"Җомга көн кич белән"

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/"Җомга көн кич белән" latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

«Җомга көн кич белән»Аяз Гыйләҗев язган повесть. Бу һәм «Әтәч менгән киртәгә» повестьлары өчен автор 1983 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәр Бибинурның зиратка баруы белән башлана. Анда Бибинурның мәхәббәтен - Җиһангирны җирлиләр. Бибинур ниләр генә күрми дә, ниләр генә кичерми: яратмаган кешегә кияүгә чыга, ятим балалар тәрбияләп үстерә, тол кала, ялгызлык газабы кичерә, күпме нахак сүз ишетә... Әмма гомеренең көзләрен яз итеп, аңа мәхәббәт килә. Бибинур колхоз рәисе Җиһангирга гашыйк була. Әмма бар халык көтеп алган сабантуй алдыннан Җиһангир вафат була. Җиһангирны туган авылына алып кайтып җирлиләр. Бибинур да бара. Зиратка килгән халык тарала. Бибинур, зират коймасына терәлеп, йокымсырап китә. Өшеп уяна һәм, корыган уләннәр җыеп, учак ягып җибәрә. Җиһангирның әтисе Вәли карт Бибинурны төнгә каршы юлга чыгармый, өенэ дәшә. Бибинурның Вәлиләргә барасы да килә, шул ук вакытта кыенсына да. Кыенсына, чөнки Бибинурның эчке кулмәге һәм ыштанында ямау өстендә ямау. Кеше җәймәләрендә өс киеме белән ятып булмый бит инде, дип уйлый ул. Ә шулай да барасы килу теләге җиңэ. Вәли картның карчыгы Бибинурны якты йөз белән каршылый, ашата, чәй эчерә. Бибинур аларда узенеке кебек җиз поднос, самавар, «Зингер» тегу машинасы күрә. Әсәрнең урталарына таба автор төп героеның уткәненә күз сала. Бибинур гаиләдә бишенче кыз бала булып дөньяга килә. Игезәге Зөһрәбану белән чибәр кызлар булып җитешәләр. Юаш, тыңлаучан, уңган Бибинурга егетләрнең күзләре төшүчән була. Усал, начар телле Зөһрәбануны егетләр читләтеп үтәләр. Игезәге Бибинурдан көнләшә, нахак сүзләр әйтә, гомере буена кыерсыта. Бибинур Зөһрәбануга рәнҗеми, гаепне узеннән эзли. Карт көнендә дә үзе турында уйламый. Зөһрәбану ялгыз калмасын дип, Галикәй бабайны аңа йортка кертә. Бибинур, Габдуллаҗанның хатыны Гайшә дөнья куйгач, балаларын кызганып, аңа кияүгә чыга. Әмма ни кызганыч, Бибинурга үз баласын сөяргә язмый: баласы булмый. Габдуллаҗанның өч баласына ана булып тату гына яшәгәндә, сугыш башлана. Ире сугышта һәлак була. Бибинур, балалар ятимлекне белми үссеннәр дип, көне-төне эшли. Балаларның өсләре бөтен, тамаклары тук була, үстерә, өчесен дә укыта, тормышлы итә. Шулай итеп Бибинур Гайшә белән Габдуллаҗан балаларын аякка бастыра: өй, гараж, дача салырга, машина, мебель, диңгез буенда ял итәргә путевка алырга ярдәм итә. Башта балалар кайтып йөриләр, хат язгалыйлар. Соңга таба кайтмыйлар, үстергән аналарын оныталар. Бибинур ялгызлык газабы кичерә һәм гомеренең соңгы көннәре якынлашуын сизенә. Аның балаларын, бигрәк тә оныкларын күрәсе килә. Көн дә Җиһангир төзеткән почта бүлекчәсе янына килеп, ул будырган буа суы шаулавын тыңлап утыра, йокымсырап та киткәли. Балаларыннан хат-хәбәр көтә. Почтада эшләүче кыз Миңлегөл Бибинурны йокымсыраган җиреннән чакырып ала. Сабантуйга Казан шәһәреннән өлкә газеталарының берсеннән мөхбир киләчәген әйтә. Бибинурны балалары ташлавы турында да язачак икән. Бу хәбәрне ишеткәч, Бибинурга бик авыр була. Ул нишләргә дә белми. Корреспондент өйгә керми китмәс, ә аның өе буш, хәтта чәй куярга самавары да юк. Балалары бер кайтуларында җиз подносны, самаварны, тегү машинасын, алырдай булган бар нәрсәне «әти-әни төсе» дип алып киткәннәр. Балалары талап киткән бу карчыкны дип уйламасыннар өчен, Бибинур, күрше авылга Вәли карттан кирәк-яраклар сорап торырга дип, кичкә каршы юлга чыга. Әмма ул барып җитә алмый: юлда Бибинурны кыргый этләр өзгәли. Бу җомга көн кич белән була. Әсәр «Бибинур һәлак булды» дип тәмамланмый, «Аксыргакта яңа шимбә көне яралды» дип бетә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]