Идел-Урал (гәҗит, Берлин)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел-Урал (гәҗит, Берлин) latin yazuında])
(«Идел-Урал» газетасы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Idel-Ural»
Идел-Урал

Гамәлгә куючы

«Татар арадашлыгы» (алман. Tatarische Mittelstelle) үзәге

Нигезләнде

1942

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1945

Төп офис

Өченче рейх, Берлин

«Идел-Урал» («Idel-Ural») — Икенче бөтендөнья сугышы елларында татар мөһаҗирләр даирәсе латин шрифтында татарча чыгарган атналык газета. 1942 елның 14 ноябрендә беренче саны дөнья күрә. 1945 елның апрель урталарында редакция, эвакуациягә китү сәбәпле, эшен туктата. 1944 елның 5 мартыннан латин шрифтында чуашча «Атал-Урал» кушымтасы (мөхәррире Анатолий Кадеев) чыгарыла[1].
Газета кече форматта (район газеталары форматында), 6 битле, сирәк кенә 8 битле булып, кайчагында ике саны кушылып чыгарылган.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Легионер «Идел-Урал» газетасын укый

Газетаны оештыручы — Өченче рейхның Көнчыгыш министрлыгына караучы «Татар арадашлыгы» (алман. Tatarische Mittelstelle) үзәге (башлыгы — адвокат Хайнц Унглаубе)[2]. Газета Идел-Урал легионы легионерлары һәм татар мөһаҗирләре өчен чыгарыла.

  • Беренче мөхәррире — «Идел-Урал комитеты» башлыгы, Өченче рейхның Көнчыгыш министрлыгы тәрҗемәчесе Шәфи Алмас (Габдрахман Галиуллин-Шәфиев).
  • Икенче мөхәррир — Кыям Галиев (Кыям Гыйлаҗиев), сугышка кадәр «Яшь ленинчы» газетасы (Казан) хезмәткәре.
  • Мөхәррир урынбасары — Габдулла Ишмаев (БАССР Чишмә бистәсеннән). Ул газетаның «сәяси тотнаклылыгы» өчен җавап биргән. Аңа кадәр бу эшне Абдулла Алиш алып барган.
  • Җаваплы сәркатибе — Рәүф Вафин. Ул газетаның техник бизәлешен югары дәрәҗәдә тәэмин итүне башкарган.
  • Цензор — Дәүләтшин, юрист, БАССРда туган. «Йөзбак» псевдонимы белән китаплар да язган, мәсәлән, «Татар халкы – данлы халык» исемле китабы легионерларга таратылган.
  • Рәссамы (1943 елның мартыннан, өзеклек белән, 1945 елның апреленә кадәр) һәм корректоры — Раян Зәбиров (1917, Уфа губернасы, Минзәлә өязе (хәзерге Сарман районы), Яхшыбай1948, Казан). Мәкалә башларын ясый, газетада басылган хикәяләргә, шигырьләргә иллюстрацияләр эшли, карикатуралар төшерә.
  • Икенче рәссамы — Җәүдәт Шамбазов.
  • Әдәбият-мәдәният бүлеге хезмәткәре (1942 елның октябреннән 1943 елның августына кадәр) — Абдулла Алиш. Яшерен комитет тарафыннан йөкләнгән бу вазифа Алишка типографиягә керергә һәм антифашистик листовкалар бастырып алырга мөмкинлек бирә [3].
  • Фотокорреспондент (1943 елның май башына кадәр) — Рәхим Саттар.
  • Хәбәрчеләр — Гокәшә Хәйруллин, 1943-1944 елларда газетага мәкаләләр җибәреп тора; Әнвәр Галим; Г. Җамалиев.

Муса Җәлил газета мөхәрририятендә эшләмәгән, мөхәрририят әгъзасы булмаган.

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газетада дөнья күргән мәкалә, шигырьләрнең авторлары, нигездә, гитлерчыларда шик тудырмаслык итеп язганнар, Һитлер Алманиясен мактаган язмаларда алман ягына «салам кыстырганнар», мәкаләләрдә «большевизм»га, «Россия — халыклар төрмәсе»нә каршы, шигырьләрдә «кызыл урыс»ка, «яһүдләр»гә каршы әйтелгән фикерләрне китереп керткәннәр.

Яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Legionerlar marṣь»

Аллагулов музыкасы
Алишев сүзләре

Зәңгәр күзләреңне текәп,
Көтмә әле, матурым,
Халык өчен көрәш мәйданында
Ут эчендә батырың.

Шауласыннар, күкрәсеннәр,
Бөек халык шатлансын.
Безнең эчтә, дәртле көчтә
Көрәш җыры яңгырасын.
Кушымта:
Без легионерлар, ирекле яшьләр,
Алга киереп күкрәкне,
Нык сызганып беләкне,
Ил төзәргә без, җил биләргә без,
Ил төзәргә, җир биләргә өйрәнәбез без.

«Идел-Урал» газетасының 19431944 еллардагы төпләнмәсен «РФ-Алмания дуслыгы лигасы» әгъзасы Һорст Һерман Алмания архивларыннан таба. 2004 елның март аенда төпләнмә күчермәләре (факсимиле) һәм газета мәкаләләренең алман теленә тәрҗемәләренең фотокүчермәләре Мәскәү шәһәре академия фәннәренең татар җәмгыятенә (җитәкчесе Абделхан Әхмәтҗан) алына.

2004 елның 25 мартында Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы хокуклы вәкиллегендә (вәкил Н. М. Мириханов) «Идел-Урал» газетасының 19431944 елларда басылган саннарының яртылаш киметелгән күчермәләре ТР министрлар кабинеты каршындагы Дәүләт архив идарәсе башлыгы Дамир Рәүф улы Шәрәфетдиновка тапшырыла. Хәзер бу саннарның ксерокүчермәләре Татарстанның Милли архивында саклана.

2011 елның 20 июнендә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы хокуклы вәкиллегендә «Идел-Урал» газетасының 19431944 елларда басылган саннарының фотокүчермәләре ТР министрлар кабинеты каршындагы Баш дәүләт архив идарәсе башлыгы Данил Ибраһимовка тапшырыла. Ике рулон фототасманы «Россия халыкларының Берлин дуслары» иҗтимагый җәмгыяте Мәскәү шәһәре академия фәннәренең татар җәмгыятенә (җитәкчесе Абделхан Әхмәтҗан) җибәргән[4].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Д. Х. Гарифуллин. Татар егетләре – француз макизарлары. Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2004 ел, 121-131нче бит.
  2. И. А. Гилязов. Легион «Идель-Урал». М.: Вече, 2009. 978-5-9533-4272-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Идель-Урал: Чуваши и татары в логове нацистов. Мемуары Ивана Скобелева. gorod.tomsk.ru, 30.11.2008(рус.)
  2. Виктор Резунков. Драма легиона «Идель-Урал». Азатлык радиосы, 23.04.2016(рус.)
  3. Рафаэль Мостафин. Өзелгән җыр эзеннән. Казан: 1982
  4. В фонд Национального архива Татарстана переданы материалы газеты «Идель-Урал». Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайты, 20.06.2011