Китмибез!

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Китмибез! latin yazuında])
(«Китмибез!» шигыре битеннән юнәлтелде)

«Китмибез! » шигыреГабдулла Тукайның 1907 елда язылган шигыре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырь Патша Думасындагы уң депутатларның һәм реакцион матбугатның мөселманнарга карата: «Әгәр сезгә Русиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез», - дигән чыгышларына каршы язылган. Дәүләт Думасының 1907 елның маенда булган унбишенче мәҗлесендә Уфа губернасыннан сайланып килгән депутат мөгаллим Кәлимулла Хәсәнев мөселман мәктәпләренең хәле начарлыгын зарланып сөйли. Моңа карагруһлар урыннарыннан сикереп торып, йодрыкларын төйнәп, «Төркиягә китегез!» - дип кычкыралар.

«Китмибез!» шул уңай белән иҗат ителгән, һәм аның язылу вакыты да 1907 елның май ахырларында булырга тиеш.

Беренче тапкыр шигырь «4 нче дәфтәр»дә (1907) басылган.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.