Әл-галәми әл-Ислами

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-галәми әл-Ислами latin yazuında])
(«Äl-ğälämi äl-İslami» gäcite битеннән юнәлтелде)
«Әл-галәми әл-Ислами»
Tөр

дини-фәлсәфи һәм әдәби-иҗтимагый газета

Формат

4 битле


Нәшер итүче

Шәехгаттар Абызгилдин
Галләм Мостафин

Нигезләнгән

1906

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1907, гыйнвар

Төп офис

Уфа

«Әл-галәми әл-Ислами» газетасы («Ислам дөньясы») — Уфада 1906-1907 елларда чыккан татар дини-фәлсәфи һәм әдәби-иҗтимагый газетасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче саны 1906 елның 20 маенда басыла. Аның эше 8 ай дәвам итә һәм төрле сәбәпләр аркасында 42 саны чыккач, 1907 елның гыйнварында туктала. Рәсми яктан мөхәрире һәм нашире Шәехгаттар Абызгилдин булса да, чынлыкта газетаны Зыя Камали һәм Мөхәммәтсабир Хәсәни чыгара. 29 нчы саны чыккач, наширлек эше Галләм Мостафинга, ә мөхәрирлек Баһаветдин Максудига күчә.

Газетаның һәр саны Уфа губерна басмаханәсендә, 4 битле булып чыгып килә.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «ӘЛ-ГАЛӘМЕ ӘЛ-ИСЛАМИ» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.