«Алтын яфрак» премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Алтын яфрак» премиясе latin yazuında])
«Алтын яфрак» премиясе статуэткасы

«Алтын яфрак» премиясе (рус. премия «Золотой лист») – ел саен тапшырыла торган Россия театр премиясе.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләтнеке булган театр һәм кинематография югары уку йортларын тәмамлаучыларны режиссёрларга таныту, аларга актёр агентлыкларының игътибарын җәлеп итү, матди яктан ярдәм итү.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елдан бирле ел да тапшырыла.

Оештыручылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Врублевская Елена Антоновна, премиянең президенты, сәнгать белгече, журналист
  • Золотарёв Сергей Николаевич, премиянең оештыру комитеты рәисе, хәйрияче-меценат
  • ООО «Кронос»
  • Мәдәният оешмасы «Елена Врублевская галереясы»
  • АНО Халыкара театр үзәге «Бөтен дөнья» (Весь мир)
  • Россиянең мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы һәм Мәскәү хөкүмәтенең мәдәният департаменты химаячелегендә.

Премиянең нигезләмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Премиягә номинантлар тәкъдим итү, сайлап алу, премияне тапшыру тәртибе 2006 елның 20 апрелендә оештыру комитеты раслаган «Алтын яфрак» театр премиясе турында нигезләмә» белән кабул ителгән (беркетмә № 4/Д).

Конкурсның еллык вакыты – узып баручы елның 1 сентябреннән киләсе елның 20 маена кадәр.

Сайлап алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын яфрак» театр премиясенә номинантлар башлыча 5 Мәскәү югары сәнгать уку йортын тәмамлаучылар арасыннан сайлана:

  • ГИТИС (РАТИ)
  • МХАТ мәктәп-студиясе
  • ВГИК (Бөтенрусия дәүләт кинематография институты)
  • Щепкин исемендәге югары театр училищесы
  • Щукин исемендәге югары театр училищесы

Премиянең жюри составы ел да алышынып тора. 2014 елда «Алтын яфрак» премиясенең президентыЧулпан Хаматова.

Мәскәү дәүләт югары сәнгать уку йортларының барлык диплом эшләре карала. Дәүләтнеке булмаган (коммерцияле) уку йортлары спектакльләре катнаштырылмый.

Номинацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Иң яхшы уйналган хатын-кыз роле»
  • «Иң яхшы уйналган ир-ат роле»
  • «Иң яхшы уйнаган актёрлар ансамбле»

Бүләк тапшыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конкурс йомгаклары буенча 11 премия тапшырыла: 5 вузның һәрберсенә 2 шәр (хатын-кыз, ир-ат) премия, 1 премия – 5 вуз арасында иң яхшы уйнаган актёрлар ансамблена. Искәрмә буларак, өстәмә номинация һәм премия бирелергә мөмкин.

  • Номинантларга Хөрмәт дипломы, статуэтка (авторы – скульптор Григорий Потоцкий), акчалата бүләк бирелә. «Иң яхшы ансамбль» номинациясендәге спектакльдә катнашучы һәр актёр диплом ала.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын яфрак» премиясе рәсми сайты 2018 елның 16 октябрь көнендә архивланган.