкин түгел. 21 ел район гәҗите редакторы булган Шакир Гафаров 1941 елда сугышка алына, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, 1946 елда гына кайта.
1962 ел ахырында "Коммунизмга" исеме белән чыга башлый. Ил җитәкчесе Хрущевның ил халкын коммунизмда яшәтәм, дип хыялланып йөргән чоры бу. 1991 елдан гәҗит сәясәттән ераграк торган исем белән — "Арча хәбәрләре" дип атала. Газетабыз районыбыз тарихының үткәнен hәм бүгенгесен ялгап киләчәккә нык адымнар белән алга бара.

Район гәҗитенең баш мөхәррирләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фатыйх Исхаков — 1930-1932
Габдрахман Кадыйров — 1932-1937
Габделхак Мөхәммәтҗанов —1940-1941
Миннегали Гарифуллин — 1941-1953
Шакир Гафаров — 1950-1971
Ренат Таҗиев — 1971-1980
Тәлгать Мостафин — 1981-1989
Тәлгать Гомәров — 1989-2006
Исрафил Насыйбуллин — 2006 елдан

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]