«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены
| «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены | |
|---|---|
| Ил | |
| Төр | орден |
| Кем бирә | Башкортстан Президенты 2015 елдан – Башкортстан Башлыгы |
| Статусы | {{{статусы}}} |
| статистика | |
| Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
| Беренче бүләкләү | 2000 ел (Мортаза Рәхимов) |
| Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
| Чиратлылык | |
| Кечерәк бүләк | Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан) |
«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (баш. «Башҡортостан Республикаһында күрһәткән хеҙмәттәре өсөн» ордены) ― Башкортстанның дәүләт бүләге. 1998 елда булдырылган. Республиканың дәүләт бүләкләре арасында беренче дәрәҗәле урында, аннары ― «Халыклар дуслыгы ордены» һәм «Салават Юлаев ордены».
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1998 елда Башкортстан Президенты Указы нигезендә булдырылган.
Орденның беренче кавалеры (2000) ― Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов, 1993―2010 елларда БР президенты[1].
Статус
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнүгә Башкортстанның башка дәүләт бүләкләренә, мактаулы исемнәренә лаек булганнар тәкъдим ителә ала:
- Башкортстан Республикасы алдындагы аерым зур хезмәтләре өчен;
- хезмәттә күрсәткән аерым зур уңышлар өчен;
- дәүләт һәм иҗтимагый эшчәнлекләрендә аерым зур хезмәтләр өчен;
- халыклар арасында тынычлыҡ, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуда аерым зур хезмәтләр өчен;
- тәртип һәм иминлек саклау эшенә зур өлеш керткән өчен.
Орден белән Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган шәхесләр бүләкләнә ала.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Главным государственным наградам Республики Башкортостан исполнилось 10 лет. 2014 елның 18 октябрь көнендә архивланган sterlegrad.ru