«Дуслык» ордены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Дуслык» ордены latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Wiki-orden duslyk.jpg

«Дуслык» ордены2015 елның 16 апрелендә Татарстанның Дәүләт Советы тарафыннан расланды.

«Дуслык» ордены белән гражданнар Татарстан Республикасының халыкара абруен, Татарстан Республикасы һәм чит ил дәүләтләре, Русия Федерациясенең башка субъектлары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстан Республикасының көчле алга китешенә ярдәм итүче сәүдә, икътисадый, фәнни, техник, социаль, мәдәни элемтәләрне һәм сәнәгать потенциалын, нәтиҗәле инвестиция, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә зур өлеш керткән өчен бүләкләнәләр.

«Дуслык» ордены белән бүләкләнгән затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Русия Федерациясе, СССР орден­нары һәм медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]