Казан (бию ансамбле)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан (бию ансамбле) latin yazuında])
(«Казан» бию ансамбле битеннән юнәлтелде)
«Казан» бию ансамбле
логотип
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1996

Илләр

Россия байрагы РФ
(Татарстан Татарстан)

Шәһәр

Казан

Бүтән исем

KAZAN бию ансамбле

Тел

татар теле

Ансамбль сайты

«Казан» бию ансамбле, KAZAN бию ансамбле (рус. ансамбль танца «Казань») — «Казан» милли-мәдәни үзәгенең шәһәр филармониясе каршында эшләүче муниципаль бию ансамбле. Идел буе төбәгендә берьюлы халык биюләре, классика, степ һәм модерн өслүбләрендә иҗат итә торган бердәнбер ансамбль[1].
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе — Чулпан Ренат кызы Закирова, ТР халык артисты.
Балетмейстерлар — Илдар Ильбрус улы Хәмидуллин, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре; Фәнис Фәтхи улы Исмәгыйлов (1959), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Труппа мөдире — Гөлнара Рафаил кызы Заидуллина (1974), ТР атказанган артисты.
«Казан нуры» халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры — доцент Рәсим Әдһәм улы Ильясов (1973), ТР атказанган артисты.
Ансамбль каршында 400 кешелек балалар хореография мәктәп-студиясе эшли.

Ансамбль артистлары
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ансамбль 1996 елда Казан ММҮ каршында оеша. Максаты — Казан шәһәрендә һөнәри бию сәнгатен үстерү, Татарстан халыкларының фольклор биюләрен һәм заманча хореография казанышларын пропагандалау. Бию коллективының нигезен РФ мәдәният институтларын һәм хореография укуханәләрен тәмамлаган югары һөнәри әзерлекле балет труппасы тәшкил итә. Балетмейстер Ф. Ф. Исмәгыйлов ансамбльнең кабатланмас репертуарын барлыкка китерә. Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшләп, ул уздырган чараларда, республикада узган спорт ярышларында (Универсиада - 2013, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты - 2015 һ. б.), төрле халыкара фольклор фестивальләрендә катнашып, чит ил тамашачысын Татарстан мәдәнияте, татар халык бию сәнгате белән таныштыра.

Ансамбль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коллективта 50 дән артык балет артисты һәм 20 оркестр артисты эшли. Балет труппасы 3 юнәлештә: фолк, степ, модерн стилендә эш итә. Концерт программаларында борынгы һәм заманча татар биюләре белән беррәттән, дөнья халыклары (рус, казак, испан, ирланд, чегән, үзбәк, кырымтатар, корея, кытай, калмык, гарәп, һинд, яһүд, эскимос, монгол, уйгыр, Латин Америкасы, Техас) биюләре зур урын алып тора. Әлеге биюләрне кую өчен РФ шәһәрләреннән балетмейстерлар (Пятницкий хоры, «Кырым», «Абхазия», «Лезгинка» ансамбльләре баш балетмейстерлары) чакырыла.

Ансамбльнең костюмнарына аруча игътибар ителә. Чын күн, парча, ефәк, мех, милли бизәнү әйберләре кулланып тегелгән берсеннән-берсе матур киемнәр биючеләргә дөнья халыклары мәдәниятен тамашачыга бөтен тулылылыгы белән җиткерергә ярдәм итә. Киемнәрне «Казан» ММҮ тегү остаханәсе әзерли.

Ансамбль РФ төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә уңышлы чыгышлар ясый. Мальта, Тайвань, Испания, Малайзия, Тунис, Төркия, Италия, Греция, Австралия, Франция, Швейцария, Үзбәкстан һ. б. илләрдә гастрольләре уза.

Казан шәһәр филармониясенең концерт залы — Җиңү проспекты, 48а йорты адресы буенча урнашкан 500 урынлы «Чулпан» мәдәният үзәге — ансамбльнең репетиция залы булып тора (реконструкция ясала)[2][3].

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шоу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар биюләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ансамбль репетиция ясый торган бина — «Чулпан» мәдәният үзәге

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]