Бердәмлек (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бердәмлек (газета) latin yazuında])
(«Бердәмлек» газетасы битеннән юнәлтелде)
Бердәмлек
Формат

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

«Бердәмлек» редакциясе коллективы, Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте

Баш мөхәрир

Данияр Ирек улы Сәйфиев

Нигезләнгән

1990

Тел

татар

Төп офис

443020, Самар ш., Воронежская урамы, 9. Халыклар дуслыгы йорты.

Тиражы

4150

«Бердәмлек» газетасы – Самар өлкәсендә чыгучы атналык татарча газета.

Самарда әле егерменче гасыр башында ук берничә татар газетасы нәшер ителгән. Шуларның иң соңгысы, «Колхозчы» дип аталганы, 1938 елда чыгудан туктатылган, һәм бары тик илле ел чамасы вакыт үткәннән соң гына Самар төбәгенең татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән татар телендә өлкәдә «Бердәмлек» газетасы чыга башлады.

1989 елны Ипподромда узган Сабан туе тантанасында Самар татарлары татар телендә гәҗитә кирәклеген исбатлап имзалар җыялар. Гәҗитәне дөньяга китерүдә өлкә «Туган тел» җәмгыяте зур көч куйды. Җәмгыять директоры Рәшид Абдулов үз тирәсенә эшлекле, зирәк кешеләрне туплый алды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Равил Яһудин, Мансур Ямалетдинов, Рәфкать Әһлиуллин коммунистлар партиясенең өлкә комитеты бусагасын күп таптадылар. Гәҗитәне ачуда партия идеологы Геннадий Деревянкин зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук халык депутатларының өлкә Советы рәисе Виктор Тархов та гәҗитәне ачуда, эшләп китүендә ифрат тырышлык күрсәтте, ярдәм итте. Беренче сан 1990 ел, 25 апрель көнне чыкты. Гәҗитәнең беренче саннары дүрт битле булып чыкты, әкренләп сигез битле гәҗитә биеклегенә күтәрелде.

Кыска гына вакыт эчендә «Бердәмлек» газетасы өлкәдә яшәүче татар халкы арасында зур абруй казанып, аның бер санының тиражы 7-7,5 мең данәгә җиткән чаклары бар иде. Бүген аның тиражы – 4150 данә.

Редакциядә 12 кеше хезмәт итә. Газета язылу аша таратыла. Язылу өчен индекс – 52382.

Мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рифкать Әһлиуллин
  • Эльмира Варфоломеева
  • Данияр Сәйфиев

Гамәлгә куючылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Бердәмлек» автоном коммерцияле булмаган җәмгыять, Похвистнево, Сызран шәһәрләре, Камышлы, Похвистнево районнары администрацияләре башлыклары.
  • 2022 елдан ― «Бердәмлек» редакциясе коллективы һәм Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте[1][2]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]