Вакыт (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вакыт (газета) latin yazuında])
(«Вакыт» газетасы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вакыт
Tөр

милли-либерал газета


Гамәлгә куючы

Бертуган Рәмиевләр

Нәшер итүче

Бертуган Рәмиевләр

Баш мөхәрир

Фатих Кәрими (1906-1917);
Ярулла Вәли (1917-1918)

Нигезләнде

1906

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

26.01.1918

Төп офис

Ырынбур


Веб-сайт: https://wakyt.com

«Вакыт» газетасыЫрынбурда 1906-1918 елларда чыккан татар милли-либерал газетасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыга. Иң беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими, ә төп наширләре Шакир һәм Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) була. Башта ул атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыга.

«Вакыт» газетасы XX гасыр башы татар матбугатында күренекле урын биләгән һәм татар газеталары арасында иң алдынгыларының берсе була. Сәяси мәсьәләләрдә сак һәм үлчәүле тонда язган, дини һәм милли мәсьәләләрдә башка милли газеталарга үрнәк булып тора. Уку-укыту эше, тел һәм әдәбият, мәдәният мәсьәләләренә киң урын биргән, милли театр, музыка сәнгатен җәелдерүгә теләктәшлек күрсәтә, дәүләт мәктәпләренә кереп укуны эзлекле яклаган. Милли сәүдә һәм сатыла торган җирләрнең мөселманнарга алырга кирәк икәнлеге турында күп язган. Эчтәлеге, техникасы, мәкаләләрнең теле һәм техникасы буенча ул гомум Русия буенча алдынгы урында була.

1917 елда газетада мөхәрир вазифасында Ярулла Вәли эшли башлый. Ә озакламый, 1918 елның 26 гыйнварында, 2309 саны чыкканнан соң, большевиклар карары белән, газета ябыла. Бу турыда татар матбугатында мондый мөрәҗәгать аша белдерелә:

« «Вакыт» мөштәриләренә [1]. 1918 нче ел 26 гыйнварын иртә сәгать унда Ырынбур Мөселман военный революционный комитет (хәрби комитет) тарафыннан унике ел милләт хезмәтендә дәвам итеп килгән «Вакыт» гәзитәсенең матбагасы, кәгазе конфисковать (мөсадәрә) ителде вә гәзитә туктатылды, вә банкыдагы акчасы, ярты миллионнан артык торган бу мөэәссә [2] мәзкүр[3] комитетка күчкәнгә, «Вакыт» вә «Шура» мөштәриләре каршында мәсьүлдер. Бу хәлнең вөҗүдкә килүенә [4] итәк астыннан һәм ачыктан-ачык хезмәт иткән кешеләргә татар тарихы, әлбәттә, тиешле мөкяфәтне [5] бирер.
Наширләр тарафыннан вәкил – Ярулла Вәли.
»

Мөхәрият һәм язышучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәрият составында Фатих Кәрими, Ризаэтдин Фәхретдин, Борһан Шәрәф, Шәриф Камал, Җамал Вәлиди, Кәбир Бәкер, Госман Акчокраклы, Габдерахман Фәхретдинов, Рәкыйп Рәкыйби, Ярулла Вәли эшләгән. Актив язышучыларга исә Галимҗан Ибраһимов, Йосыф Акчура,Муса Бигиев, Һади Сәгъди, Зәки Вәлиди, Һади Атласи, Кәрим Сәгыйд, Хәйрулла Госман, Ибраһим Башмаков кебек шәхесләрне кертергә мөмкин.

«Әдәбият капчыгы» сериясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Вакыт» газетасы 1906-1907 елларда газетага кушымта итеп, әдәби китапчыклар, урнаштырылмый калган әдәби парча, шигырь, мәкаләләр җыентыгы. Һәр кисәге 16 яки 32 битле булып чыга. Соңгы – 14 нче кисәге цензура тарафыннан конфискацияләнә һәм шуннан соң серия бөтенләй чыгудан туктый.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов «Вакыт газетасы» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — бит 399.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. яздырып алучыларына
  2. учреждение, бу урында типография сүзен аңлата.
  3. югарыда әйтелгән, телгә алынган
  4. барлыкка килүенә
  5. бүләкне, бу урында киная белән аңлатыла.